Логотип «Мәйдан» журналы

Хөрмәт итәм...

Хөрмәт итәм дусларымны,Гел үзгәреп торсалар да;Хөрмәт итәм, кайчак күңелКайтарырлык булсалар да. Хөрмәт итәм сөйгән ярны,Сөйгән ярны ярату аз;Әгәр хөрмәт булмый икән —Тигез күреп яратылмас. ...

Хөрмәт итәм дусларымны,
Гел үзгәреп торсалар да;
Хөрмәт итәм, кайчак күңел
Кайтарырлык булсалар да.
 
Хөрмәт итәм сөйгән ярны,
Сөйгән ярны ярату аз;
Әгәр хөрмәт булмый икән —
Тигез күреп яратылмас.
 
Хөрмәт итәм үземне дә
Сөеп йөргән кыз баланы;
Кыз баланың газиз җаны
Әллә шуңа кузгаламы?
 
Хөрмәт итәм сабыйларны,
Әзер торам тезләнергә;
Үземне саф күрер өчен
Карыйм сабый күзләренә.
 
Хөрмәт итәм өлкәннәрне,
Тик теләмим баш ияргә;
Баш болай да иелә ул
Баш иярдәй кешеләргә.
 

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от kjpargeter

Комментарийлар