Логотип «Мәйдан» журналы

Тузган күләгемә егылганда

Иртәнге сүз кичкә һич ярамый –Бакый бер сүз эзлим мин шашкан.Кешеләрдән эзлим,ә кешеләрФанилыкка кереп адашкан.Заманыннан эзлим,ә заманыМордар киткән –канлы чигәсе... Бакый бер сүз кирәк!Аннан ба...

Иртәнге сүз кичкә һич ярамый –
Бакый бер сүз эзлим мин шашкан.
Кешеләрдән эзлим,
ә кешеләр
Фанилыкка кереп адашкан.
Заманыннан эзлим,
ә заманы
Мордар киткән –
канлы чигәсе...
 
Бакый бер сүз кирәк!
Аннан башка
Гомер ни йөз белән чикләнсен?
 
Тузган күләгәмә егылганда
Эзләүләрдән арып, сулыгып,
Тыны кысылган рух бәргәләнер
Бакый бер сүз сорап –
Соңгы сулулык...
 

Ләис ЗӨЛКАРНӘЙ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp


«Мәйдан» № 9, 2023 ел

Комментарийлар