Логотип «Мәйдан» журналы

Кичке эңгер

Марс Шабаев шигыре.

Кичке эңгер —

Шәһәрдә бер мизгел:

Гөлт итә дә кабына утлары.

Шәһәр хәрәкәттә. Шәһәр гөрли...

Һич күренми аның туктары.

 

Тик бистәдә генә карт урамнар

Чекерәеп ята,

Караеп...

Заман өчен калган тараеп...

Тараюда гүя бар гаеп!

 

Кичке күкне мәчет манарасы

Курка-курка гына тишкән дә,

Кабаннан су эчә күләгәсе,

Калтыранып егылып төшкән дә.

 

Яңа бистә Яңа бистә инде:

Бик заманча түгел сурәте.

Күп йортларда әле шәмаилләр,

Ишетелгәли Коръән сүрәсе.

 

Болары да тарих өчен —

Мизгел...

Эреп бетмәс диеп уйлама.

Ирексездән йөрәк кысылып куя,

Борчулы бер тойгы уяна:

 

Күккә курка-курка борын төрткән

Манараңның соңгы сәгате

Кайчан сугар, Казан?..

Җуелырмы

Синең үзеңә хас сәнгатең?

 

Кичке эңгер...

Караңгылык иңә

Авып барган Сөембикәгә...

Яшь ай килеп куна манарага —

Эреп юкка чыгар иртәгә...

 

Марс ШАБАЕВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от kotkoa

«Мәйдан» № 7, 2023 ел

 

 

Комментарийлар