Логотип «Мәйдан» журналы

КЫЗЛАР

Хи­кәя.

Алар өчәү иде – Наилә, Лилия, Резедә. 
Ленар әле тумаган иде. 
Алар эшләп үстеләр. Әниләре каты торды. Җир казу, чәчкә үстерү, су сибү, бәрәңге тапалау һәм башкалар. Наилә – кызларның олысы, хезмәтнең иң авырын ул тартып бара, Лилиягә җиңелрәген тапшыралар – кибет белән өй арасында йөгерә, өйгә кибет әйберсе ташый. Резедә әлегә кечкенә, бишектә тирбәлә. Анасы эшкә йөгерсә, нәни бала Наилә белән Лилия карамагында кала. Резедә тугач, Лилия балалар бакчасына йөрүдән туктады, чөнки бала карарга кирәк. Кызык, име, үзе бала, ә үзе сабый бала тирбәтә...
Яз айлары озак көттерми, килә дә җитә, килә дә җитә. Кар-бураннар, салкын айлар артта кала, кышның кырыслыгыннан изаланган кар-юрганнар күзгә күренеп эри, җир өстендә ямь-яшел бәбкә үләннәре тишелеп чыга. Наилә бүген көне буе ишегалдында көздән өтелеп калган сары чүп үләнен тырмалады, Лилия (әнисе белән!) бакчада кишер чәчте. Әнисе: «Орлыгын бик мул саласың, тишелеп чыккач, сирәкләргә авыр булыр!» – дип, кызын шелтәләп алды. Ул нәкъ анасы әйткәнчә эшләргә тырышты, шул рәвешле берничә урында орлык чәчелер-чәчелмәс кенә калды. Ләкин эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән Ралия ханым, билгеле ки, алты яшьлек кызына ышанып бетмәде, кызы артыннан кабат бер кат чәчеп чыкты.
Ниһаять, әнисе аларга ял бирде. Иркенлеккә чыккан кызлар, бер-берсенең аркасына «әбәк» суга-суга, шаярышып урамга атылдылар. Наилә томырылып алга йөгерде, чаба-чаба урам башына тиклем барып җитте. Ул шундый инде! Өлгер, җитез, холкы да ир-малайларныкы кебек үҗәт, үзсүзле. Тыкрык кырында туктагач, ул кул изәп, сеңелкәшен үз артыннан йөгерергә чакырды. Ләкин Лилия бер дә йөгерергә яратмый, ул кылт итеп бер урында туктап басып калды.
– Наилә апа, – дип, борынын мышкылдатты ул, – минем йөгерәсем килми...
 – Җә, нәстә инде! – дип дулады ул, сеңлесенең каршы килгәненә ачуы чыгып. Әйе, Лилия шулай итәргә ярата шул, ниятен бик тиз үзгәртә. Нишлисең бит, кызның бер калыптан гына сөрелмәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. – Нишлисең килә?
– Хәзер Флүрә чыга...уйнарга...
– Чыкса ни?
– Без...«чичи» җыябыз...
– Әй, шул «чичие»гез бетмәде инде! – дип, кулын селекте апасы аңа. Яшь аермасы бар шул, шул нәрсә сизелә. Әйе, һәркемнең үз уены, үз шөгыле. Кайчандыр үзе дә, язга чыккач, «чичи» җыйнап йөргәнен оныткан, үзен Лилиядән, күрше кызы Флүрәдән югары тотарга яраткан Наилә сеңлесен инде башка чакырып та, өндәп тә йөдәмәде. Әле шундук эш тә килеп чыкты: тыкрык кырында Филарет күренде. Җене сөйми иде шуны Наиләнең. Юан корсаклы, карсак буйлы бу «егет» (ун яшендә генә булса да, ул инде үзен егет дәрәҗәсендә күрә иде!), очрашкан саен, Наиләнең үзәгенә үтмичә калмый. Йә ул аны котырта, үрти, йә аяк астында нәрсә ятса, шуны алып Наиләгә томыра. Бу юлы да нәкъ шундый ук күренеш кабатланырга тора иде. Ләкин Наилә өлгеррәк булып чыкты. Койма кырында, яңа чыккан кычыткан арасында аунап яткан тал чыбыгын кулына алып, аны «чаш-чош» китереп җәһәт кенә уйната-уйната кан дошманын куа китте.
– Әй, син, ит бүкәне! – дип кычкырып йөгерде ул «егет»артыннан. – Тотсам име, билләһи, билсез калдырам! Ка-а-лды-ы-ырам!
Ике җилле яшүсмер, куыша-куыша, урам очында югалган арада Лилия каршында, ниһаять, Флүрә пәйда булды. Ябык иде күрше кызы, куркыныч ябык. Ак чырайлы, күзләре эчкә баткан, сүзләрен дә аермачык ишетерлек итеп әйтми, тыны белән генә этеп чыгара иде. Кулына «Иваси» консервасыннан ясалган калай савыт тоткан, шул савытта, селкеткән саен шак-шок килеп, «чичи»ләре бәрелешә, бала телендә әйтсәк, үзара сөйләшәләр иде. «Чичи» – ул төсле керамикадан җыелган төрле чынаяк ватыклары. Төрле-төрле иде алар – бар матуры да, ямьсезе дә, бар төслесе дә, төссезе дә. Ә коллекция исә яз саен тулылана һәм яхшылана. «Чичи» ул – валюта, аны бүләк итәргә дә, алыштырырга да була. Касә, чынаяк, чәйнек ватыклары, кар эрегәч, яз 
саен диярлек җир өстендә пәйда була. Кызлар әнә шул хәзинә калдыкларын, үзләре әйтмешли, «чичи»ләрне йорт һәм сарай тирәләреннән җыйнап йөриләр. Тырыша-тырыша һәм бик зур игътибар белән.
 – Нәстә?! – Флүрә кисәк кенә Лилиягә карап алды. Нишлибез, янәсе. Кызның нәзек кулында – «чичи» тулы «Иваси» консервасы.
– Нәстә, нәстә?
– «Чичи» карыйбызмы? 
– Синекен?
– Ие... башта минекен, – дип җавап бирде Флүрә һәм үзе чак кына тилереп искән язгы җилдән егылмыйча калды, – аннан синекен...
– Җарар...
Алар Флүрәләрнең еллар буена өелмичә яткан утын өемнәре өстенә барып утырдылар. Флүрә карап торышка арык кыяфәтле булса да, үзенә күрә түгел, җен кебек җилгер, җитез иде. Әнә аның калай савыты чак кына «чичи» белән тулмыйча калган. Күршесе аңардан хәтта көнләшеп тә куйды.
– Менә бусы бик тә матур! – диде Лилия, кулына ал төстәге бер чынаяк кисәген алып.
– Кайсысы, җәле! – Ул аны тиз генә дус кызының кулыннан тартып алды. – Ошамый миңа, менә бусы ошый, мәклесе!
– Ай, миндә бар инде ул андые, мәклесе, әнидә дә бар иде нәкъ шундый ук чашкы, ватылды.
– Синдә бармыни ул?
– Бар...
– Миңа да кирәк ие...
– Нигә? Бар бит инде синдә?
– Парлы булсын дим, мин парлы әйберне яратам...
– Суң, алайса, әйдә...
– Нәстә? 
– Алышабыз!
– Ничек?
– Мин сиңа мәклене бирәм, ә син миңа алсуны.
– Җарар... тик...
– Нәстә тагын!?
– Миңа аны башта күрергә кирәк!
– Суң, әйдә, киттек безгә! Күрсәтәм!
– Җук, – дип кыенсынды Флүрә. – Әниең ыс...стругий синең, мин керсәм, ул миңа гел усал итеп карый... Менә шылай итеп! – Флүрә хәтта күзләрен акайтып күрсәтте. 
– Җарар, утыр шында, хәзер үзем алып чыгам!
– Ы-ы-ы...
Лилиянең «чичи»ләре әллә кайда түгел, якында, сарай эчендә генә иде. Ул кергәндә, атасы Барый сарайдагы эш өстәлендә нәрсәдер игәүләп ята иде. Алар быел абзар коралар. Барый абзый да, Лилияләрнең әнисе кебек укытучы кеше. Тарих укыта. Озын буйлы, төз кыяфәтле, аз сүзле. Шулай да, җае чыкканда, кешеләргә чәнечкеле, төртмәле сүзләрен әйтмичә калмый иде. Үзе өчен, үз эчендә яши. Хатын эшен дә, балалар матавыкларын күрергә һәм белергә дә теләми. Кул эшенә бигүк оста булмаса да, гел кеше чакыра алмый, бу юлы үзе генә маташтырырга уйлаган. «Чичи»ләрен күтәреп чыккан кызын ул сарайдан чыгып шылганда гына күреп алды. Әле ул аны анда да сизмәгән булыр иде, әгәр дә кызы ишек катында торган су чиләгенә аягы белән тиеп китмәгән булса. Тимер чиләк урында басып кала алмады, туера идәнне коендырып, ишек чатына бәрелеп мәтәлде. Дәшмичә кала ала димени атасы, мырлап, сөйләнеп калды: «Җөрисез шында шар куып...» 
Ләкин шул рәвешле «чичи» алышулар, урамда чабышулар озакка сузылмады, әниләре Наилә белән Лилияне кабат җыйнап алды. Ул:
– Карт тәтәгез җанына менеп төшәм, берәр сәгать шунда булам, Резидәне карагыз инде, коляскасыннан җыгылып төшмәсен! – дип, балаларга яңа фәрман салды. Карт тәтә дигәннәре Ралия ханымның әбисе иде. Авыл хатыннарына бигүк хас булмаган зәңгәр күзле, сары чәчле, орчык кадәрле кечкенә, ябык бер карчык иде. Ирен сугышта югалткан, дүрт баласын ялгызы үстергән. Баласы дүрт кенә булмаган, бишәү булган. Сугыш вакытында мичтәге кайнар күмерләргә кулын сузган бер кызының чәчләренә ут элә һәм ул янып үлә. Әнисе (Бәрия) өйдә булмый, ат җиктереп, урманга эшкә чыгып китә. Тәне янган кызын, ул кочаклап, төне буе кочагында тирбәтеп чыга. Бары тик иртән таңда гына аның гәүдәсенең суынганын сизеп ала, бакса, бала әнисенең кочагында үлгән була. Утта янган, пешкән кызын ул һаман да кызганып, сагынып сөйли. Наиләгә дә, Лилиягә дә ул һәрвакыт: «Балалар, колагыгызга киртеп куегыз, беркайчан да ут тирәсендә уйнамагыз, чәчегезгә ут каба!» – дип кисәтеп-әйтеп тора иде. Хәбәрсез югалган ире Билалны ул үлгәнче көтте, бигрәк тә тугызынчы май, Җиңү көнендә. «Атагыз исән, балалар, үлмәгән, кайтачак ул!» – дип, балаларына, туганнарына гел өмет чаткысы салып торды. Кешеләрдән сораштырды. Гәҗит-җурналлардан сугыш хәбәрләре җыйнады. Тик Билал гына кайтмады.
– Әни, – дип еламсырады Наилә, – без Резедәне карарбыз...э...э...
– Нәстә инде, әйтеп бетер!
– Әби безгә...
– Җә нәстә җебисең, әйт сүзеңне!
– Каз бәлеше җибәрмәс микән?!
– Ие, – дип кушылды шундук Лилиясе дә, – бер генә кисмәк...
– Кисмәк түгелдер инде, кисәктер! – дип кистерде аналары. – Ай-яй! Үтерәсез! Җарар, бәлеше булса, алып төшәрмен! Тик карагыз аны, баланы күз уңыннан ычкындырасы булмагыз!
Кызларның әниләре игелекле ханым булса да, балаларын һәрвакыт ныклы кулда тотарга тырышты. Артык йомшаклык күрсәтсә, азынып-тузынып китәрләр дип уйлады ул аларны. Ялкау, эшлексез, имансыз балалар кемгә кирәк? Беркемгә дә кирәкми. Бу очракта балаларны каты кулда тоту бердәнбер ныклы тәрбия чарасы булып тора иде. Ралия ханымның фикере нык: яшьтән эшләп үскән бала беркайда һәм беркайчан да югалмаячак.
Әниләре карт әбиләренә чыгып китүгә үк, Наилә белән Лилия шаулашып уйнарга тотындылар. Бер-берсен караваттан сөйрәп төшереп, идәндә тәгәрәштеләр. Аларның котырышканнарына шаккатып карап утырган бер яшьлек Резедә, үзалдына елмая-елмая, бар көченә колясканы селкетергә тотынды. Буйдан-буйга сузылган уенчык «погремушка»лар очып чыгар хәлгә җитеп зыңлаштылар. Тик бу бәхетле балачак авазы түгел, ә «СОС» иде инде. Шулчак коляска, янтаеп китеп, кисәк кенә ауды. Мескен бала башы белән идәнгә очып төште. Кызлар, ах-вах килеп күтәреп алып, баланы кабат коляска төбенә чумдырдылар. Бәхеткә, баланың йөзенә зыян килмәгән, ләкин авыз эчендә зәңгәрләнеп-күгәреп торган урын бар. Табиплар теле белән әйтсәк – гематома. Авызын япса, күренми әле ул, ә менә авызын ачып еласа, йә елмайса, шундук күзгә ташлана.
– Әни үтерәчәк безне! – дип борчылды Лилия. – Нишлибез, апа?
– Борчылма! – дип тынычландырды аны Наилә. – Тыштан күренми бит! Шуның өчен, беләсеңме, нишләргә кирәк безгә? Җылатмаска кирәк Резедәне, җылатмасак, шешкән җире дә күренмәс.
– Җылый бит, туктамый һаман!
– Тирбәт коляскасын! 
Озак тирбәтте аны Лилия. «Ә...ә...ә итә, балам йокыга китә!» – дип, бишек җырын да такмаклап карады хәтта. Файдасыз. Йокларга уйламый. 
Бераздан бала елаудан туктады. Ләкин шундук икенче бер бәла килеп туды. Резедә иркенләп елмаерга тотынды. Тешсез авызын, киң итеп ача да, рәхәтләнеп елмая, мескенкәй. Кабат теге күгәргән урын күренә...
– А-а-апа! Үтерә безне әни! – дип өзгәләнә Лилия. – Ни-и-и-шлибез?
– Әнигә күрсәтмибез баланы, бирмибез!
Әниләре аларга ике кисәк каз бәлеше күтәреп кайтты. Әмма кызлар бәлеш кисәкләренә якын да килмәделәр, һаман да шул Резедә тирәсендә тулгандылар. Алар үзләрен гаепле хис итәләр иде. Шуңа күрә тәмле бәлеш кисәкләренә кагылырга, алардан авыз итәргә кыенсындылар. Аннары баланы әниләре кулына бирергә ярамый, бирсәләр, Резедә елмаячак һәм авыз эчендәге барлык хилафлыклар тышка бәреп чыгачак... Шулай да әниләре барысын да аңлады (сизми димени инде ана күңеле!): «Җәле, нишләттегез баламны?» – дип, төпчек кызын кулына алды. Шулчак анасын көтеп сагынган бала, матур итеп елмаеп куймасынмы! Ха-ара-а-ап! Баланың аңкавындагы кәмәше егылуның ачык бер дәлиле сымак авыз эченнән килеп чыкты...
Кич җитте. Бәлеш кисәкләре кызлар тарафыннан уңышлы рәвештә тар-мар ителде. Габделбарый абзый һәм Ралия ханым кич утырырга китеп бардылар. Авылда шундый традиция бар: туганнар, дуслар белән кич утыру. Анда балаларны алмыйлар. Төпчек бала тагын кызлар кулында калды. Ходайның рәхмәте, бу юлы ул апаларын борчымады, әти-әниләре чыгып китүгә үк рәхәт йокыга талды. Арган бала. Коляскадан очып төшү эссез калмаган, күрәсең. Кызлар шундук өй җыештырырга тотындылар. Әнисе аларга беркайчан да өй җыештырырга кушмый, алар аны үзләре белеп эшлиләр иде.
– Син кайсы якны? – дип эндәште Наилә. – Мин кече якны җыештырам!
– Җарар, – дип борынын салды Лилия. Апасы гел үзенә кече якны сайлап ала. Олы як Лилиягә кала. Ә урта якны алар инде бергәләп җыештыралар. Җыештыру эшләре шактый кызу барды. Ләкин... әллә  көне шундый җүнсез булды, тиктомалдан түр яктагы шкафның көзгесе коелып төште. Лилия, шкаф өстен юеш чүпрәк белән сөртергә дип, кечкенә урындыгын каршына китереп куйган гына иде, көзге кадагыннан ычкынып идәнгә мәтәлде. Идән өсләре, карават-диван аслары пыяла ватыклары белән тулды. Лилия куркудан акырып еларга тотынды.
– Апа, мин ватмадым, ул үзе килеп төште!
– Җылама, баланы уятасың! – дип тынычландырды аны апасы. – Әйдә, үкереп торма, көзге ватыгын җыябыз!
Көзге ватыкларын җыю шактый озак вакытны алды. Шулай да җыярга өлгерделәр, шуның чүбен, тимер чиләккә тутырып, ишегалды аша арт якка, киртә артына чыгарып ташладылар. Бер караганда барысы да әйбәт кебек: өй дә чиста, бала да еламый, тик менә шкаф каршындагы көзге генә юк. Лилия кабат моңсуланды, җәлт кенә киенеп, ишек катына барып басты.
– Син кая җыендың? – дип сорады аңардан апасы.
– Китәм...
– Кая?
– Белмим. Әни кайтса, үтерә мине!
– Китеп кенә бер нәрсә дә хәл ителми, – дип аңлатты аңа апасы, – киткәч, барыбер кайтасың бар!
– Нишлим соң алайса? – Лилиянең йөзендә кабат күз яше сытылды.
– Кер әйдә, вакыт соң, әниләр дә кайтып җитәрләр...
– Үтерә... әни...
– Үтерми, йокларга ятабыз, ә йоклаган баланы беркем дә уятмый...
Наилә, чынлап та, акыллы, тапкыр кыз иде. Җитез, сизгер, эреп акканнардан түгел шул. Теләсә нинди кыен хәлдән дә исән-имин чыга белә.
Алар йокларга яткач, кунактан Габделбарый абзый белән Ралия ханым кайтып керделәр. Йокыга китәргә дә куркып яткан кызлар, бусагада олыларның аяк тавышларын ишетүгә үк, чымырдатып күзләрен йомдылар. Резедә (Аллага шөкер!) ничек йокласа, шулай уянмыйча ятты. Әниләренең: 
– Ах бу балалар! Харап иткәннәр көзгене! – дигән шомлы сүзләре кызларны шундук урынга сеңдерде, алар күзләрен каты кысып, ачылмаслык итеп яптылар. Наилә исә, ышанычлырак булсын өчен, берничә мәртәбә гырлап та алды...
Бераздан бар да тынды. Олылар, зарланышып туйганнан соң, йокларга яттылар. Ләкин төн әле моның белән бетмәгән икән, ул шактый озын булып чыкты. Үзенең гаҗәеп уңышыннан тәэсирләнгән, тапкырлыгыннан сөенгән Наилә йокысын җуйган сеңлесен куркытырга тотынды. Апасы, караңгыда кулларын сузып:
– Ми-и-ин җе-е-ен! Мин сине хә-ә-зер ашыйм! – дип куркыныч авазлар чыгарып сөйләнде.
– Наилә апа, бу бит син, куркытма мине, – дип шыңшыды Лилиясе.
– Җук, ялгышасың, кы-ы-зый! Мин апаңны тотып ашадым! Хәзер инде сине ашыйм! – дип явызланды тегесе.
– Ы...ы... апа... мин куркам... торам хәзер...
– Торгызмыйм мин сине! А-ашыйм!
– Киттем... торам мин... әни...
– Кая китәсең? Ашыйм!
– Наилә апай... бу бит син...
– Мин инде мин, җылама, кем булсын!
Җеннән коты очып курыккан Лилия әзрәк тынычланып калды. Ләкин тынычлык озакка бармады. Бераздан Наиләнең «җене» кабат терелде. Инде Лилия бик куркып елый башлагач кына, уеннан уймак чыкмасын тагын дип, Наилә уенны туктатырга мәҗбүр булды.

* * *

Алар өчәү иде, өч кыз.
Наилә, Лилия, Резедә.
Ленар әле тумаган иде. 
Яздан җәйгә күчү рәхәт вакыт – кеше сизми дә кала. Дөньяда чып-чын җәй. Яшенләп яңгырлар коя. Кызлар көндезләрен бакчада казыналар, кичкә таба, караңгы төшкәнче, уен эзләп китәләр. Кичә Лилия белән Флүрә (Наилә андый уеннарда катнашмый, үзен олы кыз итеп таный!) «ызба-ызба» уены уйнадылар. Бу уен нидән гыйбарәт соң? Берәр тын почмакта, ташландык сарай каршында, кулларына нәрсә эләксә, шулардан «ызба» салып, йортка охшашлы бер корылма үстереп куялар. Ә аның өчен әллә нәрсә кирәк тә түгел! Җир өстендә нинди әйбер ятса, шуларның барысы да эшкә ярап куя. Ике бүкән табып, шуның өстенә такта табып куйсаң, ул шундук имән караватка әверелә, клеенка җәймә табып, шуның белән бүкән өстен томаласаң, ул шундук аш өстәленә әйләнә. Пыяла кисәген бастырып куеп, артына бүкән терәсәң, ул шунда көзге булып күзаллана, трюмога әверелә. Шул трюмо алдына кызлар бизәнү әйберләре тезеп куялар. Җирдә аунап яткан хушбуй, ислемай, пудра савытлары, иннек ватыклары акрынлап үз урыннарын алалар. Кибет һәм клуб артларында шешә савытлары күп була, шуларны юып, этикеткаларыннан арындырып, вазалар ясыйлар һәм шулар эченә тере чәчәкләр дә батырып куялар.
«Ызба»да аш пешерелә, чәй куела. Аш пешерү рецепты шактый гади: калай консервага су, ә суга үлән турап салышлы. Өстенә агач чүбе сибелә. Янәсе, ит бу. Менә сиңа аш! Ә чәй эчәр өчен конфет кәгазьләре җыела, эченә балчык тутырыла. Менә сиңа (кулланырга ярамаса да!) чәй эчәр өчен искитмәле кәнфит! «Ызба» эчләрен җиһазландыру эшләре тәмамлангач, кызлар бер-берсенә кунакка йөри башлыйлар. Кызлар күп була мәйданчыкта, бер Лилия белән Флүрә генә түгел, билгеле, күбесе шул тирәдә каз, үрдәк бәбкәләре көтә. Күбесе хәтта, уенга бирелеп, бәпкәләрне тилгән алып киткәнен дә сизми кала.
Кунакка, гадәттә, күчтәнәч күтәреп киләләр. Монда андый нәрсә юк, монда кызлар үзләре белән гаҗәеп соклану хисләре алып киләләр. 
– Ай, ничек матур итеп җәйгәнсең аш өстәлен! Ай, нинди матур бизәкле, пичәтле кәнфитләр!
– Ах, ничек итеп өйнең түр ягын бизәгәнсең! Ай, нинди матур ваза тора көзге каршында, ах, нинди чәчәкләр! Ах! Ах!
Шул арада җиңүчеләрне дә билгеләп куялар. Лилиянең җиңмичә калганы юк, чөнки әнисе аны эшкә өйрәтеп үстерде, ул һәрнәрсәне зәвыклы итеп башкарырга өйрәнде.
Авылда балаларны йомыш белән җибәрү гадәте бар. Юк эшкә вакыт әрәм итәргә, вак-төяк белән чуалырга яратмаган олылар балаларын теләсә кая  йомыш белән чаптырырга яраталар. Габделбарый абзыйның кызлары да коеп куйган йомышчылар. Наилә йөрергә аеруча ярата, ул кыю, чая чөнки, ә Лилия, артык тыйнак, оялчан булу сәбәплеме, кешегә йомыш белән йөрүне өнәми. Күп очракта әйбер сорап керә бит инде бала-чага. Бик сирәк кенә булса да, күчтәнәч күтәреп керә. Лилия икенчесен яратты. Кешеләр дә күчтәнәчле баланы елмаеп, кояш сымак балкып каршы алалар иде. 
Әле тагын бер зур мөһим эш бар. Ул да булса кибеткә йөрү. Күбрәк Наилә йөрде. Яза, укый һәм иң кирәге – саный белә иде ул. Лилия әлегә укый да, саный да белми. Шулай да әзрәк батырая, кыюлана төшсен дип, бервакыт анасы аны да кибеткә ипи алырга җибәрде. Кызының кулына акчаны санап тоттырды. Акча төп-төгәл, бары тик ипигә җитәрлек кенә иде. Кыш көне. Лилия, авыр җылы пәлтәсен киеп, калын шарфлар буып, көч-хәл кыймылдап кибеткә юнәлде. Исән-сау кибет турына килеп җиткәч, бар көченә җиз калай белән тышланган агач ишекне тартты. Бер тартты, ике, өч... Ишек шактый авыр ачылды. Ул пружина белән тарттырып куелган иде. Өченче тартуда, ниһаять, ачылды һәм шул арада кыз кибет эченә кереп калырга өлгерде. Тик нигәдер бусага каршында тукталып калды. Каерып тартылган ишек Лилиянең арт сынына китереп бәрде, бала прилавка каршына ук барып төште. Үч иткәндәй, кибет тулы кеше иде, кызганучы гына түгел, көлүчеләр дә табылды. Лилия гарьләнеп елады. Чиратсыз гына ипи тоттырып җибәрсәләр дә, кыз бала әлеге вакыйганы һич кенә дә оныта алмады, кибет ягына бүтән аяк атламас булды.
Бүген иртән иртүк тагын бер йомыш килеп иреште. Авыл кибетендә шикәр комы беткән икән, аны хәзер күрше авылдан, Кызылтаудан барып алырга кирәк. Җиңел аяклы Наилә шундук риза булды, Лилия исә теләмичә генә апасына иярде. Кызылтау дигәннәре авылны чыккач ук әллә кайдан күренеп тора. Кыр аша ике чакрым араны гына узасы. Ләкин күрү бер нәрсә, бару – икенче. Бара-бара кызлар бик нык ардылар,  юл читенә – чирәм өстенә утырып, ял итеп тә алдылар. Баруның файдасы булмады, Кызылтау кибетендә дә шикәр комы юк икән. «Алып кайтмасак, әни безне орышачак!» – дип, Наилә сеңлесен Чиялегә (аралары өч чакрым!) алып төште. Анда да шикәр комы юк, әмма шикәре бар. «Буш кул кайтмыйбыз!» – дип кызлар пачкалы шикәр сатып алдылар һәм кайтырга чыктылар. Ярты юлны узганда, аларны Кызылтау өстендә котычкыч дәһшәтле утлар уйнаткан яшенле яңгыр куып тотты.
– Чабыйк! – диде Наилә. – Чыланабыз хәзер, шикәребез суга чылана.
– Апа, мин куркам! – дип шыңшыды Лилия. – Яшен сукса...
– Сукмас, – дип тынычландырды аны апасы, – яшен сукмасын дисәң, йөгерергә кирәк!
Йөгермәкче булдылар кызлар. Тик аяклар көч-хәл сөйрәлде. Шулчак боларны артларыннан ике велосипедлы кеше куып килә сыман тоелды. Кара киемнәрдән үзләре. Кызлар катырак йөгергән саен, велосипедлылар тагын да кызуландылар. Алар яшеннән дә куркынычрак булып күренде кызларга. 
– Чап, чап, артыңа карама, – дип ашыктырды сеңлесен Наилә.
– Апа, ә алар кемнәр?
– Кемнәр булсын, Кызылтау «зверләре»!
– Мин куркам...
– Әйдә чап, артта калма! Тотсалар – беттек!
Аларны авылга кайтып җиткәч кенә куып тоттылар: хулиганнар да, яшенле яңгыр да. Әниләре аларны кайда йөрисез сез бер кирәкмәгәнгә дип тиргәп каршы алды. Кичкә таба авыл кибетенә шикәр комы кайтарганнар, әниләре инде үзе барып алган икән. Ә кызлар алып кайткан кәгазь кап эчендәге шакмаклы шикәр, яңгыр суында эреп, инде яртылаш юкка чыгарга өлгергән иде. Бераздан өйгә велосипедчылар, ягъни кызларны куа килүчеләр дә килеп керде. Болар бөтенләй хулиганнар түгел, ә әтисе ягыннан туганнары булып чыкты. Ирле-хатынлы, җитмәсә.
– Без бит аларны велосипедка утыртып кайтмакчы идек, – дип елмая-елмая сөйләнде ире, – яңгырга эләкмәсеннәр дип. Ә алар безне күреп алдылар да, чабалар да чабалар, куып тотарлык түгел, билләһи...

* * *

Алар өчәү иде. 
Наилә, Лилия, Резедә. 
Ленар әлегә тумаган иде.
Ел фасыллары гел алышынып торалар. Яз артыннан җәй, көз артыннан кыш. Һаман шулай. Берни дә үзгәрми. 
Кабат яз килде. Инде ничәнче мәртәбә. Кар ачылуга күпме «чичи» җыйналды. Бар да яхшы, бар да кызык. Ләкин аяк астындагы җир генә кипми. Урамдагы юллар гел саз гына, колхоз җитәкчеләре калын итеп таш җәяргә уйламый да. Зур-зур тракторлар үзле балчыкны кузгатып китәләр, алар артыннан чокырлар, калын сыртлы «калья»лар хасил була. Авыл балалары урамда резин аяк киемнәре – үзләре әйтмешли, «бутый» киеп йөрергә мәҗбүрләр. Ләкин яз үз дигәненә ирешми калмый, акрын гына җирне киптерә, шул юеш измә-боламык тирәсендә коры сары утраучыклар барлыкка килә. 
Әнә өй капкасыннан сөенә-сөенә Лилия йөгереп чыкты, ул бүген «бутые»н салып аткан, аягына «чабата»лы сандали кигән. Ул, коры утраучыкларның берсеннән икенчесенә уңышлы гына сикерә-сикерә, күрше йортка – Флүрәләргә юнәлде. Капка төбендә аны, әлбәттә, Флүрәсе каршы алды.
– Сәлам!
– Сәлам! – дип кул изи Флүрә. – Кара! Син сандали кидеңмени?
– Кидем инде, – дип елмайды Лилиясе, – коры бит!
– Ә батсаң?
– Батмыйсың! Корыдан корыга сикерсәң...
– Алайса, – диде аңа күрше кызы, – мин дә сандали киеп чыгам!
Менә алар икесе дә, сандали киеп, юл уртасына барып бастылар. Икесе дә, сикереп-сикереп, шул коры утраучыклар аша үтәргә әзер иде.
– Кая барабыз?
– Әйдә мәктәпкә! – диде Флүрә.
– Белмим, – диде икеләнгән Лилия, – анда хәтле барып булыр микән?!
– Безгә хәтле килдең бит әле! Әнә кара, сандалиеңа балчык сарысы да тимәгән.
– Әйдә киттек! Барып карыйк!
– Әйдә...
Алар шул рәвешле мәктәпкә хәтле барып җиттеләр. Ләкин мәктәп яныннан узганда, Лилиясе (гөнаһ шомлыгы!) сулы чокырга чумды, Флүрә абынып китеп сыек кантар өстенә ауды, сары нейлон күлмәген пычратты. Икесе дә ах-вах килеп өйләренә йөгерделәр. Лилия, өенә кайтып, сандалиен чистартты, ә Флүрә күлмәк итәген юды...
Җәй көннәрендә авыл балалар белән тула. Авылларныкына кала балалары да өстәлә. Инеш, буа, су. Балалар барысы да шунда, яр кырында чыпырдаша. Наилә белән Лилия инешкә, ыбыр-чыбырлар өйләренә таралашып, инешнең суы чистаргач, ләме тонгач кына барырга яраталар. Бүген дә нәкъ шулай килеп чыкты. Наилә кыю, ул бернидән дә курыкмый, колачлап инешнең иң тирән җиренә тиклем йөзеп китте, ә Лилия яр кырында, сай җирендә генә тыпырчынды. Тик бу юлы әллә нәрсә генә булып куйды: зур су кызны үзенә тартып алып керде, Лилия эчкә йөзеп китте. Матур, тигез йөзде, ләкин беравык куркып калып, йөзүеннән туктады, куллары белән чарасыз чәбәләнергә тотынды. Озак та узмады, таш сымак, су төбенә китеп барды. Киң суда йөзгән Наилә, әле бер якка, әле икенче якка күз ташлады, ләкин су өстендә сеңлесен күрмәде. Ул бары тик Лилия баткан җирдә бөтерелеп чыккан чоңгылны гына күреп калды. Колачлап шунда йөзде. Бер чумды, ике чумды, сеңлесен таба алмады. Бары тик өченче мәртәбә чумганда гына ул аны су төбеннән тартып чыгара алды. Лилия инде аңын җуйган, күз төпләре кызарып, йөз-битләре зәңгәрләнеп чыккан иде. Шулчак: «Үлгән!» – дигән хәвефле уй йөгереп узды Наиләнең башыннан. Йә Хода! Әтисенә, әнисенә, туганнарына ни дип җавап бирер! Син генә карамагансың, син генә сеңлеңнең башына җиттең дигән котычкыч аянычлы сүзләр ишетергә туры киләчәк иде аңа хәзер! Һәм шушы уй белән аңа гомере буе яшәргә, газапланырга туры киләчәк иде! Шуңардан да битәр, ул дөньядагы иң кадерле кешесен, иң яраткан сеңлесен, туганын югалтачак!
Бәхеткә... Бәхеткә ул күзләрен ачты. Лилия исән иде.
Үлемнән калган кыз апасына чын күңелдән рәхмәтле иде: ул коткаручы, аңа яңа тормыш бүләк итүче! 
Алар, өйгә кайтудан куркып, озак кына авыл буйлап йөрделәр. Тик Лилиянең су төбенә киткәнен каладан кунакка кайткан малайлар күреп калган булган икән. Алар Ралия ханымга бу авыр хәбәрне җиткерергә дә өлгергәннәр. Икесенә дә каты эләкте – Наиләгә дә, Лилиягә дә.
Көз ул җәйнең дәвамы. Әбиләр чуагы исә көзнең иң төгәл нөсхәсе. Ишеп салкын яңгырлар ява, балалар, капюшоннарына ышыкланып, мәктәпкә укырга бара. 
Сентябрьнең беренче көнендә, мәктәптән букчасын күтәреп, Наилә кайтып керде һәм:
– Апагыз бүген дүртенче класска барды! – дип, бик зур уңышка ирешкәндәй, арты белән урын өстенә ауды. Янәсе, карагыз менә мин кем хәзер, зур үстем, ә сез әле һаман да бәләкәй. Нәкъ шулвакыт Лилияләргә кунакка Флүрә кергән иде, алар икесе дә (әлегә укый-яза белмәгән кызлар!) Наиләгә кызыгып карап тордылар. Лилия дә, Флүрә дә әкият тыңларга яраталар иде. Ралия ханымның озаклап әкият сөйләп утырырга вакыты юк, эше күп. Яртысын гына укый да (әкиятләр китабыннан) туктый. Наилә мәктәпкә укырга кергәч, ул аларга әкият укый башлар дип өметләнгәннәр иде кызлар. Ләкин өметләре акланмады. Дүртенче сыйныф укучысы, «маңка борын»нарны бөтенләй санга сукмыйча:
– Миңа болай кычкырып укырга кызык түгел, мин үземә генә укыйм! – дип, әкият китабын үзе генә актарырга яратты.
Кышны күп кеше яратмый. Кызлар кышны да яраттылар. Бигрәк тә чана шуарга. Һәр елны Габделбарыйлар йорты каршында кар тавы хасил була. Чана шуучыларның саны күп булу сәбәпле, тау өсте бозланып ката. Балалар җыела башлауга ук, Лилия дә, Наилә дә күзләре белән тәрәз төбен айкый башлыйлар. Икесе дә йөгереп чыгарлар иде, юк шул, Резедәнең үзен генә калдырырга ярамый. Чиратлашып чыгалар. Наилә анда да хәйләкәр кылана: бер сәгатькә генә чыгам мин дип, иң элек үзе чыгып китә. Наиләнең бер сәгате, гадәттә, икегә, кызып китсә, өчкә дә сузыла. Аңардан соң, чанасын өстерәп, Лилия чыга. Ләкин ул вакытта чана шуучылар инде таралашып беткән була, ни кызганыч, сеңелкәшкә таудан үзенә генә шуарга туры килә...
Яңа ел алдыннан чыршы бизәүләр китә. Бу бәйрәмне кызлар аерым бер күңел күтәренкелеге белән көтеп алалар. Уенчыкларга акча туздырып, аларны сатып алыш юк, кызлар (әтиләре алып кайткач!) чыршыны үз куллары белән бизәргә тотыналар. Төрле төсле кәгазьләрдән алкалар ясап, шуларны ябыштырып, кулчалар өлгертәләр һәм шундук кар бөртекләре әмәләп, шулар белән тәрәз пыяласын тутыралар. Яңа ел чыршысы ел буе тартма эчендә кадерләп сакланган ялтыравыклы пыяла уенчыклар, резин курчаклар белән тула. Ниһаять, гирлянда белән уратылган чыршыда төрле төстәге матур утлар кабына. Кызлар, әле яңа гына тәпи киткән Резедәне кулыннан алып, бер-ике кат чыршы тирәли әйләндереп алалар. Чиксез шатлык, чиксез сөенеч! Билгеле, бер генә бәйрәм дә күз яшьсез узмый: Лилия бәйрәм кулчаларын кирәгеннән артык ясап аткач, әрсез апасы түзми, яртысын җыеп алып, мичкә ата...
Тышта салкын карлы-бозлы көн булуга да карамастан, атна саен мунча ягыла. Әниләре кызларны чиратлаштырып мунчада юа, өйгә кайткач, чәчләрен тарап үрә. Шундый бер мунча көнендә әнисе Наиләне чәй артыннан өйгә чыгарып җибәрә. Наилә кайнар чәйне бер литрлы пыяла банкага ясап ала да, кабат мунчага йөгерә. Ләкин ярты юлда туктап, кыз бәдрәфкә кереп китә, ә чәй банкасын кар өстенә куеп калдыра. Ул әйләнеп килгәндә пыяла савытның төбе кителеп, мәтрүшкәләр салып ясаган кайнар чәй кар эченә агып беткән була. Наилә бозланып каткан төпсез банканы мунчага күтәреп керә дә әнисенә: «Чәемне боз эчте!» – дип тәкрарлый...

* * *

Алар өчәү иде.
Наилә, Лилия, Резедә. 
Ленар әле тумаган иде.
Резедә (инде өч яштә!) күптән «бишек»тән төште, апалары артыннан ияреп, рәхәтләнеп чабып йөри. Төпчек кызны бигрәк тә атасы, Габделбарый абзый яратты. Ир малай туар дип көтеп йөргән, ләкин инде өметен өзгән абзый бөтен йөрәк җылысын шушы төпчек кызына бирде. Ул аны гел үзе белән ияртеп йөрде. Акчасын да кызганмады – балага матур-матур киемнәр, күлмәкләр алдырды. Резедә дә атасыннан калмады, ял һәм бәйрәм көннәрендә һаман шул әтисенә ияреп йөрде.
Аннан ул беравык карт әбисенә ияләште. Күлмәк алсалар, күлмәген котлатырга менгән җиреннән Бәрия әбисендә берничә көн кунарга да кала торган иде. Кием котлату – кызлар өчен үзенә бер төрле бәйрәм иде. Туган-тумачалар җитәрлек, авылны әйләнеп чыгарга да көч җитәрлек. Бала өчен бер сөенеч кенә ул! Күлмәк котлатырга кергәч, кайсы унар тиен акча биреп чыгара, кайсы баланың кулына күчтәнәч тоттыра. Әйбәт бит! Күлмәк янына күчтәнәч тә була. Ләкин кайчак андый гамәлләр хикмәтсез узмый. Наилә әнисе алып биргән күлмәген карт әбисенә котлатырга дип менгәч, түзми, йорт каршында ачылган буяу савытын табып, пумала белән буявы купкан агач рәшәткәне буярга тотына. Өйгә кайткач, анасыннан эләгә, билгеле. Чөнки яңа алган күлмәк тә нәкъ рәшәткә төсенә кергән була...
Резедәнең әнә буярга көче дә, теләге дә юк. Ул әбисен бертуктаусыз сорау биреп интектерә. Дөньясы кызык чөнки, әбинең тормышы да кызык. Шактый таушалган, хәлсезләнгән, туксан яшен тутырып килгән карт әбисе аңардан: «Ралия, зинһар, болай да хәлем юк, шушы Резедәңне миңа җибәрмәле, үтерә ул миңа сорау биреп!» – дип, шулай бер тапкыр бик каты зарлангач, әнисе төпчек кызын әбисенә җибәрми башлады. Ләкин әби дә шуннан соң озак тормый, бакыйлыкка күчте. Бәрия карчыкны җирләгәндә, әбиләре белән хушлашырга дип килгән кызлар: «Син генә үтердең карт әбине, юк-бар сораулар биреп!» – дип, берни дә аңламаган кызны үзләренчә, сабыйларча тиргәргә дә өлгерделәр...
Резедәнең тагын бер кызык гадәте ачылды: берәр яраткан нәрсәсенә тап булса, шуңар берексә, аерып алам димә инде! Резедәгә соры төстәге яхшы вельвет чалбар алып бирделәр. Чын фирма. Хәтта этикеткасы да шул хакта әйтеп тора. Менә шул чалбарын ул көн дә, төн дә салмады. Урамга да шуның белән чабып чыкты, бакчага да шуның белән  йөрде. Тузды бервакыт чалбары. Турап атып чүпрәккә генә чыгарасы калды. Шулай да бирмәде, чат ябышты шуңар.
Көннәрдән бер көнне авылда яшәүче туганнан туган апасы аны үзенә кунакка алып китәргә булды. Кунакны яраткан Резедә, сөенеп, тиз генә шул вельвет чалбарына кереп чумды. Чумды дип әйтү бигүк дөрес тә булмас, ул инде шактый кечерәйгән, кыскарган. Шуның өстенә берничә җиреннән ашалган, уңган, чалбарга инде ямау салыр вакыт җиткән иде.
– Сал! – дип кычкырды аңа әнисе. – Кунакка мондый тузган чалбар киеп бармыйлар!
– Ә нәстә киям?! – дип мышкылдады кыз, яраткан ыштанын кендек турысына тиклем күтәреп.
– Ике матур күлмәгең бар, кайсын киясең?
– Берсен дә!
– Нәрсә берсен дә!?
– Ки-и-мим!
– Нәрсә киясең?
– Менә, – диде ул горур халәттә калып, – кидем бит инде!
– Сал!
– Салмыйм!
– Салмасаң, бер кая да бармыйсың!
– Ба...а...рам...
Ралия ханым үз сүзендә тора торган кеше, тәртипсез балаларны мәктәптә генә түгел, өендә дә яратмады. Резедәне күтәреп алып, вельвет ыштанын салдырып атты. Бала, киреләнеп, үкереп елый башлагач, түзмәде, калын кайчы алып, чалбарның ике балагын да кисеп ташлады. Ләкин Резедә (шул тиклем үҗәт булырга кирәк бит!) балагы туракланган чалбарын турсая-турсая кабат киеп куйды. Шул кыяфәтендә туганый апасының кулына ябышып, чалбар балакларын җилфердәтә-җилфердәтә, кунакка китеп барды. Соңыннан туганый апасы аның ертык чалбарын машинкада тегеп, төпләп бирде. Әле шуннан соң да бала чалбарны ике ел чамасы киеп йөрде. 
Әйе, балалар үсә, киемнәр искерә, үзгәрә. Кызларның да гомерләре үтә, әле генә урамда яланаяк чабып йөргән сабыйлар инде мәктәптә чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Тәрбияле булып үсә авыл балалары, табигать кочагында ихлас нечкә күңелле, авыл җанлы булып үсә. Нәселеннән, теленнән читләшми (ана сөте белән кергән чөнки!), андый дөнья тәрбиясен аңа бернинди кала белемнәре дә, уку йортлары да бирә алмый. Ул яшьтән керә чөнки, бала чактан, яшүсмер чактан...
Алар өчәү иде...
Авылда күрәзәче исемен йөрткән Зәйния карчык  шулай бервакыт Ралия ханымны: «Кызлар күп туды, берсе хет ир малай да булмады дип хафаланмагыз. Шушы кызларың әле синең, мин әйтте диярсең, үсеп җитәрләр, гыйлемле вә башлы-күзле булырлар, сиңа да, Габделбарыйга да зур шатлык-сөенеч китерерләр, оныклар бүләк итәрләр. Ә инде ир балабыз юк дип борчылмагыз, булыр ир бала да, ишетәм, күктән хәбәр иңгән бугай инде!» – дип юаткан ди. 
Дөрес булса!

* * *

Алар өчәү иде. 
Наилә, Лилия, Резедә.
Ниһаять, Ленар да туды.
Абзыйның сөенече эченә сыймады…

Хәбир ИБРАҺИМ

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 3, 2024 ел

Комментарийлар