Логотип «Мәйдан» журналы

Балан пирогы

Башта 3-4 аш кашыгы майонезны 1,5 чәй калагы камыр йомшарткыч белән бутап куябыз. 10-15 минут дигәндә ул матур гына булып күтәрелеп менә. Ул арада 1 кап йомшарган акмайның дүрттән бер өлешен, 2-3...

Башта 3-4 аш кашыгы майонезны 1,5 чәй калагы камыр йомшарткыч белән бутап куябыз. 10-15 минут дигәндә ул матур гына булып күтәрелеп менә.
 
1519196848_balan-irinina
Ул арада 1 кап йомшарган акмайның дүрттән бер өлешен, 2-3 аш кашыгы шикәр комы салып, газ өстенә эретергә утыртабыз.
Ул суынгач, майонез өстенә салабыз.
Шуннан 1 йомырка туглап кушабыз, калган йомшарган акмайны да шунда салабыз һәм камыр басабыз.
Камыр әзер булуга, зуррак өлешен табага җәеп салабыз, бәләкәйрәген капкачка калдырабыз. (Ул әзрәк ертылыбрак та китүчән, курыкмагыз, кул белән тигезләп кенә куегыз.)
Эчлеген болай ясыйбыз:
Баланны, алдан пешереп, банкаларга салып, суыткычка алып куябыз.
Балан пирогы пешерәсе көнне аны иртән үк җылынырга алып куябыз. Аңа эре кыргычтан уылган 2-3 алма, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 аш кашыгы манный ярмасы салып, яхшылап бутап, камыр өстенә салабыз.
Аннары бәләкәйрәк җәймәне өстенә ябып, читләрен матурлап бөгәбез һәм 40 минутка духовкага озатабыз.
Искәрмә: балан пирогын артык кызу итеп пешермибез, камыр аксыл-сары төскә кергәч, духовкадан алабыз.
 
В. Мәҗитова

Комментарийлар