Логотип «Мәйдан» журналы

Кирмән-ташларны җыяр вакыт

Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан көньяк-көнчыгышта, Кирмән елгасының сул ягындагы калкулыкта борынгы Кирмән (Кирмәнчек) шәһәре урнашкан.

Хәер, бүгенге көндә аның урнашуын кай тарафта, авылдан ничә чакрым ераклыкта дип фәнни рәвештә тәфсилләп тормасаң да була. Чөнки күмер катыш көл, туфрактан арындырылган Кирмән каласы өлешчә кабат торгызылды. Казан–Чаллы юлының кайсы ягыннан килсәң дә, үзенең матурлыгы белән юлчыларны җәлеп итә ул. Кирмән каласының үткәне фаҗигале булса да, бүгенге язмышы өметсез түгел. Кирмән каласы – борынгы Болгар, Алтын Урда кала-ныгытмалары арасында элекке чордагыча торгызылганнарның беренчесе. Бүгенгесе кебек, киләчәге дә өметле булсын!

 

***

Кирмән шәһәренең яшәеш чорлары Х–ХІV гасырлар белән билгеләнә. Кирмән-ныгытма буларак, шәҺәрнең аталышына кагылышлы беренче хәбәр Италия сәүдәгәрләре, абыйлы-энеле Пициганилар тарафыннан төзелгән 1376 елгы картада урын алган. Әлеге картада күрсәтелгән шәҺәрләрнең күбесе Алтын Урданың феодал үзәкләре статусына ия булган. Кирмән шәҺәреннән тыш Болгар,Җүкәтау, Чаллы шәҺәрләре дә бар.

ХІV гасыр ахырында Алтын Урда дәүләтенә каршы 200 меңлек гаскәр белән Аксак Тимер килә.Биңүдән башы әйләнгән гаскәр башлыклары Болгар төбәгендә дә кылычларын айкап уза. 1395 елда Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы сугышларда Урта Идел төбәгендәге Болгар,Җүкәтау, Кирмәнчек кебек шәҺәрләр талана. Аксак Тимер яуларыннан соң хәлсезләнгән Болгар олысы сирәгәеп, яклаусыз кала.

Менә шушы вакыйгаларны ишетеп, икенче елны ук, Нократ елгасы буйлап, зур көймәләргә төялеп, урыс ягыннан субасарлар (ушкуйниклар) төшә. Йортсыз-җирсез сукбайларның бердәнбер шөгыль-кәсепләре талау була. Аларны Мәскәү кенәзе Юрий Дмитрий улы җитәкли. Әле генә без искә алып узган Кирмән шәҺәре дә алар тарафыннан 1396 елда нигезенәчә җимерелгән. Халкы юк ителгән, качып өлгергәне тирә-якка таралган. Тарихи хәбәрләр буенча, урыс гаскәрләре болгар төбәгендә өч ай буе сугыш хәрәкәтләре алып бара. Авыр сугышлар нәтиҗәсендә, Кирмәннән тыш, Бөек Болгар,Җүкәтау, Чаллы, Казан шәҺәрләре дә талана.

Урыс елъязмаларында шул ук елны урыс кенәзе Юрий Дмитриевич җитәкчелегендәге гаскәрнең көчсезләндерелгән Болгар,Җүкәтау, Казан Һәм Кирмән шәҺәрләрен талап, бик күп байлык белән кайтуы әйтелә. Шушы вакыйгалардан соң Урта Идел төбәгендәге шәҺәр-авылларның күбесе башка торгызылмый да инде...

 

***

Болгар дәүләте феодал, вассал биләмәләрдән торган. Алтын Урда чорындагы феодал биләмәләр Һәм әлеге биләмәләрнең үзәген тәшкил иткән шәҺәр, торак пунктлар тарихы да күп очракта Болгар дәүләте чорына барып тоташа. Болгар чорындагы җирле феодал үзәкләрнең тулаем юкка чыкмаганлыклары турындагы фикер соңгы елларда уздырылган археологик тикшеренү нәтиҗәләре белән дә ныгытыла. Мәсәлән, Кама елгасының уң як ярында урнашкан Алабуга, Кирмән, Чаллы, Кашан, Казан, Урмат Һ.б. шәҺәрлекләрнең матди культурасында Болгар дәүләтенең дәвамчылыгы күзәтелә. Бер иш шәҺәрләрнең ныгытмалары җимерелми. Әлеге шәҺәрлекләрдә яшәгән халыкның антропологиясендә дә үзгәреш тенденцияләре артык сизелми.

Болгар шәҺәрләренең башкаларында да Алтын Урда чорында тормыш дәвам иткән. Алар арасына Болгар,Җүкәтау, Сембер, Кирмәнчек шәҺәрләре керә. Алтын Урда чорында болгар җирләрендә Дегетле, Гомәр, Арча, Зөя, Тауиле, Тәтеш кебек яңа шәҺәрләр барлыкка килә. Алтын Урда чоры шәҺәрләре мәдәни, җәмгыять Һәм җирле үзенчәлекләр сакланышы буенча да болгар шәҺәрләренең дәвамчылары булып кала. Әлеге шәҺәрләрнең күбесе ХІV гасыр уртасында болгар билекләре үзәге буларак оеша.

Без тарихын барлаган Кирмән дә Болгар чорында барлыкка килә. Саклану чараларына бәйле торак урыны очланган бүрәнә казыклар белән киртләп алына. Ныгытылу сәбәпле, шәҺәрнең атамасы да тирә-як җирләргә Кирмән буларак тарала. Элек-электән җирле үзәкләр, күп очракта, очланган бүрәнә казыклы коймалар белән әйләндереп алынган.Битәкче бәк-мирзалар, гаскәр башлыкларының да торак урыннары ныгытма эчендә урнашкан.

Урта гасырларда феодал биләмәнең статусы феодал катламнар (аксөякләр, хәрби Һәм дини хезмәткәрләр) яшәве Һәм аларның гаскәре урнашкан торак урынның ныгытылуы, ныгытма тирәсендә Һөнәрчеләр бистәсе урнашуы Һәм тирә-ягында хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче авылларның күп булуы белән билгеләнә. Феодал үзәкләр борынгы зиратларда урнашкан кабер ташлары билгеләре буенча да ачыклана.

 

***

Кирмән шәҺәре яндырылганнан соң, бары 500 елга якын вакыт узгач кына, рус тарихчылары арасында аның кайда урнашканлыгы турында бәхәс кузгала. 1925 елда Кирмән шәҺәре каршындагы ханнар зираты ташлары турында беренче язма барлыкка килә. 1948–1949, 1955 елларда Кирмән шәҺәрлеге җирлегендә беренче фәнни археологик тикшерү эшләре оештырыла. Кирмән шәҺәрлеге белән янәшәдә шул чордагы авыл эзләре табыла. Ханнар зиратындагы ташларның фотокүчермәләре эшләнә.

Кирмән шәҺәрен фәнни рәвештә өйрәнү, зур күләмдә археологик казу эшләре уздыру 1995 елда Алабуга дәүләт пединститутының өлкән фәнни хезмәткәре Альберт Зөфәр улы Нигамаев (җитәкчесе Фаяз Шәриф улы Хуҗин) тарафыннан башланды. 1995 елның җәендә, бу җиргә беренче тапкыр аяк басканда, шушы тирәдә Кирмән шәҺәре булуы ихтималлыгына тау сыртында табылучы сирәк очраган борынгы чор савыт-саба ватыклары гына өмет бирде. Саклану (оборона) үр-чокырларының эзе дә калмаган, 400 елга якын вакыттан бирле сукаланган кырда аларны инде табып та булмас кебек иде. Кирмән шәҺәре урнашкан кыр элек Урыс Кирмәне авылының чәчүлек җирләре булган. Тарихтан билгеле булганча, алар Кирмән нигезендә яткан ташларны гасырлар буе үз кирәк-яраклары өчен ташыган.

Хәер, без генә түгел, әлеге ныгытма эзләрен узган гасыр урталарында археологик күзләү оештырган археологлар да төгәл билгели алмаган ( 1955 елгы картада билгеләнгән ныгытма урыны ялгыш булып чыкты).

1995–2003 елларда Кирмән шәҺәре билгеләмәсендә 8 урында, барлыгы 1716 кв.м. мәйданда археологик тикшерү эшләре уздырылды. Кирмәннең тирә-ягындагы җирләрдә күзләү эшләре оештырылды. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе буларак, Кирмәннең үзендә саклану ныгытмалары, шәҺәрнең керү капкасы, торак урыннары табылды Һәм өйрәнелде. Күзләү эшчәнлеге нәтиҗәсендә Кирмән белән бер үк чорда яшәгән тагын ике авыл урыны табып тикшерелде.  Бихисап табылдыклар нәтиҗәсендә, әлеге шәҺәрнең тарихи елъязмаларда искә алынган Кирмән-Кирмәнчек булганлыгы дәлилләнде. Бу эшләрнең башында торган АДПИның өлкән фәнни хезмәткәре А.Нигамаев тарафыннан Кирмән тарихын яктырткан дистәләрчә фәнни китап Һәм хезмәтләр язылды.

 

***

2009 елның июль аенда Кирмәндә А.Нигамаев җитәкчелегендәге археологик экспедиция кабат үз эшен яңартты. Хәер, аңынчы да Кирмән шәҺәре тарихтан төшеп калмады. Кирмәннең нәкъ уртасында шәҺәрне саклап шәҺит киткән каҺарман бабаларыбыз хөрмәтенә истәлек ташы куелды, тирә-ягына агачлар утыртылды. Кирмән тарихы фәнни конференцияләрдә, матбугат битләрендә киң яктыртылды. Кирмән тарихында кабат бер яңалык. Археологик экспедиция эшчәнлегенә параллель рәвештә, Кирмәнне өлешчә торгызу эшләре башланды. Казу эшләре нәтиҗәсендә, Кирмән шәҺәре үзәгендә хакимият биналары табылды Һәм өйрәнелде. ШәҺәр ныгытмасының капкасы Һәм өлешчә саклану үрләре торгызылды. Югарыда билгеләп узганча, әлеге бәхет бүгенге көндә билгеле 171 Болгар шәҺәр-калаларының беренчесе буларак, Кирмәнгә насыйп булды. Тарих фәне өчен шунысы мөҺим: кирмәннең торгызылган керү капкасы Һәм саклану үрләре тарихи катламнарны бозмыйча, борынгы чорда ничек булган, нәкъ шул рәвештә эшләнде.

Кирмән тирәсе узган җәйдә умарта күчедәй гөж килде. Анда Югары Кирмән авылыннан килгән балта осталары, мәктәп укучылары, Алабуга пединституты студентлары – бары бергә иңгә-иң терәп, иртәдән кичкәчә эшләде. Алар монда практика да узды, ял да итте. Балаларга акча эшләү мөмкинчелеге дә тудырылган иде. Сүз дә юк, мондый эштә бердәм кузгалсаң гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була. Торгызу эшләре Мамадыш районы хакимияте ярдәме Һәм теләктәшлеге белән алып барылды. Аларны җыеп, берләштереп, рухландырып торучы милләтпәрвәр шәхес, тарихчы-галим А.З.Нигамаев тарихта әлегәчә күрелмәгән зур, игелекле эш башкарды. Киләчәктә әлеге саваплы гамәлне башкалар да күтәреп алып, үз җирләрендәге тарихи Һәйкәлләрне барлау, саклау Һәм торгызу эшчәнлегенә алынсалар иде.

 

Нурулла ГАРИФ

Фото: Участник:Volkgar - Үз эшем, Җәмгыять мирасы, https://commons.wikimedia.org/w/index.php?curid=50407918

Комментарийлар