Логотип «Мәйдан» журналы

Бар!

Га­сыр­лар­дан, ис­ке за­ман­нар­данТу­тык­ма­ган ис­ке хә­бәр бар.Кем әйт­кән­дер, кай­чан әй­тел­гән­дер:«Та­тар бар­да, – ди­еп, – хә­тәр бар». Кай­да гы­на хә­тәр юк икән соң?Ул бар, бул­ган...

Га­сыр­лар­дан, ис­ке за­ман­нар­дан
Ту­тык­ма­ган ис­ке хә­бәр бар.
Кем әйт­кән­дер, кай­чан әй­тел­гән­дер:
«Та­тар бар­да, – ди­еп, – хә­тәр бар».
 
Кай­да гы­на хә­тәр юк икән соң?
Ул бар, бул­ган һәм ул бу­ла­чак.
Хә­тәр­сез­ме бул­ды без­нең за­ман,
Без­нең яшь­лек, без­нең ба­ла­чак?
 
Без­гә ге­нә кил­гән ке­бек иде
Дөнь­я­ның бар хә­тәр көн­нә­ре.
Яу­да гы­на күп­ме ятып кал­ды
Та­тар­ның да ке­ме, кем­нә­ре?!
 
Хә­тәр бар­да да бит та­тар бар ул.
Бар­ган икән унау үлем­гә,
Аның бер­се – бер бил­ге­сез Әх­мәт, –
Ту­ры ки­лү­ме бу? Кем бел­гән...
 
Бер ка­бер­дә өчәү ята икән,
Аның бер­се – та­тар еге­те.
Ту­ры ки­лү­ме бу? Әл­лә ба­ры
Го­рур­ла­ну­ым­мы үз итеп?..
 
Кая бак­ма – хә­тәр җир­дә та­тар,
Адәм ышан­мас­лык да­ны бар.
Кар­бы­шев­тан кем со­ра­ган? Ә ул:
«Мин­дә, – ди­гән, – та­тар ка­ны бар».
 
Кая бак­ма – хә­тәр җир­дә та­тар:
Үлем­нәр­нең сыр­тын сын­ды­рып,
Ут­лар­дан да, Мо­а­бит­лар­дан да
Кем соң чык­ты моң­лы җыр бу­лып?
 
Па­лач бал­та­сы­на баш­ны то­тып,
Кө­леп үл­гән икән та­тар­лар,
Дош­ман өчен, сат­лык җан­нар өчен –
Та­тар бар­да, чын­лап, хә­тәр бар...
 
Бар!
 

Наҗар НӘҖМИ


Фото: https://pixabay.com




«Мәйдан» №05, 2022 ел

Комментарийлар