Логотип «Мәйдан» журналы

Хатын-кыз

Нияз Акмал шигыре.

Күпме җылы тоеп яшим җирдә
бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
мин сиңа да хәтта тиңләмим.

Җыеп бирсен миңа дөнья
үзенең
аннан башка булган мең ямен, -
мин дөньяның шушы мең яменә
бер керфеген аның тиңләмим.

Алларында гөлләр чәчәк атсын,
йолдыз коелып барсын эзенә, -
хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,
тиңлим аны
бары үзенә!


Нияз АКМАЛ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар