Логотип «Мәйдан» журналы

Габдулла Тукай тууына 137 ел

Даһигә Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,Чын сөбатлә[1] алга бардың, бакмый уңга-сулга син.&...

Даһигә
 
Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.
Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,
Чын сөбатлә[1] алга бардың, бакмый уңга-сулга син.
 
Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын,
Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?
 
Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул – алтын ул;
Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык – салкын ул.
 
Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул,
Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул.
 
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табла табылса – Алла ул.
 
[1] Сөбатлә (сөбат илә) — ныклык белән.
 

Габдулла ТУКАЙ


«Мәйдан» № 4, 2023 ел


 

Комментарийлар