Логотип «Мәйдан» журналы

Әллә нигә йөрәк яна бу айда...

Илдар Юзеев шигыре.

Әллә нигә йөрәк яна бу айда...
Гармуннарым, уйныйм әле, сез кайда?
Күңел тоя гомеремнең баешын,
Өзим әле гармуннарның каешын!
Уйныйм яшьлек, уйныйм картлык көен дә...
Гармуннарның берсе дә юк өемдә.
Искә төште: дус-ишләрдә калдырдым,
Гармун уйнап күпме йөрәк яндырдым.
Дусларымны юатырга теләдем.
Инде тәмам янып бетте йөрәгем.
Бер гомергә җитәр, әйдә, калганы,
Кирәк түгел миңа дусның ялганы!
Ялгыз башың – калган җаның сүрелер,
Дуслар белән бер утыру – бер гомер!
Мин бәхетле: дуслар белән күрештем,
Үз моңымны, кызанмыйча, бүлештем.
Әллә нигә йөрәк яна бу айда,
Гармуннарым, киттем эзләп, сез кайда?
Өзим әле гармунымның каешын,
Онытырмын, бәлки, гомерем баешын...
 

Илдар ЮЗЕЕВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар