Татарлар дәүләт төзи
Тирән тамырлар Сүз татар тамырлары турында бара, хөрмәтле укучыларым. Җир йөзендә бер генә дә сыңар тамырлы халык юк. Татарлар да бер тамырлы гына түгел. Аларны тик болгарлардан гына яки Алтын Урдадан...
Тирән тамырлар
Сүз татар тамырлары турында бара, хөрмәтле укучыларым. Җир йөзендә бер генә дә сыңар тамырлы халык юк. Татарлар да бер тамырлы гына түгел. Аларны тик болгарлардан гына яки Алтын Урдадан гына барлыкка килгән дигән фикерләр белән килешеп булмый.
Әйе, без болгарлар да, койрыгыбыз Алтын Урдага да нык береккән. Шуның өстәвенә без әле кыпчаклар да. Хәтта хәзәрләр дә. Фин-угор, күпмедер славян каны да бардыр бездә. Һәрвакыт бертуктаусыз хәрәкәттә булган, дөньяның бер читеннән икенче читенә йөреп торган халыкта ник башкаларның да тамгасы калмасын икән? Алар бар, әлбәттә. Ләкин ничек кенә булмасын без – төркиләр. Алай гына да түгел, төркиләрнең юл башында торган татарлар без.
Безгә мәгълүм булган юл башыбыз, хөрмәтле укучыларым, моннан 25 гасыр элек яшәгән бабаларыбызга килеп тоташа. Кытай хроникалары тамырларыбызны хәтта үткән дәвернең III меңьеллыгына кадәр үк җиткерә. Шушы дәвердә алар берничә, хәтта кытайларны буйсындырырдай дәүләтләр төзегәннәр.
Сез, хөрмәтле укучыларым, минем шушы борынгы тамырыбызга тукталуыма гаҗәпләнмисездер дип уйлыйм. Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да, кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә килеп ирешкән.
Татарларның дәүләти тәҗрибәсе, монголларга да күчеп, аларга да дөньякүләм империя тудыруга юл ачкан. Татарның бөеклеге монголлар барлыкка китергән Алтын Урда дәүләтен татарлаштыруда да чагылыш тапкан. Моны, бернинди шик-шөбһәсез, «татар феномены» дип атарга була. Болгар иленә, кыпчак далаларына килгән монголлар, хәтта Чыңгызның үз токымы да төркиләшкән, татарлашкан.
Икенче бер нык төпле болгар тамырыбыз аларны ислам диненә күндергән, Алтын Урда дәүләтен ислам дөньясына алып кергән. Алай гына да түгел, ханнар Мәскәү дәүләтенә нигез салган. Дөрес, рус тарихчыларының күбесе, Ричард Пайпс әйтмешли, бу турыда сөйләргә ояла. Ә бит без капчыкта ятмый, ул кайчан да булса капчыкны тишеп чыга. Моның шулай икәнлеген аңлау өчен, Владимир Белинскийның Интернетка куелган «Моксель, или Открытие Великороссии» исемле китабын карап чыгу гына да җитә.
Тамыры тирән булган халыкны тарихтан йолкып алу мөмкин түгел, мөхтәрәм җәмәгать. Татар язмышы – авыр язмыш. Бөеклекнең иң биек ноктасыннан коллык ноктасының төбенә төшү җиңел була алмый, әлбәттә. Дөньяның гөрләп торган ничәмә-ничә дәүләтен юктан бар иткән халыкка кискен рәвештә коллыкка күчү – фаҗиганең дә фаҗигасе ул. Рус коллыгында калу афәтен Габделбари Баттал «урыс җәһәннәме» дип тә бәяләгән.
Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән тигезләнә диярлек. Татарлар башкалаларыннан, яшәү өчен уңайлы булган урыннарыннан сөрелә. Гасырлар буе җыелган рухи байлыгыбыз бөтенләе белән диярлек юкка чыга. Бәлки, башка бер халык шушы сынаулар аша үтә дә алмаган, инде күптән үлгән-беткән булыр иде. Ләкин татар – үлемне дә, кайгыны да җиңәргә өйрәнгән, тарих тарафыннан ныклап чарланган халык. Аңа яшәү көчен әнә шул тамырлары биреп торган.
Татарлыкның иң зур дошманнарыннан булган атаклы миссионер Н.И.Ильминский юкка гына татарларны дәүләти халык дип атамагандыр. Аны шул Ильминскийлар никадәр чукындырырга тырышсалар да – чукынмады, руслаштырырга тырышсалар да – руслашмады. Ул, дәүләтләреннән мәхрүм булганнан соң да, кайгы белән үлем арасында бөек булып кала алды. Миссионерларның «Татарлар өч йөз ел буена руслар белән бергә яшәүләренә дә карамастан руслашмыйлар, киресенчә, башкаларны татарлаштыралар», дигән сүзендә дөреслек юк түгел. Галим-миссионер Евфимий Маловның 1904 елның 30 сентябрь – 14 октябрь чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: «Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Инде Казан алынганнан соң да, өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч-дүрт йөз ел көтәрбезме икән?»
Бу сүзләргә: «Көтегез, көт, бәлки, көткәнегезнең киресенә тап булырсыз!» – дип өстисе генә кала. Татар беркайчан да үлмәячәк, чөнки аның тамырлары тирән. Ә алар исә вакыты җиткәч уяналар, дәүләтчелегебезгә юл ачалар.
Милли тамырлар уяна
Әйе, хөрмәтле укучыларым, күпмедер йоклап яткан тамырлар уяна, аларны, вакыты җиткәч, тарих үзе уята. «Без бишенче елны беркөнне уяндык таң белән», – дип язган Тукаебыз. Россия капкасын революция шакый башлау белән, татар да уяна.
Татарлар, XIX һәм XX гасырлар чигендә яңарыш кичереп, үз мәгариф системаларын булдырып, Россиянең иң укымышлы халкына әверелә, егермедән артык газета-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарып, аларны барлык төрки халыкларга да җиткерүгә ирешә. Дистәләгән язучы, шагыйрьләр үсеп чыга, татар театрлары барлыкка килә, музыкаль сәнгать туа. «Халыклар төрмәсе» дип аталган Россиядә шушы гүзәл үзгәрешләрне булдыра алу могҗиза түгелме? Һичшиксез, могҗизаның да могҗизасы бу! Кыскасы, Россия күгендә татар йолдызы балкый башлый.
1911 елда «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер хатта мондый сүзләр бар: «Үзенең китап теле һәм әдәбияты, үзенең тарихы, менә дигән үткәне булган халык беркайчан да юкка чыкмас... Менә безнең халык уяна, өстендәге кабер туфрагын кагып төшерә һәм озаклап яткан кабереннән чыга. Татарның киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы».
Казан жандарм идарәсе башлыгы 1909 елның 9 августында Эчке эшләр министрлыгының полиция департаментына юнәлтелгән депешасында, татарлар арасында милли идеянең ныгуына борчылып, болай дип язган: «Бу идеянең максаты барлык мөселманнарны бер дәүләткә җыюдан гыйбарәт. Аның тактик алымнары татарларда һәм мөселманнарда милли хис уятуга, автономия, милли мәктәп, милли бердәмлек булдыру, рус йогынтысына һәм хөкүмәтнең руслаштыру сәясәтенә каршы торуга юнәлтелгән... Ә киләчәктә Төркестан һәм Кавказ белән союзга кереп, эшне гомумтөрки республика төзүгә кадәр җиткерү күздә тотыла»1. (1 НАРТ. Ф. Оп. 6. Д. 636. Л. 3.)
1911 елда төзелгән бер жандарм беркетмәсендә «Казан губернасында һәм кайчандыр куәтле булган тарихи татар патшалыгының үзәге Казанда алдынгы татар элементлары җыела»2 (2 ДПОО. Д. 74. Ч. 27. Л. 12.) диелгән. Әйе, беренче рус революциясеннән соң, Россия татарлары дәүләтчелекләрен аякка бастыруны максат итеп куя. Шул елларны Петербург шәһәрендәге татар студентлары, «Татар учагы» исемле оешма булдырып, анда шулай ук татарлар өчен махсус республика төзүне үзләренең бурычлары итеп билгели.
Ә инде 1917 елгы революцион өермәләр дәверендәге берничә Мөселман съездында дәүләтчелек мәсьәләсе ныклап тикшерелә. Шул елның маенда булып үткән Мөселман съездында «Россия федератив рәвештәге дәүләткә әверелергә тиеш» дигән карар кабул ителә. Ә Нижгар мулласы Габдулла Сөләймани Россиядә татарлар өчен Штат төзергә кирәклеген алга сөрә.
Штат төшенчәсе беренче мәртәбә шунда яңгырый һәм акрынлап үз көченә керә башлый.
Идел-Урал штаты
Бу башлангыч Милләт Мәҗлесе тарихына бәйле. Мәҗлескә сайлаулар үткәрү турындагы карар 1917 елның июлендә булып үткән Мөселман съездында кабул ителә. Һәм аңа яшерен рәвештә тавыш бирү принцибы нигезендә гомуми сайлаулар да үткәрелә.
Шул ук елның 20 ноябрендә Уфада Милләт Мәҗлесе җыелып, күренекле шәхесебез Садри Максуди җитәкчелегендә эшен башлап та җибәрә. Ул 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу уңайдан «Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро» болай дип яза: «Хәзерге заманда һәр милләт үзенең эчке тормышын төзү белән мәшгуль. Инде ниндидер съездлар, кәгазь резолюцияләрнең вакыты үтте – иске җимереклекләр нигезендә Россия халыкларының яңа, якты киләчәкләрен төзергә кирәк. Милләт Мәҗлесе нәкъ менә шул практик эш белән шөгыльләнә».
Мәҗлестә Ильяс Алкин күтәреп чыккан татарлык рухы хөкем сөрә. «Безнең, – ди ул үз чыгышында, – тарихи хәтеребез көчле һәм без, аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын Татарстанны барлыкка китерергә тиешбез».
Әйе, шушы Бөтенроссия Мөселман Хәрби Шурасын барлыкка китергән данлыклы морзалар токымының дәвамчысы, 22 яшьлек прапорщикның милли тамырлары кузгалып, каны кайнаган көннәр бу. Әлбәттә, аныкы гына түгел, шушы мәртәбәле җыенга килгән һәрбер кешене милли хис һәм тойгы чорнап алган була.
Мәҗлес Идел-Урал штатын төзү коллегиясен сайлый. Аның составына И. Алкин, С. Енгалычев, Г. Шәрәф, Ф. Мөхәммәдьяров, Ф. Сәйфи-Казанлы, С. Атнагулов, Г. Гобәйдуллин, Н. Хәлфин кертелә. Җитәкчелек вазифалары Бөтенроссия Мөселман Хәрби Шурасы рәисе И. Алкинга йөкләнә. Ә аның рәистәше итеп күренекле галим Г. Шәрәф сайлана. Монда тагын руслардан – 5, чувашлардан – 2 һәм чирмешләрдән 1 кеше кертү тиешле табыла. Коллегиянең Казанда эшләргә тиешлеге фаразлана.
1918 елның 17-18 гыйнварында бу эшкә кичекмәстән тотыну зарурлыгы һәм Штатның Учредительный җыелышына сайлаулар үткәрү турында карар кабул ителә. Казан Советы белән шушы турыда сөйләшүләр дә башланып китә. Ләкин бу сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирми. Чөнки халыклар дуслыгының дошманнары шәһәр халкы арасында әллә нинди коткылар тарата: имеш, Шура шәһәрне үз кулына ала һәм татар идарәсен оештыра, хан заманнары кайта. Тагын әллә нәрсәләр...
Шушы уйдырмаларга җавап итеп, Хәрби Шура, Мөселман хәрби округы комитеты, Мөселман хәрби комитеты, инде татарлаштырылган 95 нче полк вәкилләре 31 гыйнвар көнне Казан халкына мөрәҗәгать кабул итә. Анда мондый сүзләр дә бар: «Рус туганнар – Солдатлар, Крестьяннар, Эшчеләр! Инде ике ай буе шәһәрдә әшәке провокацион имеш-мимешләр таратыла. Имештер, мөселман оешмалары җирле Совет хөкүмәтен кулга алырга тели». Мөрәҗәгатьтә тагын мондый сүзләр дә бар: «Безме соң инде гасырлар буе иске режим тарафыннан изелгән, сезнең белән янәшә тынычлык, яхшы күршелек мөнәсәбәтләрендә яшәгән революцион демократия, инде менә азатлыкның якты кояшы чыккан көннәрдә бозылышырга тиешбез? Юк, юк һәм кабат юк!»
Хәрби Шураның шулкадәр дә ачык позициясен Казан Советы җитәкчеләре күрмәмешкә салышып килә һәм, шул ук вакытта съезд делегатлары арасына чөй кагып, аларны бер-берсенә каршы куярга маташа. Һәм максатларына ирешәләр дә. Шушы шартларда, ни кызганыч, милли әһелләребез арасында аңлашылмаучанлык арта. Милләт Мәҗлесе һәм Хәрби Шура арасында да ниндидер каршылыклар килеп чыга.
II Бөтенроссия мөселман хәрби съездында Шура Штат игълан итүне кирәк таба. Тиз арада тыл һәм фронттагы хәрби частьлардан 200 делегат сайлана, һәм 1918 елның 8 гыйнварында съезд үз эшен башлап та җибәрә. Аны И. Алкин ача. Й. Мозаффаров, кулына Штат картасын тотып, аның асылы турында доклад ясый. Картаны Г. Шәрәф төзегән була. Шул ук көнне съезд, Совет властен яклап, Советларның III Бөтенроссия съезды карарларын тулысы белән таныганлыгын белдерә. Тик менә Казан Советы аларны танырга теләми. Аның җитәкчеләре Брест солыхына да, Советларның III Бөтенроссия съездының Россияне федерация дип игълан иткән карарына да каршы чыга. Һәм, әлбәттә, Идел-Урал штатына да каршы булалар. Теш-тырнаклары белән аны игълан иттермәскә тырышалар. Һәм, татар сулларына таянып, аларның кулы белән съездны җитәкчеләрсез калдыралар. Татарлар үзләре, төнлә килеп, съезд җитәкчелеген кулга ала. 1918 елның 28 февралендә игълан ителергә тиешле Штат игълан ителмичә кала. Ни кызганыч, бу эшкә М. Солтангалиев белән Ш. Усманов җитәкчелек итә. Соңрак алар хаталарын таный, эшләгән гамәлләренә үкенә. Тик инде соң була. Терсәкне тешләп булмый шул!
Съезд эшен Болак артына күчерергә мәҗбүр була. Аны таркату өчен, Мәскәүдән Бөтенроссия мөселман комиссариаты җитәкчесе Мулланур Вахитов 300 кешелек матрослар отряды җибәрә. Шуның белән Идел-Урал штаты идеясе юкка чыга.
Нәтиҗәдә большевиклар дәүләтчелек төзү хокукын үз кулларына төшерә. 1918 елның 22 мартында И. Сталин һәм М. Вахитов тарафыннан имзаланган Татар-Башкорт республикасы турындагы положение хасил була. Тик ул гамәлгә ашыру өчен түгел, ә Идел-Урал проектын юк итү өчен дөнья күргән бер уен гына булып чыга.
Шул ук елның июль ахырында М. Вахитов Мәскәүдән Казанга килә һәм, шәһәр аклар кулына күчкәч, алар тарафыннан атып үтерелә. Бу каһарманның үлеме милли азатлык юлындагы беренче иң зур корбан була. Ләкин соңгысы булмый. Революция татар җанын тарта, яңа корбаннар сорый... Революция үз балаларын үзе ашый дип юкка гына әйтелмәгәндер, күрәсең.
Большевикларга исә Идел-Урал штаты да, Татар-Башкорт республикасы да кирәкми. 1922 елда Ленинга җибәргән бер хатында Сталин, мондый уеннарны туктатыр вакыт җитте, чөнки моңа миллиләр (националлар) үзләре дә ышана башлады, дип яза.
Әйе, уен Татар-Башкорт республикасы да бер максатчан, гражданнар сугышы вакытында татар-башкорт потенциалын тулысы белән файдалануга юнәлтелгән уен гына була. Һәм 1919 елның 13 декабре көнне РКП(б) Политбюросы Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариатының проектын юкка чыгара һәм республика төзү өчен агитация алып баруны тыя.
Бервакыт республиканы Казансыз һәм Уфасыз төзү идеясе пәйда була. Бу кемгә кирәк булган икән? Тик моңа инде барлык күренекле зыялылар бердәм рәвештә каршы чыга.
Искиткеч авыр еллар бу. Совет хөкүмәтенең халыкны, бигрәк тә крестьян халкын продразверстка белән талап чишендергән гражданнар сугышы еллары. Шушы талауларга, рәнҗетүләргә җавап буларак, сәнәкчеләр фетнәсе күтәрелә. Ул, 1920 елның 7 февралендә башланып, 35 көн дәвам итә. Аны регуляр гаскәр көче белән канга батырып бастыралар. Күрәсең, бу – республика төзүнең «кереш сүз»е була.
Республика туа
1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Республикасын төзү турындагы Декрет барлыкка килә. Татарлар республика төзүгә тулысынча әзер була. Тиешле рәвештәге кадрлар, бөтен яктан камил язма, дәүләти фикер – болар барысы да була. Моны хәтта татарларны әллә ни өнәмәгән, 20 нче елларда РСФСР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары булып торган казах Т.Рыскулов та таныган. Ул Татарстанны бердәнбер дәүләти дәрәҗәдә өлгергән, җитлеккән республика дип бәяләгән. Башка республикалар исә, аның әйтүенә караганда, Совет хөкүмәтенең мәрхәмәте аркасында гына гомер кичергәннәр. Республиканы оештыру өчен, С. Сәетгалиев җитәкчелегендә революцион комитет төзелә. Аның чикләрен билгеләү эшләре Г. Шәрәф җитәкчелегендә башкарыла. Бу, әлбәттә, җиңел эш булмый, чөнки ул төрле губерналарның татарлар күпчелек тәшкил иткән өязләреннән барлыкка килергә тиеш була. Самара губернасының Бөгелмә, Сембер губернасының Буа, Уфа губернасының Минзәлә, Вятка губернасының Алабуга һәм Әгерҗе өязләре шушы республиканың төп җирлеген тәшкил итә.
Татарстанны төзү декретында искәрмә рәвешендә Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләренең бу республикага керү мәсьәләсе халык фикере нигезендә хәл ителергә тиеш диелгән. Әмма берәү дә халык фикере белән кызыксынмый. Бернинди плебисцит та үткәрелми. Күрәсең, монысы да уен гына була. Бу өязләр республикага кертелми. 1922 елда исә алар Башкортстанга бирелә.
Шул рәвешле, Татарстан 67,126 квадрат километр мәйданда һәм баштарак 10, соңрак 13 кантоннан торган республика буларак барлыкка килә. 1929–1930 елларда кантоннар урынына 43 район төзелә.
Республикада 2892 мең кеше булып, аның 51,6 процентын татарлар, 40,4 процентын руслар, калганнарын чувашлар, марилар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә.
1920 елның 26-27 сентябрендә ТАССРның I Учредительный съезды булып үтә. Анда республиканың 7 кешедән торган Үзәк башкарма комитеты төзелеп, аның рәисе итеп Борһан Мансуров сайлана. Шулай ук 15 кешедән торган Халык Комиссарлары Советы сайлана. Аның рәисе итеп С.Сәетгалиевне куялар.
Дөрес, республика шул вакыттагы милләтпәрвәрләребез теләгән рәвештә төзелми. Ул, территориясе дә, хокуклары да кысылган хәлдә, зәгыйфь рәвештә барлыкка килә. Шулай булса да аның автономия төшенчәсенә туры килердәй хокуклары була. 15 комиссариатның кайберләре мөстәкыйль була, федерация комиссариатларына буйсынмый. Бу – Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Юстиция, Эчке эшләр комиссариатлары. Суд, прокуратура шулай ук мөстәкыйль була. Суд карарлары Татарстан Республикасы исеменнән кабул ителә. Ләкин бу комиссариатларның РСФСРның тиешле комиссариатлары аркылы гына финанслануы нәтиҗәсендә аларның мөстәкыйльлекләре шактый чикләнә.
Дәүләт органнарының хокукларын партия өлкә комитеты да ныклап чикләргә һәм идарә эшләрен үз карамагына алырга тырыша. Ул Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы рәисләрен бик еш алыштырып тора.
Республика оешуга бер ел да үтми, С.Сәетгалиевне К.Мохтаров алмаштыра. Ул – зур тормыш мәктәбен үткән, зирәк акыллы, тәҗрибәле кыю шәхес; җаны-тәне белән Татарстанны тулы хокуклы чын республикага әверелдерү өчен көрәшә, хөкүмәт һәм партия органнарының вазифасын ачык итеп билгеләүне алга сөрә. К. Мохтаров хөкүмәте, җиң сызганып, 1921 елның 25 июнендә кабул ителгән декрет нигезендә татар телен гамәлгә ашыру эшенә керешә. Хөкүмәт документлары ике телдә төзелә башлый. Татарлар гына яшәгән авылларда дәүләт эшен бары татар телендә генә алып бару җайга салына.
К.Мохтаров белән кулга-кул тотынышып эшләүчеләр арасында Җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлиди исемен махсус атау урынлы булыр. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә заманында су, юл буйларыннан куылып, җирсез һәм сусыз калган татар крестьяннары өчен Идел буйларында, башка уңайлы урыннарда махсус поселоклар барлыкка килә. Ул, 1921–1922 еллардагы ачлык афәтен җиңеләйтү өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Тик менә шул вакыттагы партия өлкә комитеты җитәкчелегенә аның бу эшләре һич кенә дә ошамый. Аны партия оешмасының эшендә катнашмауда, кадрларны дөрес сайламауда, чәчү кампаниясен өзүдә гаеплиләр. Хәтта 1922 елның 18-19 апрель көннәрендә партия өлкә комитеты бюросында аның персональ эше дә карала. Ю.Вәлидине принципиаль рәвештә, тулы катгыйлык белән Халык Комиссарлары Советы Рәисе К.Мохтаров яклап чыга. Ул үзенең чыгышында Ю.Вәлидинең комиссариат белән җитәкчелекне дөрес юнәлештә алып баруын, аның максатчан эшчәнлеген ассызыклый һәм, чәчү кампаниясен өзү турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ди. 1924 елда К.Мохтаров хөкүмәте хакимияттән читләштерелә.
Гомумән, 20 нче елларда үзара бәрелешүләр гадәти хәлгә әверелә. Монда махсус рәвештә ачлык афәтенә кагылмый булмас. Аның башлангычы республикага салынган 10 120 мең пот икмәк разверсткасы була.
1920 елның 30 сентябрендә Татарстан хөкүмәтенең беренче утырышында продразверстканы үтәү, халыкны аны үтәргә өндәп мөрәҗәгать кабул итү мәсьәләсе карала. Республиканың Үзәк башкарма комитеты секретаре Ш.Усманов, «халкымны таларга теләмим» дип, аны имзалаудан баш тарта. Ю.Вәлиди мөрәҗәгатьне кабул итәргә өндәүчеләрне «милләтне сатучылар, Мәскәү холуйлары» дип атый. Тик шулай да мөрәҗәгать кабул ителә. Продразверстка хәтта арттырып та үтәлә. Шушы күтәрә алмаслык йөккә күптән күрелмәгән корылык афәте өстәлә. Документлардан күренгәнчә, бу елның апреле кызу июнь аен хәтерләткән. Язын чәчкән җирләр кибеп ярыла башлаган.
Татар иленә ачлык килгән. Ул шулкадәр дә көчле була ки, күп авылларда мал заты, хәтта эт-мәчеләр дә калмый. Кайбер урыннарда кеше ашау очраклары да була. Нәтиҗәдә республикада 400 мең кеше ачтан үлә. 1920–1926 еллар арасында татарларның саны 300 мең кешегә кими. Болар барысы да партия өлкә комитеты һәм хөкүмәт арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да кискенләштерә.
1927 елда вазгыять шуңа җитә ки, хәтта Шаһимәрдан Шәймәрдәнов җитәкчелегендәге хөкүмәт – Халык Комиссарлары Советы – тулы составы белән Мәскәүгә, партия Үзәк Комитетына дәгъва белән бара. Вакыйга тарихка «наркомнар стачкасы» дигән исем белән кереп кала. Бу турыдагы хәбәр бөтен Казанны биләп ала, халык шаулый. Татарлар хөкүмәтне яклый. Тик менә Мәскәү аны якларга теләми. Халык комиссарлары җиңелә. Дөрес, өлкә комитетының җаваплы секретаре М.Хатаевич та урыныннан алына. Тик бу хәл вазгыятьне үзгәртми. Чөнки бу вакытта илдә инде партия диктатурасы урнашкан була. Сталин культы гамәлгә аша. Шушы – милләтебезне аеруча яратмаган кеше Татарстан өчен суверенлык капкасын яба.
1922 елдан башлап Татарстан берничә мәртәбә үзен СССРга суверен дәүләт буларак кабул итүне дәгъвалый. Шулай булуга да карамастан, ул СССР төзү Шартнамәсен мөстәкыйль рәвештә имзалау хокукыннан мәхрүм ителә. Бу очракта М.Солтангалиевне искә төшермичә булмый. Бу кеше РСФСРның Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариатының кече коллегиясе әгъзасы, Федераль җир комитеты рәисе, кыскасы, Совет хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәре була. Төньяк Кавказ республикаларын төзү комиссияләренең дә башында ул тора. М. Солтангалиев СССРдагы барлык республикаларның да тигез хокуклы булуын алга сөрә. Фикерен исбатлап, партия съездларында чыгышлар ясый.
Бу вакытта инде Ленин хәлсезләнгән, үлем түшәгендә ята, Сталин исә, киресенчә, тулы көчкә эшли башлый. Ул, Ленин сүзләре белән әйткәндә, үз кулына иксез-чиксез хакимият туплаган була. Аның өчен берәү дә авторитет түгел. Ул хәтта Ленинның үзен дә, аның «К вопросу о национальностях или об автономизации» исемле хатындагы М.Солтангалиев фикерләренә аваздаш булган тәкъдимнәрен дә РКП(б)ның XII съезды делегатлары алдында мыскыллап тәнкыйтьли. Әлбәттә инде, М.Солтангалиевнең тәкъдимен дә катгый рәвештә кире кага. Аның җене котыра. Алай гына да түгел, шушы гаделлек сакчысы вазифаларын башкаручы шәхесне эзәрлекләү юлына баса һәм үзенең иң беренче сәяси корбанына әверелдерә.
Республиканың хокуклары елдан-ел кими. Ә 1936 елгы СССР, 1937 елгы РСФСР һәм Татарстан Конституцияләре нигезендә моңа кадәр автоном хокукта дип саналган наркоматлар турыдан-туры РСФСР наркоматларына буйсындырыла. Шуның белән, хөрмәтле укучылар, автономия бөтенләе белән бетә. Автономия исеме республиканың икенче сортлылыгын яшерү өчен тегелгән тишек юрган рәвешендә генә кала.
Бу урынга җиткәч, кайбер укучылар, шушы рәвештәге республика кирәк булдымы икән дигән сорау куярлар. Һәм хаклы да булырлар. Чыннан да, төзелгән елларында ук республиканы фикция дип атаучылар, аны авырдан-авыр продразверстка бәрабәренә генә оештырылды диючеләр була. Ләкин ничек кенә булмасын автономиябезнең тарихи әһәмияте бик зур. Чөнки бу инде – күптән югалган дәүләтчелегебезне кайтаруның юл башы. Яңа дәүләтчелегебезнең яралгысы. Әгәр дә шул вакытларда ук республика төзелмәсә, бүгенге шартларда аны суверен дәүләткә әверелдерү мөмкин булмас иде.
Татарстан суверенлык юлына чыга
Үткән гасырның сиксәненче еллары уртасында илдә үзгәртеп кору башлангач, республикалар дәррәү рәвештә хокукларын киңәйтү мәсьәләсен күтәреп чыга. Алар чын суверенлык даулый. Ә Балтыйк буе республикалары, алар артыннан Украина һәм Грузия дә СССРдан чыгу мәсьәләсен кабыргасы белән куя. Менә шушы вазгыять яңа Союз килешүе төзү ихтыяҗын тудыра. Чөнки СССРның киләчәге кыл өстендә кала. Дөресрәге, исән калу мөмкинлеге инде юк дәрәҗәсендә була. СССРны саклау хакындагы референдумда Татарстан аның исән калуын яклап чыкты.
Республика шушы дулкында үз статусын союздаш республикаларныкы белән тигезләп, яңа шартнамә нигезендә барлыкка килергә тиешле Союзга тулы хокуклы мәмләкәт буларак керүне дәгъвалый башлады. Алай гына да түгел, хәтта бәйсез дәүләт булдыру таләбе дә ныклап яңгырады. Моны Марат Мөлеков җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге күтәреп чыга. КПССның Татарстан өлкә комитеты суверенлык идеясен хуплый. Республиканың Югары Советы Президиумы, суверенлык Декларациясе проектын төзү өчен, махсус комиссия булдыра. Һәм тиз арада Декларациянең рәсми проекты барлыкка килә. Республика газеталарында моннан тыш Декларациянең тагын берничә варианты басылып чыга. Республикабызның статусы хакындагы бәхәсләр нәкъ менә матбугат битләрендә башланып, Югары Совет залына да бәреп керә. Шул мәсьәләгә багышланган сессия 1990 елның 27 августында башланып, зур киеренкелек һәм кайнар бәхәсләр белән өч көн дәвам итә.
Бу көннәрне Югары Совет кына түгел, Казан һәм башка шәһәрләр дә гөрли. Мәйданнар тулы халык. Югары Совет бинасы каршындагы Ирек мәйданында казанлылар белән бергә төрле җирләрдән килгән меңләгән кеше гөж килә. Транспарантлар күтәргән яшьләрнең «Азатлык, азатлык!» дигән ораны бөтен көчкә яңгырап тора. Ерак-ерактагы, хәтта АКШта яшәүче татарлар да, төн йокыларын калдырып, Казаннан хәбәр көтә, хат-телеграммалар яудырып, мәйдандагыларга һәм сессияләр залындагы милләтпәрвәрләргә көч-куәт, дәрт-дәрман өстәп тора. Бу көннәрне Югары Совет исеменә 685 документ ирешә, шуларның 612 се – илнең 137 төбәгеннән килгән, бәйсезлек игълан итүне таләп иткән хатлар, мөрәҗәгатьләр.
1990 елның 30 августы. Югары Советта бәхәсләр дәвам итә. Мәйдандагы халык түземсезлек белән уңай нәтиҗә көтә. Шул ук вакытта күрше бүлмәдә 30 кешедән торган килештерү комиссиясе яңгыраган төрле фикерләрне, тәкъдимнәрне тәңгәлләштерү эше белән мәшгуль. Монда да бәхәсләр тынмый. Ниһаять, «Народовластие» төркеме вәкилләре республикада бер татар телен генә түгел, рус телен дә дәүләт теле дип игълан итү бәрабәренә Татарстанны Россия составында күрсәтмәүгә ризалаша. Шулай итеп, килешү барлыкка килә.
Һәм кичке сәгать 10 белән 11 арасында килештерү комиссиясе әзерләгән Декларация депутатларга тәкъдим ителә. Аны иң абруйлы депутатларның берсе Фәндәс Сафиуллин укый. Кайбер төзәтмәләр кертелгәннән соң, проект тавышка куела һәм кабул ителә. Шушы тарихи әһәмияткә ия документ – халкыбызның һәм җитәкчелегебезнең бер тән һәм бер җан булып хәрәкәт итү нәтиҗәсе.
Менә шушы тарихи вакыйгадан соң нәкъ бер ел үткәч, Б.Н.Ельцин һәм М. Ш. Шәймиев, ике арадагы мөнәсәбәтләрне билгеләү өчен, делегацияләр төзиләр. РСФСР делегациясенең башлыгы – Дәүләт секретаре Г.Э.Бурбулис, безнең делегациянең җитәкчесе вице-президент В.Н.Лихачёв иде.
1991 елның 12 августында Россиянең Ак йортында делегацияләр очрашып, сөйләшүләрне башлап җибәрде. Әлбәттә, монда да зур бәхәсләр булды. Тик алар тыныч, бер-береңне аңларга тырышу рәвешендә барды. Монда эчеңдәгене тышка чыгарырга ярамый. Дипломатия уены бит бу! Эчеңдә утлар янса да, йөзеңдә кояш балкырга тиеш.
Сөйләшүләрнең асылы түбәндәге бер сорау тирәсендә булды: «Татарстан Россиядән китәме?» Җавап: «Юк», ул аның белән шартнамәле махсус мөнәсәбәттә яшәячәк. Һәм инде яңартылган Союз килешүен ул Россия делегациясе составында түгел, мөстәкыйль рәвештә имзаларга тиеш.
Россия делегациясен шушы җавапка күндерү өчен, тарихны иңләп-буйлап чыгып, татарларның тарихи хәтерләрендә дәүләтчелек фикеренең беркайчан сүнмәгәнлеген исбатларга туры килде. Шул ук вакытта кайбер юридик документлардан да өзекләр китерелде. Гомумән, безнең делегация сөйләшүләргә, Россия делегациясеннән аермалы буларак, ныклы әзерлек белән килгәнлеген исбатлый алды. Моны оп-понентларыбыз да таныды.
Сөйләшүләр 15 август көнне уртак беркетмә кабул итү белән тәмамланды. 19 август көнне ике президент очрашып, сөйләшүләрнең нәтиҗәсенә нокта куярга тиеш иделәр.
Ләкин! Әйе, мин бу сүзне ачынып әйтәм. Чөнки бу очрашу булмый калды. Кызганыч ки, безгә яңартылган Союз килешүен тигез хокуклы республика рәвешендә имзалау өчен, өч көн җитми калды.
19 августта яңартылган Союз килешүен имзалау процессы башланырга тиеш иде. Тик менә делегация Мәскәүдән кайтып өч көн үтү белән үк, ГКЧП фетнәсе купты. Аны СССР Президенты М. С. Горбачевның иң якын яраннары башлады. Горбачев исә, ил белән идарә итү дилбегәсен куллары калтырап торган Янаевларга тапшырып, Кырымга, Форостагы дачасына ялга китеп барды. ГКЧПда катнашучылар җиңелеп кулга алынганнан соң, М.С.Горбачевның базары төште. Ул хәлсезләнгән, көчсез, мескен бер бәндәне хәтерләтә иде. Аның болай да бик ныклы булмаган сәяси ихтыяры бөтенләй юкка чыккан. Шуннан файдаланып, Россия, Украина, Белоруссия җитәкчеләре Б.Н.Ельцин, Л.Д.Кучма һәм С.С.Шушкевич, Беловежск урманына җыелып, СССРны таркату турында карар кабул итәләр.
Менә нинди аянычлы өч көн турында сүз бара, туганнар.
ГКЧП фетнәсе сәясәтне тагын да катлауландырды. Бу көннәрдә бәйсезлегебез дошманнары тагын да канатлана төште. Мәскәү җитәкчелеге, Минтимер Шәймиевне, КПССның республика комитетының беренче секретаре Рево Идиятуллинны, Югары Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинне ГКЧПны яклауда гаепләп, суверенлык Декларациябезне юкка чыгарырга маташты. Шушы вакыйгаларны тикшерергә җыелган Югары Совет сессиясенә Б.Н.Ельцинның киңәшчесе Сергей Шахрай килде. Аның кесәсендә Россия Президентының М.Ш.Шәймиевне урыныннан алу турындагы карары да булган диләр.
Ләкин С.Шахрайны үз Президентын якларга җыелган, шаулап-гөрләп торган мәйдан каршы алды. Халык аңа кул тидертмәде. Аның иминлегенә гарант булды. Һәм Татарстан үзе сайлаган юлдан тайпылмады. Аның җитәкчелеге артка чигенмәде. Халкыбыз бу көннәрдә дә бер җан, бер тән булып хәрәкәт итте.
Менә шушы шартларда республиканың суверенлык статусына «әйе» дигән ныклы халык фикере кирәк булды. Референдум сәяси ихтыяҗга әверелде. Һәм аны үткәрү көне итеп 1992 елның 21 марты билгеләнде.
Референдумга каршы эшкә Россия Президенты Б.Н.Ельцин турыдан-туры үзе катнашты. Ул телевидение аша сайлаучыларга мөрәҗәгать белән чыкты. Рус сайлаучыларын ул, әгәр дә сез референдум соравына «әйе» дип җавап бирәсез икән, иртәгәсен икенче сортлы гражданнар булып уяначаксыз, дип куркытты. Б.Н.Ельциннан соң Татарстан халкына М.Ш.Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул телевизор караучыларга Татарстан позициясенең асылын һәм референдумның максатын аңлатты. Аларны референдумда актив катнашырга һәм аның соравына уңай җавап бирергә чакырды. Бу, һичшиксез, аның тарафыннан ясалган батыр адым иде. Чөнки картага Президентның үз язмышы куелган иде. Референдум алдыннан Марий Эл Республикасының Татарстанга терәлеп торган Волжск шәһәренә Р. Хасбулатов килә. Референдум тискәре нәтиҗә бирсә, ул, М.Ш.Шәймиевне кулга алып, Мәскәүгә озатырга тиеш була. Һәрхәлдә, безгә шундый сүз килеп иреште.
Референдумның нәтиҗәләре һәркемгә мәгълүм: сайлаучыларның 61,4 проценты Татарстанның суверенлыгын яклап чыкты. Бу тарихи җиңү иде. Чөнки Россия Конституцион суды рәисе В.Д.Зорькин референдум алдыннан, РСФСР Югары Советы утырышында: «Әгәр дә референдум соравына «әйе» дигән җавап алынса, бу бәйсезлек игълан итү өчен юридик нигез булачак. Моны һәрбер юрист шулай дип санар һәм хаклы да булыр», – дигән иде. Бәлки, соңрак ул бу сүзләрне әйтүенә үкенгәндер дә. Әмма халык әйтмешли, әйткән сүз – аткан ук. Аны кире кайтарып алып булмый.
Референдум алды көннәрендә дә халкыбыз үз фикерен әйтә алды. Россия Конституцион суды референдумны законсыз дип тапса да, Россия генераль прокуроры Татарстан прокурорларына барлык сайлау участокларын ябарга кушкан булса да, РСФСР Югары Советы Рәисе Р.Хасбулатов М.Ш.Шәймиевне Мәскәүгә алып китү белән янаса да, халкыбыз мәйданнарда, йөзләгән телеграмма һәм хатларында Минтимерне тимер булырга өндәп, җитәкчеләребезгә көч һәм куәт биреп торды.
Сайлаучыларның күпчелегенең фикерен Россия Президентының телевидение аша референдумга каршы мөрәҗәгать итүе дә үзгәртә алмады. Аның каравы М.Ш.Шәймиевнең Б.Н.Ельциннан соң Татарстан халкына мөрәҗәгате аларның күңелләренә хуш килде. Татарлар курыкмады. Татарстан җитәкчеләренә алар көч-куәт, дәрт- дәрман өстәп торды.
Референдум татар халкының дәүләти халык икәнлеген тагын бер кат раслады. Декларациябез аның фикере белән ныгытылды.
1994 елның 6 ноябрендә республикабызның яңа Конституциясе кабул ителде. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан юридик рәвештә суверен дәүләткә әверелде. Бу иң зур җиңүләребезнең берсе булды.
Татарстан – шартнамәле республика
Инде язганымча, Россия белән шартнамәле мөнәсәбәтләр булдыру турындагы сөйләшүләр ГКЧП фетнәсе алдыннан ук башланган иде. Тик аларның дәвамына әнә шул сәяси өермәләр тоткарлык ясады. Ләкин сөйләшүләр дәвам итте, нәтиҗәдә 1994 елның 15 февралендә Россия белән Татарстан арасында ике яклы дәүләтара Шартнамә барлыкка килде. Ул 1552 елдан соң төзелгән беренче Шартнамә булды.
Аның тагын бер зур әһәмияте бар. Республикабызга ияреп, Россиянең кырыктан артык төбәге Үзәк белән төрле рәвештәге шартнамәләр төзеде. Шуның белән без республикабыз Россияне унитар рельслардан федератив рельсларга күчерә алды дип әйтә алабыз.
Ә республикабыз үзе, хөрмәтле укучыларым, шушы Шартнамәдәге вәкаләтләргә таянып, социаль-икътисади үсешнең иң алгы сафларына чыкты, алга киткән авыл хуҗалыгы, зур тизлек белән үсә торган сәнәгатькә ия булды. Республика тулысы белән газлаштырылды. Шәһәрләрдә һәм авылларда зур төзелеш эшләре бара. Тузган торак программасын үтәү нәтиҗәсендә, меңләгән гаилә яңа фатирларга күчте. Республикада дистәләгән спорт һәм культура объектлары үсеп чыкты, Кама аша күпер салынды. Башкалабызда метро барлыкка килде. Якын киләчәктә нефть эшкәртү нык артыр. Шушы елларда барлыкка киләчәк заводлар 14 миллион тонна чимал эшкәртә алачак. Республика нефть белән генә түгел, күбесенчә аның продуктлары белән сәүдә итәчәк. Бу исә – табышның бермә-бер артуына ишарә. Чаллыда ФИАТ белән КАМАЗ эшли, 2016 елдан башлап елына 500 мең машина җитештерүче яңа бер автомобиль заводы төзеләчәк...
2007 елның июнь-июлендә төзелгән яңа Шартнамә, элеккесенә караганда шактый чигенүләр булса да, башка өлкә-республикаларга караганда, кайбер өстенлекләр бирә, ягъни Татарстанны махсус статуслы бердәнбер республика итә. Аның махсус маддәсендә, Татарстан үзеннән читтә яшәгән татарларга да тиешле ярдәм күрсәтергә хаклы, дип язылган. Моны без милләтебезне туплау коралына әверелдерергә тиешбез...
Илебез корабының капитаны Минтимер Шәймиев постыннан китте. Бу шәхес һәрвакыт халкыбызның иминлек сагында булды. «Аның кинәт кенә шушы нияткә килүенә ниләр сәбәп икән?» дигән сорау туа. Күрәсең, моңа бертөрле генә җавап юктыр. Шулай да Мәскәү ягына күз салырга туры килә. Чөнки М. Ш. Шәймиев, – Кремль яки Ак йорттагыларга ошаса-ошамаса да, үз фикерен әйтә торган кеше. Мәскәүгә исә күндәмнәр кирәк. Мәсәлән, М.Ш.Шәймиев чит ил журналистлары алдында федерация субъектларының башлыкларын сайлау принцибын юкка чыгаруны законсыз дип белдерде. Бу исә метрополиядәге күпләрнең күңеленә һич кенә дә хуш килмәде. Моны «Эхо Москвы» радиостанциясе аша (2008 елның 25 июне, кичке сәгать 7 дән соң) язучы Александр Проханов Мәскәү Кремленә перчатка ташлау дип бәяләде. Ул Минтимер Шәймивне генә түгел, Мортаза Рәхимовны да, Эдуард Россельне дә, шушы гамәлдәгеләр рәтенә кертеп, сепаратистлар дип бәяләде һәм аларны урыннарыннан җибәрүне таләп итте.
«Бу исемлек кайда һәм кемнәр тарафыннан төзелде икән?» дигән сорау туа. Әгәр дә нәкъ менә А.Проханов билгеләгән рәвештә берсе артыннан икенчесе Э. Россель һәм М.Шәймиев китмәгән булса, бу сорау, бәлки, тумас та иде. Чират соңрак М. Рәхимовка җитте.
Республикабызның руле бүген Рөстәм Миңнеханов кулында. Ул моңарчы да күп җаваплы урыннарда эшләп, үзен тәҗрибәле һәм зирәк акыллы шәхес итеп танытты. Аңарга көч-куәт, дәрт вә дәрман биреп торыйк, туганнар!
Бүген дөнья тыныч түгел. Россия дә зур авырлыклар кичерә. Ләкин безнең Республикабыз, бернигә дә карамастан, ышанычлы адымнар белән алга баруын дәвам итә. Бу шовинистик көчләрне бик нык борчый. Алар төрле рәвештә, шул исәптән Думага таянып, рус булмаган халыкларны руслаштыру, республикаларны губерналаштыру сәясәтен дәвам итәләр.
2010 елны «Шәһри Казан» газетасында чыккан «Исем аркылы җисемгә үрелү» дип аталган мәкаләмдә Кремльдә һәм Ак йортта утыручыларның Чечня башлыгы Рамзан Кадыров аркылы республика президентларының атамасын бетерергә кирәк дигән сүзләрне әйттергәнлекләре турында язган идем. Аннан соң Дума шушы турыда карар кабул итеп, республикаларга аны 2015 елга кадәр үтәргә кирәклеген күрсәтте. Шушы карарга буйсынып, республикаларның башлыклары исемнәрен алыштырып та куйдылар. Ни кызганыч, Башкортостан президенты Рөстәм Хәмитов та, Мәскәү әмеренә буйсынып, президент атамасыннан баш тартты. Татарстан берүзе ялгыз көрәшче булып калды. Россия дәүләт Думасы республикабыз өчен бу атамадан баш тартуның срогы итеп 2016 елны билгеләде.
Нишләргә? Ялгыз көрәш алып барып буламы? Моңа каршы торып буламы? Бу сорауга тик уңай җавап кына бирелергә тиеш: була! Чөнки, нигездә, без ялгыз түгел. Безнең һәрвакыт ныклы таянычыбыз булган зирәк халкыбыз бар. Татар, кайда гына яшәмәсен, республикабызның суверенлыгы, аның бәйсезлеге сагында. Татарстан – һәммә татар өчен изге Ватан. Декларациябезне кабул иткән көннәрдә, референдум үткәргән вакытларда без моны һәрвакыт тоеп тордык.
Көрәш өчен тиешле юридик таянычлар да җитәрлек. Аларның кайберләрен барлап китик.
Беренчедән, бүгенге Татарстанның Дума тарафыннан түгел, ә Татарстан Югары Советының, үзбилгеләнү хокукына таянып, 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларация нигезендә барлыкка килүе һәм аның халык референдумы тарафыннан ныгытылган булуы. Шунлыктан исем алыштыруны Дәүләт Советы карары белән генә түгел, аны референдум аша халык үзе генә хәл итә ала.
Икенчедән, Татарстан Россиядә бердәнбер махсус статуска ия республика булып тора. Россия белән төзегән шартнамәләрнең икесе дә, 1994 елгысы да, 2007 елгысы да, республикабызның суверен дәүләт икәнлегеннән чыгып төзелгән. Аның соңгысының кереш өлешендә договорның 1992 елгы референдум нигезендә төзелгәнлеге дә күрсәтелгән. Ә бит, инде әйтеп кителгәнчә, референдум алдыннан Россия Конституцион судының рәисе Валерий Зорькин, әгәр дә референдумда куелган сорауга уңай җавап бирелсә, ул бәйсезлек игълан итүнең юридик нигезе булачак, моны һәрбер юрист шулай дип санаячак һәм шуның белән хаклы булыр дигән иде. Дөрес, бүген әле сүз бәйсезлек игълан итү турында түгел, ә үзебезнең тулы хокуклы икәнлегебезне исбатлау турында бара. Моны һәркем белеп эш итәргә тиеш!
Безнең өченче терәгебез – Россиянең үз Конституциясе. Анда халыкларның үзбилгеләнү хокукына ия булулары һәм республикаларның дәүләт икәнлеге, аларның үз конституцияләре һәм законнары барлыгы, Россия Федерациясендә кабул ителә торган законнарның һәм башка төрле хокуки актларның конституциягә каршы булмаска тиешлеге күрсәтелгән. Һәм шунлыктан Думаның искә алынган карары конституциягә тәңгәл түгел.
Дүртенче һәм иң ныклы терәгебез – ул халыкара хокук нормалары. «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турындагы халыкара пакт»та («Международный пакт о гражданских и политических правах») барлык халыклар да үзбилгеләнү хокукына ия һәм шунлыктан алар сәяси статусларын ирекле рәвештә үзләре билгеләргә хаклы һәм дәүләтләр бу хокукны хупларга һәм ихтирам итәргә тиеш, дип язылган.
Көрәшебезне дәвам итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Аларны тормышка ашыру өчен халкыбызның туксанынчы еллардагы кебек бер йодрык булып туплануы таләп ителә.
Татар дәүләтчелегенең тирән дәүләти тамырлары бар. Нәкъ менә шулар уянып, XX гасыр башында халкыбызны изге көрәшкә күтәрде. Аны 1920 елда республикалы, ә соңрак суверен дәүләтле итте. Ул тамырлар бүген дә хәрәкәттә. Көрәшебез дәвам итә. Шикләнмим, ул уңышлы булачак.
Комментарийлар