Логотип «Мәйдан» журналы

Хәлегез ничек?

Рим Идиятуллин шигыре.

 

Ай-уракның иңбашына

Эленгән бишек;

Күкне биләү иткән сабый,

Хәлләрең ничек?

 

Калка кояш, төннең кара

Пәрдәсен тишеп;

Таңны уяткан гашыйклар,

Хәлегез ничек?

 

Атлый солдат, утлы-бозлы

Тауларны кичеп;

Сыкрый Ана: «Балакаем,

Хәлләрең ничек?»

 

Өлгесе ватык тәрәзгә

Кар сала ишеп;

Ир вафатын кичкән хатын,

Хәлләрең ничек?

 

Адашкан юлчы да килеп

Какмады ишек;

Үлем көтеп яткан әби,

Хәлләрең ничек?

 

Кайлардан кемнәр эндәшә

Хафага төшеп?

Җирдәге җан ияләре,

Хәлегез ничек?..

Хәлегез ничек?

 

 

Комментарийлар