Логотип «Мәйдан» журналы

Яшик...

Меңәр еллык тарих та бар.Исем дә бар, ат та бар.Милләт тә бар, халык та бар,Хокук та бар, хак та бар.Инде без ярлы да түгел,Үтте бездән фәкыйрьлек.Инде без мескен дә түгел.Горур диеп әйтерлек.Барысы д...

Меңәр еллык тарих та бар.


Исем дә бар, ат та бар.


Милләт тә бар, халык та бар,


Хокук та бар, хак та бар.



Инде без ярлы да түгел,


Үтте бездән фәкыйрьлек.


Инде без мескен дә түгел.


Горур диеп әйтерлек.



Барысы да үзебездә.


Бөтенесе бирелгән.


Әллә нәрсә эзләгән күк


Башлар гына иелгән.



Түбән карап эзлибезме? –


Яшик лә ансыз гына...


Милләт бөек, халык бөек, –


Бары тик сансыз гына.



Кадыйр СИБГАТУЛЛИН


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар