Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтер дәфтәре

Хәтер дәфтәремне җилләр ача,Ни укырга аннан телидер?Бер-бер артлы хатирәләр купты,Ничек туктатырга белмимдер. Җилгә рәхәт – кузгатты да китте,Гарасаты калды җанымда.Давылларын басып туктатыргаСин...

Хәтер дәфтәремне җилләр ача,
Ни укырга аннан телидер?
Бер-бер артлы хатирәләр купты,
Ничек туктатырга белмимдер.

 
Җилгә рәхәт – кузгатты да китте,
Гарасаты калды җанымда.
Давылларын басып туктатырга
Син дә юк шул, бәгырь, янымда.
 
Күңел дәфтәремне җилләр ача,
Битен-биткә күпме хатирә.
Үсмер еллар күз алдына килә,
Тәүге сөю төшә хәтергә.
 
Салам чәчле, ялан тәпиле ул –
Югары оч урам малае.
Билсәпиттә бергә печән ташып,
Шаярышкан еллар, җәй ае...
 
Ул чагында аңламаган әле
Мәхәббәтнең нәрсә икәнен.
Хәтер дәфтәреннән яшьлек дәшә:
– Кал әйдә, – ди, – китмә, үскәнем!
 
Әмма анда калып буламы соң?
Алда әле җитди еллар бар.
Ымсындырган тормыш сукмаклары,
Мин узасы каудар юллар бар.
 
Һаман барам, тукталуны белмим,
Кемдер дәшә, нидер чакыра.
Әллә нинди маҗаралар мине
Көтеп тора тормыш чатында.
 
Мин яратып яшим бу җиһанны,
Һәр мизгелен тоеп, сөенеп.
Бу гомерне җирдәшләрем белән
Бергә кичәм, сөеп-сөелеп.
 
Хәтер дәфтәремне җилләр ача,
Хатирәләр бик күп – актарсаң.
Кылган эшләр, менгән үрләр байтак,
Сөйләр нәрсәләр бар – мактансаң.
 
Нигә масаерга? Ходай аның
Сынауларын үзе бирә бит.
Шатлыгы да, борчуы да анык,
Адәм башы барын күрә бит.
 
Бу гомердә хәтер дәфтәремнең
Языласы күпме бите бар?
Бер киләбез җиргә, бер китәрбез –
Килгәннәрнең китәр юлы бар.
 
Хәтер дәфтәремне барладым бер,
Укып карар өчен гыйбрәт бар.
Яратканнар өчен мәхәббәт бар,
Ачы телләр өчен гайбәт бар.
 

Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com на Freepik

Комментарийлар