Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхәс

– Ташларның теле юк!– Сөйләштем...Ярсыплар елыйлар,Түгепләр күз яшен...– Һай тиле! – дип минеСүгәсең. – Ташларның җаны юк!– Ишеттем...Сүрелгән йөрәге тибешен.Ул тере, кил, тыңла,Вәхшилек чәнчегән...

– Ташларның теле юк!
– Сөйләштем...
Ярсыплар елыйлар,
Түгепләр күз яшен...
– Һай тиле! – дип мине
Сүгәсең.
 
– Ташларның җаны юк!
– Ишеттем...
Сүрелгән йөрәге тибешен.
Ул тере, кил, тыңла,
Вәхшилек чәнчегән ярадан
Әле дә кан тама.
 
– Ташларның күзе юк! – диясең.
– Әнә ич өметле карашы
Төбәлгән газаплы бушлыкка.
Тарихның ул тере шаһите,
Күзләрен йоммаган минут та.
 
Кайчандыр мәгърур таш булган ул,
Хәрабә хәлендә калган ул.
Мин – тиле, син – акыл башлыгы,
Бәхәснең күренми ахыры.
 
Якын кил хәрабә янына,
Маңгаеңны терә, тартынма,
Таштан бәргән салкын ялкыны
Җаныңны җылыта алмасмы?
Бу салкын, битараф бушлыкта
Таш җанын бер тамчы аңларлык
Арада тере җан калмасмы?!
 
* «Бәхәс» шигыре заманында Тукай районы Теләнче-Тамак авылында яшәгән Хәлфиннәргә, алардан калган тарихи мираска багышлана.
 

Ландыш ФАЗУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock



Ландыш Хәмит кызы Фазуллина − мөгаллимә, мөхәррир. 1982 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган. 2004 елда КДУның татар филологиясе факультетын, 2011 елда КФУ аспирантурасын тәмамлый, филология фәннәре кандидаты.
2011 елда Рубис Зарипов белән берлектә туган ягына багышланган «Бишегем – Теләнче-Тамак» китабы дөнья күрә. 2011-2019 елларда сабыйлар өчен «Тылсымлы куллар» журналы нәшер итә. 2014-2023 елларда «Идел» журналында директор урынбасары булып хезмәт куя.
«Яшьләр форумы – 2011», «Татарстан өчен 50 инновацион идея» (2011), «Многоликая Россия», III Бөтенроссия «Татар рухы һәм каләм» (2013), «Яңа бишек җыры» (2022), «Рухи моң» (2023) бәйгеләре җиңүчесе. Дини эчтәлектә шигырьләр иҗат итә, җырлар авторы. Казанда яши.
 

«Мәйдан» № 6, 2023 ел 

Комментарийлар