Логотип «Мәйдан» журналы

Апрель кары

Фәйрүзә Мөслимова шигыре.

Ятып ауныйсымы апрель карларына?

Апрель карларыдай әллә каралырга?

Кар сулары кебек язгы җиргә сеңеп,

Умырзая булып кабат яралырга?

 

Менә нинди хыял, менә нинди ярсу!

Кучкыл карны ябынып, җәйрәп ята басу...

Орлык төшәр көнне көтәсеме озак,

Кайчан кузгалыр, дип елгаларда ташу?

 

«Кайчан яфрак ярам?» – ди каенда бөре.

Кояш нурларында бүрткән инде үзе...

Ә син, имеш, шулчак, көзләреңә китеп,

Ямансулап йөре, еламсырап йөре.

 

Аунар идем, диеп, апрель карларында...

Юләр хыяллар бер тиеш таралырга.

Бөре сыман бүрткән хисләреңне тыеп,

Бик акыллы кеше булып саналырга.

 

Менә нинди хыял!

Апрель кары эри...

Ә күзләргә бер дә, бер дә йокы керми!

Шытып чыгачагын умырзая булып

Апрель кары әле төшендә дә күрми...

 

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik

«Мәйдан» № 3, 2024 ел

 

 

Комментарийлар