Логотип «Мәйдан» журналы

Ярлар − ерак

Дәрья да үзен көчлерәктоядыр яры барга.  Килмә, давыл, купма, дулкын,Упкыннар күзендәмен...Ярыннан киткән каекныңӨзелгән тезгеннәреЯлганыр кайсы тарафта? Ә ярлар − ерак, ерак...Үз ярына...

Дәрья да

үзен көчлерәк

тоядыр яры барга.


 
 
Килмә, давыл, купма, дулкын,
Упкыннар күзендәмен...
Ярыннан киткән каекның
Өзелгән тезгеннәре
Ялганыр кайсы тарафта?
 
Ә ярлар − ерак, ерак...
Үз ярына кайтыр һәркем,
Бер кайтыр, урап-урап.
Бер кайтыр... Киңлекне кичкән
Гомернең өне сыман.
 
Тик ярда калма икән син!
Дулкынның олысына
Курыкмый кер дә, буйсынма
Упкыннар ирегенә.
 
«Килмә, давыл, купма, дулкын!»
Бу җырым − юри генә...
 

Мөдәррис ВӘЛИЕВ


Фото: m.fonwall.ru


«Мәйдан» №12, 2020 ел.


 

Комментарийлар