Логотип «Мәйдан» журналы

«Җиде күккә күтәрел дә...»

СӨЛӘЙМАН шигыре.

Җиде күккә күтәрел дә

Бер карап бак дөньяга.

Тәңре яралткан җаннармы

Тәңре корган ояда?

 

Җиде күккә күтәрел дә

Бер карап бак үзеңә.

Акыл канат куйган микән

Телгә кунган сүзеңә?

 

Җиде күккә күтәрел дә

Бер карап бак җиһанга.

Җиһан чиксез, җиһан – тыныч,

Кемнәрдән – тыз-быз, гауга?

 

Җиде күккә күтәрел дә

Ач күзеңне, и адәм.

Кемгәдер орчык кына ул

Без яшәп яткан галәм…

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 9, 2024 ел

Комментарийлар