Логотип «Мәйдан» журналы

Яз

Су буенда су чәчрәтепУйный балалар.Су буйларын яңгыратыпҖырлыйлар алар.Зәңгәр күктән каңгылдашыпКазлар үтәләр,Ә балалар ул казларгаЯулык селкәләр.Су буенда җем-җем итәМай чәчәкләре.Иркәләнеп оча майны...

Су буенда су чәчрәтеп

Уйный балалар.

Су буйларын яңгыратып

Җырлыйлар алар.



Зәңгәр күктән каңгылдашып

Казлар үтәләр,

Ә балалар ул казларга

Яулык селкәләр.


Су буенда җем-җем итә

Май чәчәкләре.

Иркәләнеп оча майның

Күбәләкләре.


Күк йөзеннән ак чәчәктәй

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.


Һәр көн шулай – матур яздай

Безнең илебез.

Кайгысыз һәм хәсрәтсез

Безнең җиребез.


Нур БАЯН


Фото: https://www.freepik.com/Freepik

Комментарийлар