Логотип «Мәйдан» журналы

«Адәм баласы» циклыннан

Мөхәммәт Мирза.

* * *
Биш елдан биш елга
Яуланды үрләре...
Адәм баласының
Тимер-томыр тагып
Ябылды күкрәге.
* * *
Эшләгән – ашаган,
Эшләткән – ташыган...
Адәм баласының
Тамагы ялына
Яшәве – башыннан.
* * *
Өлкәнгә хөрмәте
Өммәт әдәбе дә.
Адәм баласының
Фәрештәсе язар
Савап гамәле дә.
* * *
Өлкәннәр куышын
Тагын яндырганнар...
Адәм баласының
Әхлагы битлеген
Тартып салдырганнар.
 
* * *
Ахырзаман тора
Бусагада басып.
Адәм баласына
Дошманлык рәхәте –
Һаман булса тансык.
* * *
Кисәтү – таләп...
Үтәве – изгелек.
Адәм баласының
Иманга килүе
Тәүбәдә иң элек.
* * *
Залимлек хас икән:
Яратылышыннан...
Адәм баласының,
Күзәтсәң, күрерсең
Эчтәген тышыннан.
* * *
Тереклек тергезгән
Төрен төргә бүлеп.
Адәм баласыннан
Күбе яшеренгән,
Һәлакәтен күреп.

Комментарийлар