Логотип «Мәйдан» журналы

Көн үзгәрә

Нияз Акмал шигыре.

Тупыллардан карга оялары
Берәм-берәм төште убылып.
Көн үзгәрә!
Әллә китеп бара,
Әллә кайтып бара бу болыт?..

Көн үзгәрә. 
Җил киңәшкә чыккан –
Кешеләргә кием сайлаша.
Көнгә карап кием сайлый кеше,
Көнгә карап кием җайлаша.

Көн үзгәрә.
Картлар билне тоткан.
Аларның да кими түземе.
Яңа сырхау булып калкып чыккан 
Буыннарның ревматизмы.

Көн үзгәрә.
Кайтып-кайтып ява
Безгә күптән таныш холыклар.
Агач башларында яңгыр исе,
Баш очында – кысыр болытлар.

Көн үзгәрә.
Үткән инде – үткән.
Ерагая бара арабыз.
Без дә болыт кебек – әллә китеп,
Әллә инде кайтып барабыз. 

Нияз АКМАЛ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 1, 2024 ел 

 

Комментарийлар