Логотип «Мәйдан» журналы

Җырлы гомер

Ләйсән КӘШФИ шигыре.

Кеше гомерләре юллар кебек,
Җырлар кебек кеше язмышы.
Куандыра шатлыклары,
Үкендерә ялгышы.

Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк әле,
Кайгы-хәсрәтләрне таратып.
Моңга чорнап дөнъяларны,
Нурга чорнап, яратып.

Юллар очраштырды,таныштырды
Ялгыштырды юллар кайчакта.
Үкенечләр әрнеп яна
Йөрәктәге учакта.

Хисләремне йөгәнләгән чакта,
Күз яшьләрем чыга ургылып.
Язмыш язган бәхетеңне
Югалтуы бер минут.

Ләйсән КӘШФИ
 

 

Комментарийлар