Логотип «Мәйдан» журналы

Дога

Кеше тупсасына илтмә мине,Баш идермә, кулым суздырма!Һәм кайгылы кеше тирәсеннәнГамьсез караш белән уздырма!Кыюлык бир миңа кабихләрнеңЧыраена бәреп әйтергә!Көнчеләрнең зәһәреннән сакла, -Син утыртма...

Кеше тупсасына илтмә мине,
Баш идермә, кулым суздырма!
Һәм кайгылы кеше тирәсеннән
Гамьсез караш белән уздырма!
Кыюлык бир миңа кабихләрнең
Чыраена бәреп әйтергә!
Көнчеләрнең зәһәреннән сакла, -
Син утыртма мине иң түргә.
Ни кичерсә гавам, миңа да шул –
Артыгын да бирмә, кимен дә!
Чит җирләрдә мине түбәнсетмә
Һәм килмешәк итмә илемдә!
Ташлый күрмә кеше кулларына,
Мескен итмә, алма зиһенне!
Җиңел хаста, тиз үлемнән китеп,
Яд итсәмче синең исемне!
Көч бир миңа, алтын сабырлык бир!
Аера күрмә мине Ватаннан!
...Орлык булыйм халкым хәтеренә –
Ә ул Татар диеп аталган!


Салисә ГӘРӘЕВА


Фото: Лилия Гыйбадуллина


«Мәйдан» № 6, 2023 ел

Комментарийлар