Логотип «Мәйдан» журналы

«Шау чәчәкле җәйге аланнарда...»

Шау чәчәкле җәйге аланнардаКүккә карап бармы ятканың?Күзәткәнең бармы болытларныңАк көймәләр кебек акканын?Күренмим дә үлән арасында, -Бер чәчәк мин, бөҗәк, кырмыска.Белә торып гомер кыскалыгын,Чат яб...

Шау чәчәкле җәйге аланнарда
Күккә карап бармы ятканың?
Күзәткәнең бармы болытларның
Ак көймәләр кебек акканын?


Күренмим дә үлән арасында, -
Бер чәчәк мин, бөҗәк, кырмыска.
Белә торып гомер кыскалыгын,
Чат ябышып ятам тормышка!Ак болытлар булып еллар ага
(Мең гасырлар буе ага бит!).
Җир - борынгы, ләкин яңа туган
Һәр баласы өчен яңа бит.И гүзәл җир, ата-анам җире!
Синдә тудым, сиңа китәрмен.
Тик үкенмим: бөтен хәтәрләрне
Халкым белән тигез күтәрдем.
Яшәп туймам! Тормыш — койган бал ул:
Бер исереп йөрим, бер айныйм.
...Бу халәттән китсәм, шушы җирдә
Нәзек үлән булып уяныйм.


Салисә ГӘРӘЕВА


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 6, 2023 ел

Комментарийлар