Логотип «Мәйдан» журналы

Үги ана

Хикәя.

Инглиз теленнән өстәмә дәресләр булмау сәбәпле, өченче сыйныфта укучы Кадрия гадәттәгедән иртә кайтты. Ишектән килеп керүгә, колагына әтисе белән Мәрзиянең кычкырып сөйләшкәне чалынды.
– Сәлим, нинди интернат? Ни сөйлисең син?! Ул бит бала, аны тәрбияләргә, яратырга кирәк. Бер нәрсә дә тиз генә булмый. Әйе, аның белән җиңел түгел, бәхәсләшмим. Соң, аңа бит ун яшь кенә әле. Ул әнисен һаман оныта алмый.
– Мәрзия! Тырышмадың түгел бит инде, – диде Кадриянең әтисе арыган тавыш белән. – Һич җаен табып булмый. Үзең күреп торасың. Минем уйлавымча, аны бер елга гына булса да интернатка җибәрергә кирәк булыр. Бездән башка яшәп караса, тәртибе яхшырыр, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнер иде, диюем. Шәхсән мин башка юл күрмим.
Кадриянең башы әйләнеп китте. Аның белән мондый хәл соңгы вакытларда еш була. Тик кыз тавыш чыгармаска, тынсыз гына комод өстенә утырып, зурлар сүзен тыңлавын дәвам итәргә булды.
– Сәлим, нишлисең син?! Син бит аның әтисе! Шундый сүзгә ничек телең әйләнә?! – Мәрзия тавышын тагын да күтәрә төште. – Синең үз кызың түгеллеген беләм. Тик син бит аны үстердең. Аның әнисенә өйләнгәч. Ә хәзер аннан баш тартырга әзерме? Мине кабул итмәве бер нәрсә, син бит аның өчен иң якын кеше, сине бит ул үз әтисе дип исәпли...
Кадриянең күз аллары караңгыланды. Ул әтисен ярата иде. Элек алар бик күп вакытларын бергә үткәрә иделәр. Сәлим аны йөзәргә, шахмат уйнарга өйрәтте. Тик өч ел элек әнисе вафат булды. Нилектән әнисез калуын, билгеле, Кадрия аңлый алмады. Күптән түгел әтисе Мәрзия апаны алып кайтты. Ә хәзер, бактың исә, әтисе дә үзенеке түгел! Һәм ул үз баласы булмаган Кадрияне тәрбияләргә теләми!..
Кыз башка берни дә хәтерләми. Аңына килгәндә, үз бүлмәсендә, караватта ята иде. Янында борчулы кыяфәттә әтисенең яңа хатыны Мәрзия утыра.
– Кадрия, ни булды? Безне бик куркыттың, – диде хатын, кызның беләгенә кагылып. – Коридор ягыннан ишетелгән тавышка йөгереп чыксам, идәндә син ятасың. Аңыңны югалткансың. Ашыгыч ярдәм чакырттым. Табиблар нык борчылгандыр, диделәр, укол кадап киттеләр. Мәктәптә берәр нәрсә булдымы әллә? Нигә борчылдың?
Кадриянең башыннан «юк, әлегә аларның сөйләшкәнен ишетүем турында белгертергә кирәкми» дигән уй йөгереп узды. Маңгаендагы юеш тастымалны усаллык белән идәнгә тотып атты һәм, бер сүз дә әйтмичә генә, диварга таба борылды. Үги ана, компрессны кабаттан аның маңгаена куеп, урыныннан торды:
– Ярар, ял ит. Хәлең яхшыргач сөйләшербез, – дигән сүзләр белән бүлмәдән чыгып китте.
Кадрия уйда гына берничә ай элек булган вакыйгаларга кайтты...
– Кызым! – диде әтисе көннәрдән бер көнне. – Миңа синең белән сөйләшеп алырга кирәк.
– Әйдә, сөйләшик, әти.
– Шундый хәл, кызым... – Әти кеше берара сүзне нидән башларга белми торды. Кыяфәте җитди иде. – Тиздән безгә минем... хатыным киләчәк. Мәрзия апаң, – диде Сәлим кыюсыз гына.
Көтелмәгән хәбәрдән куркып калган Кадриянең күзләре түгәрәкләнде.
– Ничек... Нинди хатын, әти?! Нигә?! Икебез генә яшәү начармыни? – диде Кадрия, ярымпышылдап кына. – Әнине оныттыңмы әллә инде?
– Кадрия! Син бит инде бәләкәй түгел, – диде әтисе. – Сүз дә юк, әниеңне яраттым мин. Тик ул бит хәзер безнең белән юк. Ә тормыш дәвам итә. Син дә моны аңларга тиешсең. Син курыкма, Мәрзия апаң начар кеше түгел. Сез аның белән, һичшиксез, дуслашачаксыз. Менә күрерсең.
Кадрия тамагына төер тыгылганын, күзләренең яшь белән тулуын тойды.
– Мин аңа «әни» дип дәшәргә тиеш буламмы? – диде кыз авырлык белән генә.
– Ну, бәлки соңрак...
Һәм әтисе кызның чәчләреннән сыйпап алды.
– Сүз бирәм, Мәрзия апаң сине кыерсытмаячак. Һәм син дә, зинһар, үзеңне яхшы тот, яме. Син бит акыллы кыз, әйеме?
Кадрия елап җибәрде һәм үз бүлмәсенә йөгерде.
Берничә көннән, чыннан да, аларның фатирында гәүдәгә әллә ни зур булмаган, кара чәчле хатын пәйда булды.
– Менә, Кадрия, бу – Мәрзия апаң. Мин сиңа аның турында әйткән идем инде, – дип таныштырды Сәлим.
– Исәнме, Кадрия! – Хатын, ихлас елмаеп, кулын кызга таба сузды. – Сәлимнең шушындый зур үскән кызы бардыр дип уйламаган да идем... Миңа Мәрзия апа дип кенә дәшсәң дә ярый.
– Минем дәрес әзерлисем бар, – дип мыгырдады Кадрия, үзенә таба сузылган кулны алмыйча. – Үзегезгә карагыз шунда!
Һәм, кырт борылып, үз бүлмәсенә кереп китте. Ләкин, атлап барышлый Мәрзия тарафыннан әйтелгән сүзләрне ишетеп өлгерде:
– Зыян юк, мине шундук кабул итәр дип өметләнмәгән дә идем. Аңа вакыт кирәк. Миңа да...
Хатынның тавышы тыныч яңгырады. Үги кызның үзенә карата тупас мөнәсәбәте өчен ул бөтенләй үпкәләмәгән иде кебек.
Кадрия үз бүлмәсеннән озак чыкмады. Ә кич белән Сәлим аның янына үзе керде һәм кызны тиргәргә тотынды:
– Кадрия, нәрсә инде бу? Бала-чага уены уйныйсың. Мәрзия апаң ихлас күңелдән синең белән дуслашырга тели. Ә син үзеңне ничек тотасың? Беләсең килсә, ул сиңа инглиз теленнән булышырга әзер. Мәрзия безнең компаниядә референт булып эшли, инглиз телен бик яхшы белә.
– Мин аның ярдәменә мохтаҗ түгел, – диде кыз борын астыннан гына.
Икенче көнне иртәнге аштан соң Кадрия өстәл артыннан торды да, бер сүз дә әйтмичә, мәктәпкә әзерләнергә дип үз бүлмәсенә юнәлде.
– Кадрия! Ә табак-савыт? – дип гаҗәпләнде әтисе. – Аларны бит һәрвакыт син юа идең.
– Хәзер синең хатының бар. Менә шул юсын!
Бу сүзләрне Кадрия Мәрзиягә таба карап әйтте.
– Үзем юармын, миңа авыр түгел, – диде Мәрзия тыныч кына...
Шимбә. Ишекне әкрен генә шакып, Кадрия бүлмәсенә үги әнисе керде.
– Кадрия, синең янга ярыймы? Без әтиең белән төшке аштан соң паркта йөреп керергә булдык. Хәзер көз, бик матур, – диде ул караватта ятучы Кадриягә. – Чыгасыңмы безнең белән?
– Барыгыз үзегез генә, – дип кырт кисте кыз. – Минем чыгасым килми.
– Ярар, тагын бер кат уйла. Юкка каршы киләсең, – Мәрзия җилкәләрен сикертеп алды. Аның тавышында ачыктан-ачык тупас кыланган үги кызга бернинди үпкә сизелмәде. – Сиңа ошамый калмас иде дип уйлыйм...
– Китегез әле! – дип кычкырды Кадрия һәм юрган астына кереп чумды.
– Ихтыярың!
Мәрзия бүлмәдән чыгып китте...
Берничә минуттан Кадрия әтисенең ярсып кычкырганын ишетте:
– Яхшы белән яманны аерырга өйрәтәм мин аңа хәзер! Канса да кансов! Нинди бетмәс кирелек соң инде ул?!
– Сәлим! Мин аңа басым ясарга теләмим. Үзе ияләшкәнче аны бер нәрсәгә дә мәҗбүриләп булмаячак. Алай ул миннән читләшәчәк кенә, – дип җаваплады үги ана. – Ашыкма инде. Син дә аны мәҗбүр итәргә тырышма. Аның белән араны бөтенләй бозарга теләмәсәң...
– Кадрия, без җомга көнне кич өйдә булмыйбыз. Безнең белән эшли торган бер абый юбилейга чакырды, – диде Мәрзия, бер ай үткәч.
Бер гаилә булып яши башлауларына байтак вакыт үтүгә карамастан, кызның Мәрзиягә мөнәсәбәте әз генә дә үзгәрмәде. Үги ана белән хәтта исәнләшми, иртән яки кичке якта бер өстәл артына утырып ашаган вакытларда берәр сүз катсалар, шундук үз бүлмәсенә кереп бикләнә.
– Ә кунакка нинди күлмәк киеп барачаксыз? – дип кызыксынды кинәт Кадрия.
Мәрзия, шкафны ачып, үги кызга җомга кичендә киячәк күлмәген күрсәтте.
– Ошыймы сиңа?
– Әйе...
Пәнҗешәмбе көнне эштән кайткач, Мәрзия үз караваты өстендә әлеге дә баягы затлы күлмәге аунап ятуын күреп алды. Күлмәк берничә урыннан кайчы белән теткәләнгән иде.
– Акылга утыртам мин аны хәзер! – Күлмәкне кем бозганын шунда ук аңлап алган Сәлим үзенең чалбар каешына тотынды. – Ун яшькә җитеп тә акыл керми икән, башкача тәрбияләрмен!
Моңарчы әтисенең бер тапкыр да кул күтәргәне булмаса да, кыз бу юлы үзенең җәзасыз калмаячагын чамалый иде. Шуңа күрә, үзе дә сизмәстән, бүлмәсенең ишеген эчке яктан бикләп куйды. Ләкин ул уйлаганча килеп чыкмады. Кулына каеш тотып Кадрия бүлмәсенә таба атлый башлаган Сәлимне Мәрзия туктатты.
– Тукта, Сәлим! Нишлисең?! Әйдә, башта Кадриянең үзе белән сөйләшик, нишләп алай эшләде икән.
– Нишләп?! Соң, ул сине күрә алмый! Шуңа күрә синең бәйрәмне бозарга булган. Аңлашыла бит инде, – дип җикерде ачуы кабарган ир-ат. – Мәрзия, синең түземлегеңә гаҗәпләнәм. Тик мондый гамәлне җавапсыз калдырырга ярамый! Тәмам башка менеп атланды.
– Сәлим! Кызма! Ул әле бала, – диде Мәрзия тыныч, ләкин катгый тавыш белән. – Ул бит әнисен югалткан. Мин аның өчен бөтенләй чит-ят кеше. Шуңа күрә минем сезнең өйдә булуыма каршы. Сине миннән көнли. Аңламыйсыңмыни? Әле бик аз вакыт үтте. Мин ышанам, Кадрия дә миңа ияләшер. Сүз дә юк, күлмәк кызганыч, тик юбилейга костюм киеп барырга да була бит... Орышырга да, кул күтәрергә дә рөхсәтем юк.
«Мине яклаган була бит әле! – дип уйлап куйды әлеге сөйләшүне тыңлап торган Кадрия. – Ачуланыр, китеп барыр дип уйлаган идем, ә аңа барыбер шикелле...»

***

Аңын югалтканнан соң икенче көнне кыз мәктәпкә бармады. Әтисе эшкә киткән иде инде, гадәттәгечә үз бүлмәсендә бикләнеп ятучы Кадрия Мәрзиянең телефоннан кемгәдер шалтыратуын ишетте. Аеруча хатын-кызларга хас булган үтә кызыксынучанлык дигән гаҗәеп сәер сыйфат үзенекен итте: сүзнең ни турында барганлыгын төшенү теләге кызны караваттан торып ишек катына ук килеп басарга мәҗбүр итте.
Бактың исә, әтисенең хатыны Кадрияне ниндидер табибка күрсәтергә булган. Чиратка язылды.
– Нигә миңа табиб? – дип сорады кыз, Мәрзия янына чыгып, һәм куркынган күзләрен үги анасының күзләренә төбәде. – Минем бер җирем дә авыртмый, Мәрзия апа.
– Кадрия! Йөзең агарган, тиз арыйсың. Еш кына башың әйләнә. Кичә аңыңны югалтуың да юньлегә түгел, – диде үги ана. – Тикшеренергә кирәк. Озакка сузарга ярамый, Алла сакласын. Борчылма, куркырлык берни дә юк. Әтиең дә безнең белән барыр.
«Ул миңа әти түгел!» – дип кычкырасы килсә дә, Кадрия тыелып калды...
Урта яшьләрдәге табиб Мәрзиянең сүзләреннән соң әйтеп куйды:
– Ну... Анализлар булмый торып, тәгаен генә берни дә әйтеп булмый. Менә сезгә юллама. Анализ нәтиҗәләре әзер булгач, кабат килерсез, сөйләшербез. Тик озакка сузасы түгел.
– Иртәгә үк лабораториягә барырбыз, – диде Мәрзия. Кадрия дә каршы килеп маташмады.
Берничә көннән Мәрзия, Сәлим һәм Кадрия янә шул ук табиб янына килделәр. Табиб башта анализ нәтиҗәләре белән танышып чыкты, аннары, башын күтәреп, аларга карады.
– Кызганыч, шатландырырлык берни әйтә алмыйм, – диде ул бераздан. – Кызыгызда кискен лимфобластлы лейкоз. Һәм ул чир бу яшьтә бик тиз көчәя.
Сәлим белән Мәрзия куркып калдылар.
– Доктор! Ә нинди чир соң ул?.. Дәвалап буламы? – диде Мәрзия, куркынган күзләрен табибка төбәп.
– Гадәттә, нәселдән килә торган чир бу. Нишләп кечкенә вакытта ачыкламаганнардыр, анысы минем өчен аңлашылмый. Ә дәвалау... – Табиб башын аска иеп тынып калды. Ниһаять, күтәрелеп, Мәрзиягә карады. – Ашыгыч рәвештә сөяк җелеге күчереп утырту таләп ителә. Донор кирәк. Өстәвенә, Кадриянең каны да сирәк очрый торган. 4нче төркем. Донорныкы да шундый булырга тиеш. Һәм бу шарт, аңлагансыздыр, донор эзләүне тагын да катлауландыра. Ә вакыт, сез сөйләгәннәр хак булса... бөтенләй юк диярлек. Әлбәттә, без аны операция чиратына куярбыз. Ләкин чынлыкта әти-әнисенең берәрсе донор була алуына гына өметләнәбез.
Агарынган Сәлим табибка якынрак килеп утырды.
– Минем хатын, кызның әнисе, өч ел элек вафат булды. Шундый ук чирдән, – диде ул, ярымпышылдап кына. – Димәк, Кадрияне дә шул язмыш көтә?
– Ә сезнең кан нинди төркемдә? Беләсезме? – дип бүлдерде аны табиб. – Аңлагыз, вакыт бик, бик кыйммәт.
– Икенче. Уңай резуслы, – дип авыр сулады Сәлим. – Мин, гомумән, Кадриянең туган әтисе түгел. Ә биологик әтисе кыз туган елны ук бакыйлыкка күчкән...
Кыз өлкәннәрнең ни турында сүз алып баруын бик аңламады. Ләкин сөйләшүләрнең тоны аны нык борчуга салды. Әнисенең ниндидер чирдән үлгәнен аңа әйткәннәр иде инде. Ләкин үзе белән нәрсә булганлыгын ахырга кадәр аңлап бетермәде. Кыз колаклары шаулый, күз аллары томанлана баруын тойды. Нәкъ шул вакыт ирләр сөйләшүенә Мәрзия кушылды.
– Миндә шундый кан, доктор. Дүртенче төркем, уңай резус. Яраса, үзем донор булыр идем. Әйдәгез, тикшеренүне, дәвалауны хәзер үк башлыйк.
– Ләкин, аңлавымча, сез бит аңа туган түгел? – диде табиб, Мәрзиягә сораулы караш ташлап.
– Юк. Ә бу шулкадәр мөһиммени? Каннарыбыз туры килә бит, – дип каршы төште Мәрзия. – Ашыгырга кирәк дип үзегез әйттегез.
Табиб хатынга дикъкать белән карап куйды.
– Ярар алайса. Әйдәгез. Бу эшне кичектерү чыннан да файдага түгел. Хәзер сез, – диде табиб, Сәлимгә дәшеп, – өегезгә кайтып, хатыныгыз белән кызыгызга кирәк-яраклар алып килегез. Ә мин тиешле документларны тутыра торам. Башта, билгеле, тулы тикшеренү үткәрергә, донор була аласызмы-юкмы икәнен ачыкларга кирәк.
Сәлим ашыга-кабалана табиб бүлмәсеннән чыгып китте. Кадрия әкрен генә аһылдап куйды. Тик үги ана саклык белән генә аның бармакларын кысты.
– Кадрия, борчылма. Барысы да әйбәт булачак, – диде хатын катгый тавыш белән. – Минем кан, һичшиксез, яраячак сиңа, менә күрерсең. Мин сиңа ярдәм итәчәкмен. Курыкма, син тереләчәксең...
Ике көннән табиб Сәлим белән Мәрзияне кабат үз янына чакырды. 
– Сез, Мәрзия ханым, чынлап та кыз белән туры киләсез. Менә дигән донор була аласыз. Кызны аякка бастыру өчен шанслар начар түгел дип уйлыйм. Нәрсә, димәк, операцияне берсекөнгә билгеләргә була. Ярыймы?
– Әлбәттә, доктор. Нигә сорап торасыз инде, – дип башын какты Мәрзия. – Нигә сузарга...
Кадрия тәмам төшенкелеккә бирелде. Клиникага яткан көннән бирле авызыннан берничә сүз генә чыкты.
– Бөтенләй сөйләшми. Тик күрәм, ул нык курка. Үз әнисе белән нәрсә булганын яхшы белгәч, бигрәк тә.
– Сез яхшы кеше, Мәрзия ханым. Кадрия дип, үзегезнең газиз балагыз өчен тырышкан кебек җан атасыз. Сокланам!
Табибның ихластан әйткән сүзләрен Мәрзия җавапсыз калдырды. Палатага таба атлап барышлый, Сәлим дә рәхмәт сүзләрен әйтми булдыра алмады:
– Шула-ай! Мондый хәл килеп чыгар дип бөтенләй көтмәгән идем. Кадрия синең күпме каныңны эчте, төрлечә мыскыллады, кешегә дә санамады. Ә хәзер син аны коткарасың. Ә иң мөһиме: ничек шулай килеп чыкты икән – нәкъ син аңа туры килә торган донор?! Кадриянең әнисе өчен без донор булырдай бер кеше дә таба алмадык. Аңа да ашыгыч кирәк иде. Табиблар гомерен саклап кала алмады.
– Сәлим, бөтен нәрсәдә мәгънә бар, – дип кенә җаваплады Мәрзия уйчан кыяфәттә...
...Операциядән соң аңына килгәч тә, Кадрия үзенең кайдалыгын тиз генә төшенә алмады. Бераз вакыттан соң гына ниндидер маска кидергәч йокымсырап киткәнен исенә төшерде. Аның янына шәфкать туташы килеп басты:
– Нәрсә, кызыкай, уяндыңмы? Үзеңне ничек хис итәсең?
– Минме? – диде Кадрия авырлык белән генә пышылдап. – Ярыйсы бугай.
Кызның теле хуҗасына буйсынырга һич кенә дә теләми иде. Кадрия үзен хәтта гап-гади сүзләрне дә ничек әйтергә кирәклеген оныткан кебек тойды.
– Бездә, реанимациядә, тагын бераз ятарга туры килер сиңа. Табиблар күзәтеп торыр. Наркозың да таралып бетмәгән әле, – дип аңлатты шәфкать туташы. – Ә операцияң бик уңышлы үтте. Доктор бернинди дә катлаулылык булырга тиеш түгел, диде.
– Ә кайда... минем әни? – дип сорап куйды кинәт Кадрия.
– Нинди әни? – Шәфкать туташы кызга сәерсенеп карады. – Мин синең әтиең белән сөйләштем. Аның әйтүенчә, синең әниең...
– Юк! – дип бүлдерде Кадрия. – Кайда минем Мәрзия әнием?
Кадриянең үзенә бу сүзләрне артык кычкырып әйткән кебек тоелды. Ләкин шәфкать туташы аны авырлык белән генә ишетте.
– Ә-ә! Теге, синең өчен донор булган хатынмы? Үги әниеңме? – диде шәфкать туташы, ниһаять, кем турында сүз барганын аңлап алып.
– Әйе. Әнием!
– Ул икенче палатада. Аңа да хәл җыярга, тернәкләнергә кирәк. Аңлыйсыңмы? – дип аңлатты шәфкать туташы йомшак кына тавыш белән. – Син хәзер гомерең буе аның өчен догада булырга тиеш. Ул сиңа икенче гомер бүләк итте дияргә була.
Ләкин Кадрия шәфкать туташының соңгы сүзләрен ишетмәде, изрәп йокыга талды...
Ике атна үтеп китте. Уянган саен кыз Мәрзия турында сораштырды. Аны һәрвакыт: «Тиздән, бик тиздән күрешерсез», – дип ышандырып килделәр. Һәм көннәрдән бер көнне, иртән уянып күзләрен ачуга, Кадриянең караваты янында чынлап та Мәрзия утыра иде.
– Ничек хәлләрең, Кадрия? – диде үги ана әкрен генә. – Табиб, барысы да әйбәт бара диде инде. Бер атнадан сиңа өйгә кайтырга да рөхсәт итәчәкләр, Алла боерса.
Кыз кулларын аңа таба сузды.
– Мәрзия апа... – Аның сүзләре операциядән соң беренче тапкыр ап-ачык, хәтта яңгырап чыкты. – Мин шундый ахмак идем, сине кыерсыттым. Моннан соң сиңа авыр сүз дә әйтмәячәкмен.
Хатынның күзләре яшьләнде.
– И, балам! Мин сиңа үпкәләмәдем. Бу хакта уйлама да. Синең халәтне яхшы аңлыйм, чөнки үзем дә ятим үстем...
Мәрзия кызның башын җиңелчә генә сыйпап алды.
– Барысы да яхшы булыр. Менә күрерсең.
– Ә тагын... Мәрзия апа... Әти белән икегезнең балагыз булуын телим. Миңа энекәш яки сеңелкәш. Мин аның белән йөрер идем, шөгыльләнер идем...
– Йөрерсең, Кадрия, йөрерсең. – Мәрзия ихлас көлеп куйды. – Тик башта ахыргача терелеп бетәргә кирәк әле. Сиңа да, миңа да...
Өйгә кайткач, Кадрия мәктәпкә йөрмәде, дистанцион рәвештә, читтән торып укырга туры килде. Бер ел үткәч кенә, табиблар аңа мәктәпкә кайтырга рөхсәт иттеләр. Мәрзия аны әледән-әле тиешле тикшеренүләр үткәрү өчен шифаханәгә алып барып йөрде. Һәм озакламый табиблар кызның тәмам сәламәтләнүен әйттеләр. Тагын бер елдан Сәлим белән Мәрзиянең балалары дөньяга килде. Миләүшә. Һәм Кадрия чынлап та үги әнисенә бала тәрбияләргә шатланып булышты.
...Көннәрдән бер көнне Миләүшә белән балалар шифаханәсеннән кайтып керүгә, Мәрзия Кадриянең үз бүлмәсендә кем беләндер телефоннан сөйләшүен искәрде.
– Нәрсә-ә-ә?! Нинди «үги ана»? Синең үзеңнеке үгидер. Ә минеке – әни! Дөньяда иң изге, иң газиз әни! Аңладыңмы?!.

 

Амур ФӘЛӘХ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от prostooleh на Freepik

«Мәйдан» № 2, 2024 ел

 

Комментарийлар