Логотип «Мәйдан» журналы

Язгы җилләр җанны тибрәтәләр

Язгы җилләр җанны тибрәтәләр,Мәйданнарда ярсый шагыйрьләр.Бар да өзгәләнә: «Милләт!» – диеп...Тик, нигәдер, дәшми чал ирләр. Нигә дәшми? Әйтер сүзе юкмы...Күзләрендә күпме сагыш бар.Буразналы кул...

Язгы җилләр җанны тибрәтәләр,
Мәйданнарда ярсый шагыйрьләр.
Бар да өзгәләнә: «Милләт!» – диеп...
Тик, нигәдер, дәшми чал ирләр.
 
Нигә дәшми? Әйтер сүзе юкмы...
Күзләрендә күпме сагыш бар.
Буразналы куллар. Бу куллардан
Үткән икән күпме арышлар?!
 
Нигә дәшми? Алар хәтерендә
Башка җырлар шул ук авыздан.
Сүзләр башка, ләкин көе китми
Шушы хәтер дигән явыздан.
 
Нигә дәшми? Чөнки сөйләүчеләр
Сулга каердылар кичәсен.
Бүген каералар уңга. Шуңа
Ышана алмый. Инде нишләсен?!
 
Мин дә дәшмим әле. Бер уй борчый –
Сөйләүчеләр бүген җитәрлек,
Көзге җилләр иссә, булыр микән
Көрәшчеләр Себер китәрлек?!
 

Рифат ҖАМАЛ


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар