Логотип «Мәйдан» журналы

Интернет: котыртучымы, коткаручымы?

Заман бүген шундый, халыкның күпчелек өлеше мәгълүматны телевизордан һәм дә дөньяви пәрәвез аша ала. Илдә үз аудиториясе, үз геройлары, хәтта дөньяга үз карашы белән бер-беренә күпмедер антагонист бул...

Заман бүген шундый, халыкның күпчелек өлеше мәгълүматны телевизордан һәм дә дөньяви пәрәвез аша ала. Илдә үз аудиториясе, үз геройлары, хәтта дөньяга үз карашы белән бер-беренә күпмедер антагонист булган ике параллель медиа дөнья, кыр яши. (Басма мәгълүмат чаралары белән радионы, сезнең рөхсәт белән, бу икәве «якалашына» катнаштырмый торыйк.) Параллель сызыклар кисешмәгән кебек, интернет белән телевидениенең дә уртак яклары, икесенең дә медиапортал, чыганак икәнен исәпләмәгәндә, шактый аз: интернет ирекле мәгълүмат кыры булып калса, телевизордагы үзәк каналлар күпчелек хакимият рөхсәт иткәнне генә күрсәтә һәм сөйли.
Тенденция нинди, кем кемне киләчәктә аркасына салачак, дигәндә, җавап билгеле кебек: яңалыкларны өй түрендәге электрон җиһаздан алучылар саны ипләп кенә кимегән мәлдә, интернет киңлекләрен айкаучылар арта килә. Башкача әйткәндә, интернет телевизорны иртәме-соңмы җиңәчәк. Сәбәбе гади: башлангыч мәктәптә үк кулына смартфон алган бала, аны үсмер чорда да, соңыннан да төшерми. Ә дөньяны ныклап аңлый башлагач, интернет мәгълүматының өстенлегенә төшенә. «Яшник»кә бөтенләй күз салмаганнар, яисә аңа сыңар күз белән генә караганнар яше бүген 35-40 ка килеп төртелә. Тагын ун елдан ул 45-50, егерме елдан 55-60 булачак. Хәер, яңадан 20 елдан зәңгәр экран да, ихтимал, гел башка булып, анда дәүләт пропагандасы бетү бер хәл, ул яшьләрне дә җәлеп итәрлек калыпта эшләп китәр. Бөтенләй аудиториясез калып булмый ич. Әлегә аудитория бар. Ул – хакимият хәстәрләгән яңалыкларны, рәсми фикерне, Киселев, Соловьевларны караучы катлау – өлкән буын. Совет заманында тәрбияләнгән ул буынның күпчелеге экранга ышана, телевизордан сөйләнгән сәяси сүз дә аларда шик тудырмый.
Социаль челтәрләрдә утыра, инстаграмны штурмлый, YouTube дигән интернет платформада Юрий Дудьны, ул төшергәннәрне карап юанучы кавем, әлбәттә, башы-аягы белән сәясәткә чуммаган. Тик шул тәкъдирдә дә дөньяви пәрәвезгә, аны уйлап табучыга бәлки бүген үк һәйкәл куясыдыр. Бәйсез блогерлар, яшь аналитиклар, оппозицион журналистлар миллионлаган яшь россиялеләрнең күңеленә башкача ничек үтәр, аларга үз карашын ничек ирештерер иде интернет яшәмәсә? Пәрәвез – идеаллыктан ерак мәгълүмат чарасы, тик объективлык дигәндә, ул барыбер телевизордан өстен.
Шулай итеп ике медиакыр, һәркайсы үз аудиторияләре өчен тырышып, һәр дәвердә дә яшәп килгән «Аталар һәм балалар» аңлашылмаучылыгына (Тургенев романы искә төшә) да өстәмә импульс бирә, вазгыятькә капма-каршы караш тудыра, дияргә мөмкиндер. Өлкән буынның күпчелеге, совет чоры мирасы сәбәпле, эшкуарны алыпсатар, спекулянт, һавадан акча ясаучы итеп күрсә, сәнәктән көрәк булганга санаса, яшьләр фикере башкача. Алар, шул ук интернет, социаль челтәрләр булышлыгы, стереотиплардан азат караш аркасында, бизнеста акыллы, талантлы, булдыклы кешеләр эшли дип белә. Һәм бу чыннан да шулай. Без – калыплашкан аңлы өлкән буын, бизнеска тотынмау гына түгел, эш сайлаганда да күбрәк дәүләт учреждениеләрен, аз, ләкин гарантияләнгән керемле урынны үз итәбез. Ягъни ялланып эшләүне хуп күрәбез, бәйсез булудан куркабыз. Ул гына җитмәгән, хәзерге яшьләр фәлән-фәсмәтән, дип зарланабыз да.
Яшьләрне бервакытта да хурларга кирәкми. Аларда яхшыны, заман таләпләрен сиземләү сәләте көчле, батырлык бар. ВЦИОМ сораштырулары буенча, өлкән буын дүрт күз белән дәүләткә караганда, дәүләт дип яшәгәндә, яшьләрнең бары 26 проценты гына дәүләт ярдәменә исәп тота. Күбрәк үзенә ышана. Пенсиягә чыгып өлгермәгән өлкәннәр буенча бу сан 71 процент. Югары икътисад мәктәбе үткәргән тикшеренүләр өлкәннәрнең «Хакимияттән курыкмау – аны хөрмәт итмәү» тезисы белән килешүен билгеләсә, яшьләрнең 65 процентының «Власть белән җәмгыять мөнәсәбәтләрендә курку булырга тиеш түгел», дип җавап биргәнлеген әйтә. Гомумән, Россиядәге яшь буын, аның күпчелеге өчен кеше, аның хокуклары дәүләттән, аның мәнфәгатьләреннән өстен. Бу инде яшьләребез тулысынча диярлек демократик принципларда тора дигән сүз. Яңадан 10-15 елдан Россиянең нинди байрак күтәрәчәге, кайсы кыйбланы сайлаячагы шактый ачык дияр идем. Моисей яһүдләрне, коллыкны онытсыннар дип, кырык ел чүлдә йөрткән. Йөрткән, чөнки фиргавеннәр чорында интернет булмаган. Безгә үткәннәр мирасыннан котылыр өчен вакыт азрак кирәк булыр, дигән өмет бар...
Өлкәннәр белән яшьләр килешеп бетмәгән тагын бер юнәлеш, янә бер нечкә темага кагыласы килә, ул да булса – сексуаль азчылыклар, аларга караш. Дәүләтнең аларга мөнәсәбәте,«яшник»не караган кешегә яхшы билгеле. Икеле-микеле уйларга юл калмасынга, әле бу елда гына Төп законга төзәтмәләр дә кертелде. Тик без биредә «Гейропа» дип мыскыллап телгә алган Европада булгалаган, андагы тормышны күргән, яисә анда киткән яшьтәшләре белән элемтәдә торганнар бер җенесле мәхәббәт тарафдарларына, шул ук өлкән буын белән чагыштырганда, күбрәк толерант. Күрәмсең, ул мәхлукларның гаепсезлеген, табигать-ананың аерым очракларда хатадан хали булмавын яшьләр җыен «карт-коры»га, дәүләткә караганда яхшырак аңлый.
Бу хәл дә гомумкешелек кыйммәтләренә теләктәшлек, мәгълүматлылык, шул исәптән пәрәвез аша да ирешеп торган контент йогынтысы белән дә аңлатыладыр. Бит совет чорында яшәп алганнар, инерция буенча һәм дә хәзерге телепропаганда тәэсирендә, икенче факторның өлеше күпкә зуррак Көнбатыш Европага һәм АКШка бар яктан да һаман шик белән карый. Ә «кыйналмаган буын»ның хәтсез өлеше андагы тормышны өлге итеп кабул итү генә түгел, мөмкин булганда, бүгеннән үк шунда барып төпләнергә дә әзер. ВЦИОМ сораштыруларына ышанганда, 18-25 яшьлекләрнең яртысына якынының хыялында шул. Әлбәттә, «бүре баласының урманга каравында» яшьлек романтизмы, «бала-чага»га хас ашкынлык, ташып торган оптимизм да юк түгелдер. Мәктәптән үк интернетта казынып, социаль челтәрләрдә поп-музыка, техно тыңлап үскәннәр, Дисней, Голливуд турында белгәннәр, Көнбатышны мөмкинлекләр тарафы, тук һәм тыныч дөнья итеп күз алдына китерә ич. Хикмәт шунда, алар нык ялгыша, дип һич тә әйтеп булмый. Алар биредәге җиде ел буе артка чүгеп килгән тормыш сыйфатын, әти-әниләргә авыр кагылган пенсия реформасын, һич аңлашылмас «нульләнү»не – барысын да күрә, «тегендәге» белән чагыштыра һәм тиешле нәтиҗәләр дә чыгара килә бит.
 

Наил ШӘРИФУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/


 







«Мәйдан» №1, 2022 ел




Комментарийлар