Логотип «Мәйдан» журналы

Халкыма мәдхия

Тукай биеклеген кем белгән дә.Җәлил батырлыгынкем күргән? –Газиз баласына наз-хөрмәтләрХалкым күңелендә гел түрдән. Хәтерендә саклый һәр мизгелен,Һәр шәхесен – зурмы, кечеме:Хәстәрләпләр җыя күңе...

Тукай биеклеген кем белгән дә.
Җәлил батырлыгын
кем күргән? –
Газиз баласына наз-хөрмәтләр
Халкым күңелендә гел түрдән.
 
Хәтерендә саклый һәр мизгелен,
Һәр шәхесен – зурмы, кечеме:
Хәстәрләпләр җыя күңелендә
Һәрбер татар җанлы кешене…
 
Илем үссен, диеп, тырыша ул.
Илем, диеп, мәңге яшәсен, —
Чөнки туган илең булса гына,
Ватандашым,
җирдә көчле син!..
 

Мансур САФИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

Комментарийлар