Логотип «Мәйдан» журналы

«Зәңгәр чардуган, ак каен...»

Зәңгәр чардуган, ак каен...Үзгәрде барыр юлым...Килдем, әнием, сизәсеңме—Яраткан, төпчек улың!Зәңгәр чардуган, ак каен...Бар да югалдымыни?Синнән лә, синнән, әнием,Шул гына калдымыни?..Каен җилдә тирб...

Зәңгәр чардуган, ак каен...
Үзгәрде барыр юлым...
Килдем, әнием, сизәсеңме—
Яраткан, төпчек улың!
Зәңгәр чардуган, ак каен...
Бар да югалдымыни?
Синнән лә, синнән, әнием,
Шул гына калдымыни?..
Каен җилдә тирбәлә дә
Җилкәмә сала чугын...
Күз алдымнан китми, әнием,
Каен күк сылу чагың.
Онтылмый, әнием, онтылмый,
Исемдә барысы да.
Гөрләшеп яшәдек зәңгәр
Тәрәзләр арасында.
Кытыршы кулларың белән
Битемнән сөя идең.
"Алдашма, улым, гадел бул,
Әйбәт бул!" дия идең...
Зәңгәр чардуган, ак каен.
Бар да югалдымыни?
Әнием синнән, синнән әнием
Шул гына калдымыни?
Зәңгәр чардуган, ак каен,
Хушыгыз, ары китәм.
Әйтсеннәр кешеләр: "Кара,
Әнисе төсле икән бу,
Әнисе төсле икән!"

1971


Рәфикъ ЮНЫС


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от h9images

Комментарийлар