Логотип «Мәйдан» журналы

Юлга чыгам...

Алда безне нинди юллар көтә?Бәхет-шатлык көтә ни чама?Асты өскә килгән бу замандаҖавап табып булмый һич аңа.Җавапсызлык тамыр җәйгән чоргаТөрле яклап дөнья үч ора.Ишетәсезме:– Коррыйк! Коррыйк! – диеп...

Алда безне нинди юллар көтә?
Бәхет-шатлык көтә ни чама?
Асты өскә килгән бу заманда
Җавап табып булмый һич аңа.
Җавапсызлык тамыр җәйгән чорга
Төрле яклап дөнья үч ора.
Ишетәсезме:
– Коррыйк! Коррыйк! – диеп,
Баш очында козгын кычкыра.
Козгын тавышын борын-борынгыдан
Халык куркынычка санаган.
Юлга чыгам –
курку, өркүләрем
Арттырмыйча гына чамадан.
Юлга чыгам
Чайкалмасын өчен
Учта тотып җирнең күчәрен!..
Ил козгынга яный үз күсәген,
Юл тәкрарлый дөнья исәбен.
Козгын туе баскан Ил Язмышы,
Беләсез бит: түгел җиңелдән!
…Җир өстеннән түгел,
әйтерсең мин
Атлыйм дөм караңгы тоннельдән.
Тик шулай да көне-төне юрыйм
Юнәлешен Җирнең имингә… –
Килер бәхетемә юл күрсәтеп,
Мең ел яшәр өчен кимендә!
 

Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА


Фото: https://pixabay.com





 

Комментарийлар