Логотип «Мәйдан» журналы

Мәсгут авылы тарихы

Авылның ничек һәм кайчан барлыкка килүе турында сорау тугач, бер нәрсәгә игътибар иттек. Азнакай төбәгендә шактый авыл (Чубар-Абдул, Мәндәй, Уразай, Урманай, Туйкә һәм башкалар) атамалары кеше исемнәр...

Авылның ничек һәм кайчан барлыкка килүе турында сорау тугач, бер нәрсәгә игътибар иттек.
Азнакай төбәгендә шактый авыл (Чубар-Абдул, Мәндәй, Уразай, Урманай, Туйкә һәм башкалар) атамалары кеше исемнәре белән бәйле (алар фәнни әдәбиятта антропотопоним дип атала). Мәсгут авылының да шул исәпкә керүе көн кебек ачык. Телебезгә дин аша гарәпләрдән кергән әлеге исем «бәхетле, игелекле» дигән мәгънәне аңлата. Авылның кайсы елда нигезләнгәнен белер өчен әлеге кеше турындагы мәгълүмат әһәмиятлерәк кебек.
Әмма архив чыганагы авылга иң беренчеләрдән булып 1736 елда Чадыдан (Мәләкәс елгасы буенда урнашкан; бүгенге көндә Тукай районының Мәләкәс авылы) Аит Яңабирдин, Шәрип Минкин һәм Токтамыш Бикчюриннар килеп утыруын күрсәтә[1].
j 1736 елда Мәсгут авылына нигез салган ясаклы татарлар төркеме теркәлгән документ фрагменты
Сүз уңаеннан әйтик, Шәрип Минкин нәселе бүгенге чорга чаклы барып тоташа. Менә бер шәҗәрә: Яңабирде (1645 ел тирәсендә туган) – Миңлекай (Минкә; 1671) – Шәрип (1718) –Зәбир (1748-1816) – Рәхмәтулла  (1798)–Таҗетдин (~1835) – Миңлегалим (1873) –Ризаэтдин (20.09.1907) – Сәлман (1930-1977) –Камил (1954). Камил Сәлман улы Галимов – «ЕлАЗ» АҖ генераль директоры.
Бу дата (1736) – Мәсгут авылына нигез салынган ел. 1739 елда тагын Кәчти Инкәевтән һәм аның авылдашларыннан торган зур төркем килеп утыра[2]. Менә шул кешенең олы улы Мәсгут исеме антропотопонимга, ягъни авыл атамасына әйләнә.
1748 елда халык санын алганда, Мәсгуттә 43 ир-ат ясаклы татарлар исәпләнә. Алар Казан өязе Арча юлына караган өч авылдан күчеп утырганнар. Исемлектә беренче булып Кәчти Инкәев (85 яшь), аның уллары Мәсгут (48; аның уллары Габделкәрим, Абдулла) һәм Чирмеш (30; аныкы Сәгыйть, Сәлим) теркәлгән. Берничә кешедән соң аерым Мансур Мәсгутов (25) күрсәтелә.
Югарыда күрсәтелгән һәм тагын берничә нәсел (барысы 29 ир-ат), Киндерлекүл (бу чыганакта «Кардерикул») авылыннан була. Алардан башка тагын Мәләкәс (чыганакта «деревня по речке Мелекесь в вершине Сюндюковой пустоши»; 5 ир-ат) һәм Чады («деревня Чады по речке Мелекесь»; 9 ир-ат) авылларыннан килеп утыручылар күрсәтелә[3].
1762 елгы ревизия документында Мәсгут (чыганакта «Масягутово Илбязак тож») авылы ясаклы татарлары Уфа өязенең Казан юлына караган старшина Хасбулат Мөтеков (чыганакта «блис старшины Каспулата Мутюкова») территориясенә якын яши дип күрсәтелә[4]. Болай язу авылның Юрмый волосте җирләрендә барлыкка килүенә ишарәли (старшина шул волостька карый).
1762 елгы исемлектә иң беренче булып Мәсгут Кәчтиев («Масягут Кустеев») теркәлгән. Аның исеме авыл атамасы булып китә 1762 елгы исемлектә иң беренче булып Мәсгут Кәчтиев («Масягут Кустеев») теркәлгән. Аның исеме авыл атамасы булып китә
Әлеге документта Мәсгут Кәчтиев (65; улы Мансур), Аит Яңабирдин (67; ике хатынлы), Шәрип Минкин (47) һәм башкалар (барысы 50 ир-ат һәм 40 хатын-кыз) теркәлгән. Исемлек ахырында берничә авылдан яңа күчеп килгән халык язылган: Чадыдан (Рыс Сәфәров, Исламкол, Абдик, Арыслан Минкиннар), Мәләкәстән («деревни по речке Мелекес»; Аит (37), Мерәс (23) һәм Зәет (15) Үсәновлар), Киндерледән («Мелекес Киндерле тож»; Зәет Касимов, Гадел Мерәсов һәм башкалар), Түбән Мәләкәстән («Нижний Мелекес Сюнчалеево тож Арской дороги»; Кәрим Юртаев һәм башкалар), Җөри юлына караган Мәләкәстән (Зәет һәм Чирү Сөләймановлар), Кабык Күпердән (Җөри юлы; Иманкол и Зәбир Пчәнкиннар һәм башкалар)[5].
Шул ук 1762 елгы ревизия документында Сенат указы нигезендә ясаклы татарларның административ яктан Казан өязеннән Уфа өязенә карый башлавы турында әйтелә[6]. Моңарчы җан башыннан исәпләнгән салымны Казанга түләсәләр, хәзер Уфага түләргә тиеш булалар.
1782 елда Мәсгуттә (чыганакта «Масягутово Карамалы тож») 132 ир-ат һәм 146 хатын-кыз ясаклы татар исәпләнә. 1796 елның апрелендә ясаклы татарларның бер өлеше (35 ир-ат һәм 46 хатын-кыз) типтәр сословиесенә күчерелә, алар аерым теркәлгән ревизия исемлегендә авыл Миңлегол (чыганакта «Минлигулово, состоящая по речке Кирямат Илбяк тамак Писмян елга Мясягутово тож») дип күрсәтелә. Нәтиҗәдә 1796 елның апрелендә ясаклы татарлар 78 ир-ат һәм 75 хатын-кыз кала[7]. Типтәр сословиесенә күчкән Ракаевлар арасында гыйлемле һәм зур мөлкәтле Миңлегол була, аның исеме авыл атамасы булып китә. Шул кеше үз исеме белән аталган авыл исемлеге ахырында татарча «ошбу скаскага мин Миңлегол Ракай улы кулым куйдым» дип язган.
Мансур Мәсгутов варисларының һәм бертуган ясаклы татарлар Ракаевларның казна карары нигезендә типтәр сословиесенә күчерелү хакында шул ук ревизия документыннан беләбез. Анда болай дип әйтелә: «Оные татара Сагит, Мурсалим, Салих, Абдрешит и Миннегул Рякеевы с их семейством по учиненному в Уфимской казенной палате апреля числа 1796 г. определению выключены в тептяри, в котором звании по особо поданной скаске показаны»[8]. Шулай итеп, XVIII гасыр ахырында типтәр сословиесенә күчү мөмкинчелеге булган.
Ике сословие – типтәр һәм ясаклы татар – бер-берсеннән нәрсә белән  аерылган соң? Төп аерма – куллана торган җирнең күләмендә. «Типтәрләрнең» ул ике тапкырга диярлек күбрәк. Шуңа күрә ясаклы татарларның әлеге сословиегә эләгергә омтылышын аңларга була. Әмма казна «типтәрләр» санын арттыруны торган саен чикли, ә инде XIX гасыр уртасына әлеге күпмедер өстенлек бирүче сословиегә күчү мөмкинчелеге бөтенләй диярлек бетерелә.
1816 елда Мәсгут авылында 146 ир-ат (41 хуҗалык) исәпләнә. Халыкның төп өлешен «типтәрләр» (74 ир-ат) һәм ясаклы татарлар (61 ир-ат) тәшкил итә. Болардан башка, йомышлы татарлар[9] (7 ир-ат) һәм отставной солдатлар (2) күрсәтелә. Әлеге йомышлы татарларның күпчелеге (4 ир-ат) Татар Томбарлысы авылында яши[10].
Мәсгут авылының 1816 елгы ревизия документында типтәр сословиесендәге татарлар аерым Миңлегол (чыганакта «Минлигулово по речке Киреметь Ильбяк Тамак Письмян Зилга Масягутово тож») авылы исемлеге белән теркәлгән. Әлеге «типтәрләр» (74 ир-ат һәм 75 хатын-кыз; 23 хуҗалык) тулысынча диярлек алдарак телгә алган Ракаевлардан тора. Исемлек ахырында указлы мулла Ихсан Габдессәламов (19 яшь) һәм аның хатыны (16) теркәлгән[11].
Шул ук 1816 елгы ревизия вакытында 61 ир-ат һәм 43 хатын-кыз (30 хуҗалык) ясаклы татар исәпкә алына[12]. Йомышлы татарлар (7 ир-ат һәм 9 хатын-кыз) Шәмгун Нәдеркин (59), Хәбибулла Мансуров (36 яшь) һәм Исмәгыйль Исхаков (26) хуҗалыкларыннан тора. Алар Томбарлы волостена карый һәм лашман бурычын башкаралар (чыганакта «исправляющие лашманную повинность»)[13].
XIX гасыр уртасында Мәсгут авылы җәмигъ мәчетендә ике имам һәм мөгаллим эшли. Аларның беренчесе – Гатаулла Сабитов – әлеге вазифага 1848 елның 4 маенда раслана. Бераз соңрак, 1849 елның 29 мартыннан, З.Миңлеголов эшкә керешә[14].
Шул гасырның сиксәненче елларында төбәктәге авыллар, аерым алганда, Мәсгут өчен җир мәсьәләсе төп мәсьәләгә әйләнә. Моның сәбәбе түбәндәгедән гыйбарәт. 1868 елда авыл общинасына җир биләү хакында документ (русча «владенная запись») тапшырылган була. Анда мондагы халык дәүләт крестьяннары дип язылганлыктан, ул зур ризасызлык тудыра. Димәк, аларның җире дәүләтнеке һәм аннан файдаланган өчен алар казнага оброк түләргә тиеш булып чыга. Мондый эчтәлектәге документлар бирелгән тирә-як авылларның да халкы хафага кала. Өстәвенә, җир күләме киметебрәк язылган була.
Моның белән килешмәгән авыллар Сенатка жалоба да язып карый, тик вакыт үтә тора, ә нәтиҗә күренми. Ахыр чиктә мәсьәләне суд аша хәл итү гаделлекне торгызуда бердәнбер чара булып кала. Yзләренең ихтыяҗларын судта якласын өчен, һәр авыл адвокат яллый. Кайтарылачак җирнең һәр дисәтинәсе өчен алар адвокатларга берәр сумнан түләргә килешәләр. Әйтергә кирәк, ике як өчен дә мондый килешү шактый отышлы булып чыга.
Адвокат яллау өчен кирәкле сумманы булдыру максатыннан, 1884 елда Мәсгут халкы үз авылдашы Миңлегол Салиховка 600 дисәтинә (1 дисәтинә – 1,09 га) җирне 7800 сумга сата (дисәтинәсен 13 сум исәбеннән). Әмма бу сумма гына җитми. Шуңа күрә алар Минзәлә мещаны Рязановка 350 дисәтинә җирләрен 12 елга арендага бирәләр. Моның өчен ул авыл җәмгыятенә ел саен 300 сум түләп барырга тиеш була.
Ниһаять, мәсгутлеләр җиргә үзләренең тулы хокукларын кайтаруга  ирешә. «Җир авыл жәмгыяте милке (казнаныкы түгел)» дигән документ алгач кына тынычлана халык. Һәм озакламый аны яңадан иманаларга бүлүне оештыра. Әлеге вакыйга статистик әдәбиятта тулы тасвирланганлыктан, аның белән укучыны таныштыруны кирәк таптык. Документның стилистик үзенчәлекләрен һәм эчтәлеген тулы саклау максатыннан, тәрҗемә итмичә  тәкъдим итәбез.
«Масягутовская община переделила землю в 1885 году сроком на 12 лет, распределив надельную землю на все наличное население муж. пола, которого в момент передела оказалось 377 душ. Община первоначально разрезала поля на столбники, шириною в 80 сажень, для чего ежедневно в течение недели в сабан запрягали 3-4 лошади и проводили борозды, при чем один день ходили лошади одного десятка, на другой день другаго и т. д. Отмерив земли 1 двадцатисаженную веревку, ставили на этом месте кол, через другую веревку – другой кол и т. д. через 10 веревок, т. е. через 200 сажень рыли яму: «чтобы смешения не было». Старики размеривали землю 2 недели. При переделе земли община разделилась на 94 десятка, полагая в каждый десяток 4 души («шубага»), а десятки делились на отдельные хозяйственныя единицы. Жеребьи-дошечки, на которых вырезывалась тамга каждого десятка. Потом их клали в 2 ведра – на худую и хорошую землю. Во  всех трех полях на каждую душу досталось по 6,5 дес. сороковых, или 8,5 дес. казенных»[15].
Суд карары нигезендә Мәсгут авылына 1389 дисәтинә урман да кайтарыла. Ел саен 100 дисәтинәгә чаклы кисә торгач, аның мәйданы шактый кими. Yз ихтыяҗлары өчен генә түгел, күрше авылларга күбрәк сату өчен (еш кына арзан бәягә) киселә урман. Булган байлыкны бәрәкәтле тоту турында уйлаучы булмый. Бәлки, шуңадыр да, җирләре өязнең урыс һәм мордва авылларына караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә күп булуга карамастан, монда ярлы хуҗалыкларның саны артканнан-арта бара.
1884 ел ахыры-1885 ел башында Минзәләбаш волостена кергән Мәсгуттә 146 хуҗалыкта 385 ир-ат һәм 379 хатын-кыз исәпләнә. Авыл җәмгыятенең ул чорда 7178,4 дисәтинә уңайлы һәм 6,4 дисәтинә уңайлы булмаган җирләре була. Аның 1661 дисәтинәсен урман алып тора. Халык җир белән яхшы тәэмин ителгән. 16 яшьтән 60 яшькә чаклы һәр ир-атка бүлгәндә ул 42,7 дисәтинә туры килә. Бу волостьта иң югары күрсәткеч (чагыштыру өчен: Кәтемдә – 15,3, Илбәктә – 24,3 дисәтинә) санала.
Әмма иманалар саны, хуҗалыкларга карап, шактый аерыла. Авылда 135 хуҗалыкның иманасы була. Шуларның 83-ендә ул – берәр, 33-ендә – икешәр, 8-ендә – өчәр, 11-ендә дүртәр яисә аннан артыграк. Мондагы бер имана ул чакта 8,5 дисәтинә тәшкил иткән.
Унбер гаиләнең (хуҗалыкның) җире бөтенләй булмый. Аларның берсе читтә яши. Волостьның башка авыллары белән чагыштырганда, монда җирсез хуҗалыклар саны бераз күбрәк. Чөнки Мәсгуткә алты гаилә читтән күчеп килгән, ә мондыйларга имана тиеш булмый.
Авыл халкы күп санда эш атлары (354), мөгезле эре терлек (207), сарык (719) һәм кәҗә (153) асрый. Бу күрсәткечләр, волостьның башка авыллары белән чагыштырганда, югарырак. Монда иманасы булган һәр хуҗалыкка 4,3 эре терлек туры килсә, тирә-як авылларда 2,2-3,6 дан артмый. Моның сәбәбе – Мәсгут авылы хуҗалыкларының печәнлекләр һәм көтүлекләр белән яхшы тәэмин ителүендә.
Шулай да терлек тотуда аерма шактый зур була. 15 хуҗалыкта эш атлары бөтенләй юк. Шул ук вакытта 33 хуҗалык – берәр, 58 хуҗалык икешәр-өчәр ат тота. Авылда дүрт һәм аннан күбрәк атлылар да була. 16 хуҗалык дүртәр эш аты асраса, 13 хуҗалыкның исә аннан да артып китә. Ә менә 15 хуҗалыкның эш аты гына түгел, хәтта сыеры да булмый. Өстәвенә, 7 гаилә йортсыз (соңгы 10 ел эчендә янгыннардан 34 хуҗалык зыян күрә).
Мәсгуттә 17 хуҗалыкта 175 баш умарта исәпләнә. Дүрт хуҗалык лавка тота, сәүдә итә. 15 кеше һөнәрчелек белән шөгыльләнә. 18 хуҗалыктан төрле срокка игенчелек белән бәйле эшләргә ялланучылар була[16].
Авыл зурайган саен дини ихтыяҗларны үтәү өчен бер мәчет кенә җитми башлый. Шуңа күрә 1888 елның 10 июлендә җирле халык җыенында елганың каршы ягында исәп буенча икенче җәмигъ мәчет төзү турында карар кабул ителә.
Әлеге карар (приговор) Уфага мөселманнарның Диния нәзарәтенә җибәрелә. Губерна идарәсенең 1889 ел, 10 ноябрь карары (постановлениесе) Мәсгут авылында икенче мәчет булдырырга рөхсәт итә. Менә шулай элек бер мәхәлләдән торган авылда икенче мәхәллә барлыкка килә. Беренче мәхәлләдә исә 79 хуҗалык кала.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, Мәсгут авылында бу вакытта 151 хуҗалыкта 417 ир-ат исәпләнә. Ул чакта авыл Минзәләбаш волостена керә. Анда ике су тегермәне була. Якында гына сәүдәгәр Мөрсәлимовның имениесе урнашкан. Һәр атна җомга көнне авылда базарлар уздырылган. Мәсгут базарына Минзәләбаш волостена кергән авыллардан (Минзәләбаш, Кәтем, Илбәк, Урсалыбаш, Чубар Абдул, Сөләй, Буралы, Шарлама) һәм ераклардан да килә торган булганнар[17].
Дин әһелләренә тукталып үтик. Беренче җәмигъ мәчеттә имам-хатыйп һәм мөгаллим вазифасын 1873 елдан Фәрдетдин Миңлехәеров башкара. Шул ук елдан мөәзинлеккә Хөсәен Исхаков та раслана. Яңа салынган 2-нче җәмигъ мәчеткә 1890 елда имам-хатыйп һәм мөгаллим итеп 32 яшьлек Шаһимәрдан Миңлехәеровны куялар. Бер елдан биредә мөәзинлек эшенә Мөхәммәтша Сәгъдетдинов керешә. Соңгысы, беренче мәхәллә мулласы Ф. Миңлехәеров кебек, 1844 елда туган[18].
1894 елның 14 июнендә авылда зур янгын чыга. Күп каралтылар, шул исәптән 1854 елда салынган беренче җәмигъ мәчет тә көлгә әйләнә. Мәхәллә исеменнән Хәсән Җиһаншин һәм Гайфетдин Гайнуллин Уфага мөселманнарның Диния нәзарәтенә яңа мәчет төзергә рөхсәт сорап прошение язалар. Озакламый Самара губерна идарәсе бу мәсьәләне карый һәм үзенең 5 сентябрь карары белән авыл халкына мәчет салырга рөхсәт бирә[19].
Гасыр ахырына Мәсгут шактый зурая. 1897 елда монда 198 хуҗалыкта 525 ир-ат һәм 513 хатын-кыз яши. Бу вакытта Минзәләбаш волосте бетерелгән (Чубар Абдул, Буралы һәм Минзәләбаш авыллары яңадан Уфа губернасы Минзәлә өязенә кайтарыла), авыл волость үзәге булып тора. Яңа оешкан Мәсгут волостена, Мәсгуттән тыш, Кәтем, Кәкре Елга, Сөләй һәм Урсалыбаш авыллары керә. Алар арасында иң зурлары – Кәкре Елга (346 хуҗалык) һәм Сөләй (282).
Авылда элеккечә ике мәчет була. Алар каршында өч мәктәп эшли. Мәсгуттә исәп буенча өченче су тегермәне корылган. Авылның барлык җирләре 6645 дисәтинә тәшкил итә. Якындагы хутор хуҗасының – Мөрсәлимовның – җирләре 600 дисәтинә. Хутор аша агучы Мәллә елгасында ул су тегермәне тота.
Су тегермәннәре Кәкре Елга (өч), Кәтем (ике), Сөләй (ике) һәм Илбәк (ике) авылларында да була. Мәсгут авылы җирләре аша агучы Мәллә елгасында Мусин һәм Журавлевлар үз тегермәннәрен булдыралар. Әлеге елгада тагын ике кеше тегермән тота. Аларның берсе – Бабин (Кәкре Елга җирләрендә), икенчесе – Мәрданшин (Кәтем).
Волостьта Мөрсәлимовныкы кебек зур җир биләмәсеннән торган  икенче хуторның (570 дисәтинә) хуҗасы – дворян Головинский. Әлеге алпавытның Тымытык волостенда да хуторы (534 дисәтинә) була. Исәп буенча өченче хутор Мөхәммәтсадыйковныкы, тик аның милке түгел. Урсалы елгасы буендагы җирләрне (60 дисәтинә) ул Сөләй авылы кешеләреннән арендага алган була.
Волость үзәге Мәсгуттә элеккечә һәр җомга базарлар үткәрелә. Бу көнне авыл тирә-яктан һәм ерактан килеп сәүдә итүчеләрдән гөрләп торган. Эш кәгазьләре белән дә монда урнашкан волость идарәсенә килгәннәр. Земство стансасы да биредә була[20].
1910 елда Мәсгут – 234 хуҗалыклы, 1074 кешедән торган авыл. Андагы ике мәчеттә шул ук дин әһелләре эшли. Yзгәреш шунда – 1908 елның 29 гыйнвареннан 31 яшьлек Фәхрелислам Хөсәен угълы Нәдеров мөәзин һәм мөгаллим эшенә керешә.
1916 елгы Россия авыл хуҗалыклары исәбен алу мәгълүматлары аерым игътибарга лаек. Ул елны Мәсгуттә 261 хуҗалык, 546 ир-ат һәм 656 хатын-кыз теркәлә. Сугыш тәмамланмаган, шуңа күрә ир-атлар хатын-кызларга караганда күпкә аз.
Хуҗалыклар һәм халык саны буенча Мәсгут волостьта өченче урында тора. Бу вакытта Кәкре Елгада – 415, Сөләйдә – 322, Урсалыбашта – 197, Илбәктә – 190, Кәтемдә – 190, Тарханда (авыл беренче бөтендөнья сугышы алдыннан барлыкка килә) 24 хуҗалык исәпләнә. Моннан тыш, Мәсгут волостенда тагын ике хутор була. Аларның хуҗалары – Гариф Мусин һәм Г. С. Мөссәлимов.
Авыл халкы күп терлек асрый һәм зур мәйданда иген игә. Монда 576 ат (шул исәптән 572 эш аты), 512 мөгезле эре терлек (469 сыер), 2630 сарык һәм кәҗә исәпләнә. Чәчүлекләр 2093,35 дисәтинә тәшкил итә. Шуларның яртысын диярлек арыш (1081,10 дисәтинә), калган өлешен солы (423,35), борчак (168,10), борай (159), карабодай (145,30), тары (70,10), бодай (46,30) һәм ясмык (0,10) алып тора[21].
1916 елда 2-нче мәхәллә мөәзине Мөхәммәтша Сәгъдетдинов дөнья куя. 1912 елдан монда ук мулла Фәрдетдин Миңлехәеров улы Габделбарый имам һәм мөгаллим вазифасын башкара. Әлеге һәм беренче мәхәлләдә дин әһелләре составында башка үзгәрешләр күзәтелми[22].
Совет чорында үткәрелгән беренче халык санын алу вакытында (1920 ел) Мәсгуттә 290 хуҗалыкта 1283 кеше теркәлә. Тагын алты елдан нибары 187 хуҗалык һәм 883 кеше күрсәтелә. Бу чорда булган ачлыктан әнә шулай күп гаиләләр югалту кичерә. Авыл Бөгелмә кантоны Әлки волостена керә[23].
Язмабызда телгә алынган Гариф Мусинга репрессияләр башлангач «кулак» мөһере сугыла. Ул гаиләсе белән авылдан чыгып китә, Бөгелмәдәге йортында яши, әмма аны моннан эзләп табалар. 1930 елда шулай ук Әхәт һәм Нургали Мусиннар да икенче категория белән раскулачивать ителә. Шәйхулла Әхмәдиев тә шундый аяусыз язмышка дучар була. Аларның мал-мөлкәте тартып алына, үзләрен товар вагоннарына төяп сак астында чит-ят җирләргә сөрәләр[24].
1929 елның октябрендә Мәсгут авылында «Кызыл уракчы» исемендәге коммуна оештырыла. Аны оештыруда Шамил Әхмәдиев, Сабир Уразманов, Баһау Бадыкшиннар башлап йөриләр. Коммунаның 71 гектар җире һәм 7 аты була. Ләкин ныгырга өлгермәгән бу күмәк хуҗалык 1930 елда таркала. 1931 елда колхозлашу киң колач алгач, күмәк хуҗалык яңадан оештырыла, беренче председателе итеп Мөнир Закиров сайлана.
1937 елда авылда җидееллык мәктәп, медицина пункты, китапханә, мәдәният йортлары эшли. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы булдырыла, стадион төзү башлана.
Бөек Ватан сугышы авылның үсешен туктата, күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килә. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, Мәсгут авыл советы территориясеннән 400-дән артык ир-ат сугышка китә. Мәсгут, Яхшыбай һәм Ирекле авылларыннан гына 148-дән артык ир-ат сугыш кырларында һәлак була.
Авыр сугыш елларында авыл хуҗалыгында төп авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Мәхдүмә Гайсина, Хаҗәр Гатауллина, Тәзкирә Зиннурова, Моназдаха Имамова, Фагилә Мансурова, Мәрьям Мәҗитова, Дәрия Миннегалиева, Әзһәрия Мурзина, Җинан Рәхимова, Ниса Сираева, Разия Хәертдиновалар тракторист һөнәрен үзләштерәләр.
1950 елда Мәсгут авылының күмәк хуҗалыгына Кызылъяр колхозын, 1957 елда – Ирекле колхозын, 1959 елда – Илбәк, Тырыш, Тархан колхозларын кушып, Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге колхоз оештырыла. Күпмедер вакыттан бу зур колхоз структурасы үзгәрешләр кичерә, аерым «Янтарь» совхозы барлыкка килә. Октябрьнең 40-еллыгы исемендәге колхозның гомуми җир мәйданы 5740 гектар, «Янтарь» совхозыныкы – 1931 гектар тәшкил итә.
1996 елда Мәсгуттә биш йөзләп кеше яши. Авылда урта мәктәп була. Халыкның төп шөгыле булып игенчелек һәм терлекчелек санала.
Масгут авылы көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты Масгут авылы көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты
 
Иске мәктәп бинасы Иске мәктәп бинасы
Иске балалар бакчасы Иске балалар бакчасы
Авыл мәдәният йорты Авыл мәдәният йорты
 
Искәрмә. Узган гасырда язылган авыл тарихына шактый өстәмәләр кертү таләп ителде. Күпсанлы архив документларын кулланып, авылның башлангыч чор тарихын шактый тулыландырдым, аның 1736 елда Юрмый волосте биләмәләрендә барлыкка килүен ачыкладым. Авыл тарихына яңа мәгълүмат өстәү Мәсгуттә туып-үскән, бүгенге көндә «ЕлАЗ» АҖ генераль директоры вазифасын башкаручы Камил Сәлман улы Галимов белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды.
 

Таһир КӘРИМОВ,


тарихчы-галим һәм язучы



«Мәйдан» № 7, 2022 ел





 

[1] Шунда ук, 307 б. а.-308.
[2] РБАДА, 350 фонд, 2 тасв., 1154 сакл. бер., 332 б. а.-334.
[3] Шунда ук, 1140 сакл. бер, 62 б. а.-65. Мәләкәс елгасы белән бәйле атамалар бүгенге көндә Тукай районына карый. Ясаклы татарлар киткәч, ул авылга керәшеннәр килеп утыра.
[4] Шунда ук,  1188 сакл. бер., 125 б.
[5] Шунда ук, 125-136 б.
[6] Шунда ук, 123 б.
[7] БР МА, И-138 фонд, 2 тасв., 23 сакл. бер., 287-294 б.; 24 сакл. бер., 486-490 б.
[8] Шунда ук, 23 сакл. бер., 287-288 б. а.
[9] Йомышлы татарлар аерым Миңлегол  (чыганакта «под названием Минлигуловой на речке Тукане») авылы исемлеге белән бирелә.
[10] БР МА, И-1 фонд, 1 тасв., 450 сакл. бер., 129 б. а.-130 б.
[11] Шунда ук, И-138 фонд, 2 тасв., 168 сакл. бер., 728-738 б.
[12] Шунда ук, 174 сакл. бер., 734-739 б.
[13] Шунда ук, 177-180 б.
[14] Шунда ук, И-295 фонд, 3 тасв., 5662 сакл. бер., 11 б. а.
[15] Сборник статистических сведений по Самарской губернии. Т. 5. Бугульминский уезд. – Самара, 1887. – С. 30.
[16] Шунда ук, 162-166 б.
[17] Список населенных мест Самарской губернии по сведениям 1889 г. – Самара, 1890. – С. 74-75.
[18] БР МА, И-295 фонд, 2 тасв., 3 сакл. бер., 135, 136 б.
[19] Шунда ук, 3 тасв., 13791 сакл. бер.
[20] Список населенных мест Самарской губернии. – Самара, 1900. – С. 139-140.
[21] ТР ДА, 993 фонд, 1 тасв., 497-499 сакл. бер.
[22] БР МА, И-295 фонд, 2 тасв., 3 сакл. бер., 136 б.
[23] ТР ДА, Р-1295 фонд, 12 тасв., 63 сакл. бер., 108 б.
[24] Шунда ук, Р-1221 фонд, 3 тасв., 25 сакл. бер.

Комментарийлар