Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтер

Мин үземә үзем яра сыман!Гасырларны учка кыстым ярсып!Кан саркыды бармак арасыннан.Сибелеп ятты ап-ак сөякләрем. Үтте чорлар. Бу җирләргә килгәнАкыллылар мөһер сукты:Затлы!Җелегемне суырдыСабын з...

Мин үземә үзем яра сыман!
Гасырларны учка кыстым ярсып!
Кан саркыды бармак арасыннан.
Сибелеп ятты ап-ак сөякләрем.
 
Үтте чорлар. Бу җирләргә килгән
Акыллылар мөһер сукты:
Затлы!
Җелегемне суырды
Сабын заводлары.
 
Яңгыр яуды...
Акты толым-толым...
Сабын булып юдым
Дошманымның
Минем канга буялган кулын.
 
Онытылды.
Онытылдык!
Бер уйласаң,
Кемгә кирәк хәзер ямьсез чынлык?
Гасырларны учка кыстым бүген –
Мизгел калды, тынды тыпырчынып.
 

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА


Фото: Никоалй Туганов


«Мәйдан» № 1, 2022 ел

Комментарийлар