Логотип «Мәйдан» журналы

Ятим

Тәкъдир аны иркәләп тә,Типкәләп тә сынады.Еллар исәбен җуйса да,Яна әле чырагы.Дөнья дигән бер куыштаЯши ул ялгыз башы.Хәл-әхвәл белешергә дәКалмады бер кордашы.Кордашлары, кардәшләреАшты күптән гареш...

Тәкъдир аны иркәләп тә,
Типкәләп тә сынады.
Еллар исәбен җуйса да,
Яна әле чырагы.
Дөнья дигән бер куышта
Яши ул ялгыз башы.
Хәл-әхвәл белешергә дә
Калмады бер кордашы.
Кордашлары, кардәшләре
Ашты күптән гарешкә.
Ул үзе дә юкса Локман
Хәким белән бер яшьтә.
Йөртәдер җирдә бәндәне
Җыясы тәгам, ашы.
Ярый әле дисбесе бар –
Шул бердәнбер уйдашы.
Элек дөнья йөген тартты,
Хәзер – дисбе төймәсен…
Вакыт исәбен җуйса да,
Икендесен, өйләсен
Яттан белә ул.
Догадан
Калдырмый төп-ыруын.
Амин тоткач, көе килсә,
Әйтеп куя җыруын:
«Иделдә үтте тугыз хан,
Җаекта үтте сигез…
Шул ханнарны күреп белгән
Карт булам мин – белегез».
Тәкъдир аны тол итеп тә,
Кол итеп тә сынады.
Вакыт исәбен җуйса да,
Яна әле чырагы.
Дөнья көтеп ята шулай,
Башка эше юк аның.
Дога багышлар бәндәнең
Көтә әле туганын…
 

Газинур МОРАТ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от lebsnow

Комментарийлар