Логотип «Мәйдан» журналы

Татар акылы

«Татар акылы төштән соң» Әйтем

Мәңгелек хәл: көннәрнең дә
Иртәсе, төше була.
Аязмы ул, болытлымы, -
Төш аугач, киче була.

Татарның да таңнары бар,
Бар гомер иртәләре.
Әмма кайсы халыкны соң
Язмышы иркәләде?

Кояшы татар иртәсе!
Каплады сине болыт,
Ябырылды явыз дошман,
Әҗәлгә тиңдәш булып.

Ерткыч талаган кош йоны
Сибелгән кебек җиргә,
Таланып, татар, таралдың,
Сибелдең илдән-илгә.

Дәүләтсез дә, гаскәрсез дә
Калдың син, бөек милләт.
Ә бит дәүләтсез, гаскәрсез
Милләт йә кол, йә үләт.

Ни булды? Үз юлыңа син
Үзең салдыңмы йозак?
Башыңны ашадымы әллә
Үзара булган низаг*?

Йөрәгендә сүнмәгән һич
Батырлык дигән ялкын.
Кирәк шул, кирәк "Берлектә —
Тереклек" дигән акыл.

Үткән белән бүгенгедә
Ялганмый торган ара.
Җәбердән һәм хурлыклардан
Йөрәктә канлы яра.

Әйе, булган татарның да
Таңнары, иртәләре...
Җимерелдеме соң бүген
Элекке киртәләре?

Бүген дә кояш чыкты, дип,
Уйланып торам иртән.
Татар акылы төштән соң...
Кайчан төш җитәр икән?

 

Наҗар НӘҖМИ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от standret

«Мәйдан» № 5, 2022 ел

Комментарийлар