Логотип «Мәйдан» журналы

Тәмле окрошка ясыйк

Эссе көннәрдә бу салкын аш бигрәк тә тәмле тоела.Бигрәк тә эссе көннәрдә күпләр салкын ашны яратып ашый. Бу җәйге ашны әзерләү өчен кул астында булган ризыклар гына кирәк.Башта окрошкада булырга тиешл...

Эссе көннәрдә бу салкын аш бигрәк тә тәмле тоела.

Бигрәк тә эссе көннәрдә күпләр салкын ашны яратып ашый. Бу җәйге ашны әзерләү өчен кул астында булган ризыклар гына кирәк.
Башта окрошкада булырга тиешле ризыкларны: алдан пешерелгән 3 бәрәңгене, 2 яшел кыярны шакмаклап турыйбыз. Укроп, петрушка һәм яшел суганны вак кына турагач, тоз сибеп, агач кашык белән уабыз. Шулай эшләгәндә аш хуш исле һәм тәмлерәк тә була.
Калган ризыкларны окрошкага һәр хуҗабикә үзенчә куша. Мәсәлән, 200 грамм пешкән ит, каты итеп пешкән 2 йомырка, 4 кашык каймак, 1 чәй калагы шикәр комы кушарга мөмкин. Гадәттә, мондый окрошканы квас кушып ясыйлар.
Кефир һәм салкын минераль су кушып ясалганы тагын да тәмлерәк була. Пешкән ит урынына хәләл колбаса кушарга мөмкин. Тәҗрибәле хуҗабикәләр окрошканы тагын да тәмләтү өчен бер тырнак сарымсак һәм лимон суты да кушып җибәрә. Каймак урынына 1-2 аш кашыгы майонез салырга була.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) timolina - ru.freepik.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/T-mle-okroshka-yasauni-sere-bar-810057/

Комментарийлар