Логотип «Мәйдан» журналы

Хатын-кыз...

Хатын-кыз - безнең дөньябыз,Хатын-кыз - галәмебез...Хатын-кызга багышланаБезнең бар гамәлебез.Без - аларның Мәҗнүне дә,Без - аларның колы да...Хатын-кызсыз, юк, тибрәнмиКүңелнең бер кылы да.Без - мәңг...

Хатын-кыз - безнең дөньябыз,
Хатын-кыз - галәмебез...
Хатын-кызга багышлана
Безнең бар гамәлебез.
Без - аларның Мәҗнүне дә,
Без - аларның колы да...
Хатын-кызсыз, юк, тибрәнми
Күңелнең бер кылы да.
Без - мәңгелек тоткыннар бит
Хатын-кыз кочагында.
Яндыра алар тереләй
Мәхәббәт учагында...
Җәлләп тормый алар безне,
Сабыштыра юләргә.
Ир-ат әзер хатын-кызның
Кочагында үләргә...
Хатын-кызсыз шигырь кошы
Күңелгә кунмас иде,
Әлеге шигыремнең дә
Кирәге булмас иде...
Яраттыра ала безне
Илаһи затлар гына!
Хатын-кызлар - илаһилар!
Ә без - ир-атлар гына...

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от prostooleh

Комментарийлар