Логотип «Мәйдан» журналы

Юаныч

Күктә якты-якты йолдызлар күп,Иң яктысы син күк тиясең.Җирдә матур-матур чәчәкләр күп, —Килә сиңа өзеп бирәсем.Эчтә тулып-тулып хисләр ята,Телим сиңа әйтеп бирергә.Хәзер әйтәм-әйтәм дигән чакта,Көрсен...

Күктә якты-якты йолдызлар күп,
Иң яктысы син күк тиясең.
Җирдә матур-матур чәчәкләр күп, —
Килә сиңа өзеп бирәсем.
Эчтә тулып-тулып хисләр ята,
Телим сиңа әйтеп бирергә.
Хәзер әйтәм-әйтәм дигән чакта,
Көрсенәм дә китәм кирегә.
Китәм әрнеп-әрнеп синең яннан,
Син сизмисең йөрәк моңымны.
Ләкин түзмим, түзмим. Мин яңадан
Килеп җырлыйм сөю җырымны.
Күктә якты-якты йолдыз яна,
Иң яктысы син күк тиясең.
Сине уйлый-уйлый мин юанам:
Бәлки, әле син дә сөярсең...
 

Шәйхи МАННУР


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар