Логотип «Мәйдан» журналы

ЫШАН ҮЗЕҢӘ!

Рәмилә Майорова шигыре.

Иссәләр дә җилләр, куерса болытлар –

Син ашыкма җирдән кубарга,

Син – имән.

Ул җилләр бер тынар, болытлар таралыр.

Ә синең тамырлар тирәнгә

Береккән.

 

Яшьнәсен яшеннәр,

Купсыннар давыллар –

Син ябыш ныграк туфракка,

Син – имән!

Барысы да уза, ә синең тамырлар

Бик күпкә көчлерәк,

Аларда бар тормыш,

Син исән!

 

«Сынарга тиеш син, сыгыл, чүк!», дисәләр,

«Син көчсез», дисәләр, ышанма!

Чөнки син ул – имән!

Ә синең тамырлар киткәннәр тирәнгә...

Тоташ син аларга. Бел шуны:

Тамырлар булганда син исән!

 

Фото:https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

Комментарийлар