Логотип «Мәйдан» журналы

Ватан

5 октябрь — шагыйрь Мансур Гаяз тууына 106 ел.

Шундый якын бөек Ватаныбыз,

Тирән сөю белән мактала.

Изге туфрагында бабайларның

Тамган тире, каны саклана.

Җиңелмәслек армияләр туплап

Ирек сөйгән данлы халыктан,

Заманында Минин-Пожарский

Батырлыгын илнең таныткан.

Горурлана ил Суворовы белән,

Хәйран калып талант көченә,

Соклана һәм аны хөрмәт итә,

Куәт ала сугыш эшенә.

Галим Ломоносов үскән монда,

Иркен сулап яшәү һавасын,

Даһилыкның сүнмәс кояшы ул,

Фәннең иң беренче бабасы.

Пушкин, Тукай монда канатланган

Илһам көче табып илендә,

Сүнмәс йолдыз булып балкый алар

Иркен поэзия күгендә.

Басып керде явыз ерткыч дошман

Талантларның азат җиренә,

Басып йөри пычрак итек белән

Бабайларның изге кабренә.

Буыннарга турый кешеләрне,

Тере килеш күмә җирләргә…

Мондый оятсызлык, вәхшилекне

Әйт, кешелек, нигә тиңләргә!

Ант итәбез туфрагыңда, Ватан,

Тирән ачу белән янырбыз,

Һәрбер гомер, һәр тамчы кан өчен

Икеләтә үчне алырбыз.

Безнең сафлар тыныч, кулда кылыч,

Ирек яулап халык кан коя,

Рухландыра даһи юлбашчыбыз

Һәм җитәкли корыч партия.

Өмет белән алга карыймын да,

Бөтен борчулардан бушанам,

Кояш чыгуына ышанган күк,

Җиңәренә илнең ышанам!

 

Мансур ГАЯЗ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

Комментарийлар