Логотип «Мәйдан» журналы

Трамвайда хат укучы кыз

Ыгы-зыгы:билет,тиен,урын...Гамьсез кеше сирәк.Тукталышны узып китмәс өченонытылмаска кирәк.Аңа гына барыбер.Ул битарафмондый буталышка.Кирәк түгел аңа трамвай да,һичбер тукталыш та.Сипкелле кыз балкып...

Ыгы-зыгы:
билет,
тиен,
урын...
Гамьсез кеше сирәк.
Тукталышны узып китмәс өчен
онытылмаска кирәк.
Аңа гына барыбер.
Ул битараф
мондый буталышка.
Кирәк түгел аңа трамвай да,
һичбер тукталыш та.
Сипкелле кыз балкып хатка баккан,
сипкел саен нурлар.
Күрмәсәм дә, миңа таныштыр күк
бу хаттагы юллар.
Шушы кызга карап, тукталышны
мин дә узып киткән...
Егерме ел элек мин язган хат –
шушы түгел микән?
 

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН


Фото: vk.com

Комментарийлар