Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш гөлләре

Гөлләр инде, гөлләр үлгәннәр,Орлыкларын җиргә күмгәннәр, −Алсуланып торган йөзләреСалкын карлар кебек − күм-зәңгәр. Җирдә башлана да Яшәү, Җирдә сүнә,Соңгы тәхет − Җирнең кочагы.(Гөл орлыгы җирдә...

Гөлләр инде, гөлләр үлгәннәр,
Орлыкларын җиргә күмгәннәр, −
Алсуланып торган йөзләре
Салкын карлар кебек − күм-зәңгәр.
 
Җирдә башлана да Яшәү, Җирдә сүнә,
Соңгы тәхет − Җирнең кочагы.
(Гөл орлыгы җирдә йоклый әле −
Төштә күрә-күрә кыз чагын.)
 
Яшәү − Үлем; гөлдән тамган
Бу орлыклар язын гөл булыр;
(...Җаным Сездә кала,
Тән үлгән көн
Яңа тормыш туган көн булыр.)
 
Шундый уйлар белән чыгып киләм
Чәчәкләрнең каберлегеннән;
Аһ, яшәгән саен бу Тормыш
Газаплырак...
Кадерле генә!
 

Наис ГАМБӘР


Фото: Background фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com






«Мәйдан» №08, 2022 ел





Комментарийлар