Логотип «Мәйдан» журналы

Иң бөек сер

Фәйрүзә Мөслимова шигыре.

Бу дөнья үзгәрә, яңара,
Үзгәрә вакытлар агышы.
Җилләргә, суларга ияреп,
Китә дә онтыла барысы. 

Тик мәңге үзгәрми бөек сер – 
Икәүнең тоташ бер җан чагы.
Бу халәт, бу изге бергәлек
Суларга ияреп акмады. 

Җилләр дә ияртеп китмәде,
Мәңгелек мәхәббәт сакланды: 
Иң нечкә, иң нәфис хатынның 
Арыслан йөрәкле чаклары.

Туачак бәбие хакына
Матур да, батыр да булганы...
Үзгәрми сер йөрткән ананың 
Йөзендә чагылган нурлары.

Һәм мәңге үзгәрми бөек сер – 
Бәбинең беренче авазы,
Яңа җан тудырган ананың 
Шатлыкка әйләнгән газабы. 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock на Freepik

«Мәйдан» № 3, 2024 ел

Комментарийлар