Логотип «Мәйдан» журналы

Туган тел хакында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип —Күзләреңә яшьләр тыгылмас,Туган телең әле бу булмас.Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,С...

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип —
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип
Күзләреңә яшьләр тыгылыр —
Туган телең әнә шул булыр!

 


ЗӨЛФӘТ

Комментарийлар