Логотип «Мәйдан» журналы

«Ялгыз йөрүе дә кызык…»

Ялгыз йөрүе дә кызыкКайчагында дөньяда.Кул тимәгән, кер тимәгән, –Дөнья гүя өр-яңа.Яңа атау ачучыдай,Дулкынланып, ашкыныпАтлыйсың диңгез ярыннан,Офык серле, кич дымык.Бер ягыңда – чиксез дәрья,Бер ягы...

Ялгыз йөрүе дә кызык
Кайчагында дөньяда.
Кул тимәгән, кер тимәгән, –
Дөнья гүя өр-яңа.
Яңа атау ачучыдай,
Дулкынланып, ашкынып
Атлыйсың диңгез ярыннан,
Офык серле, кич дымык.
Бер ягыңда – чиксез дәрья,
Бер ягыңда – таш-таулар.
Бардыр әле бу җиһанда
Ачылмаган атаулар.
Гүя кемдер дәшә… һәр кич
Ашкынып юлга чыгам.
Мин ачасы бер пакь атау
Йә саф йөрәк бар сыман.
 

Фаил ШӘФИГУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар