Логотип «Мәйдан» журналы

Вакыт

Килер бер көн – вакыт чаңы сугар... (Наис Гамбәр.)

Вакыт һаман ераккарак куа −

Тарих, чордан, килер буыннан.

Былбылларын эзләп таңнар туа,

Җилләр кайта тугай, болыннан.

 

Йолдызлардан күзли кемдер безне,

Хәбәр булып чыклар түгелә.

Таулар иңеп, күмеп куя эзне,

Җир хәтере нык та, түгел дә.

 

Уҗым өсләрендә рәшә-дулкын,

Яшь уҗымнар чаба офыкка.

Карап алалар да миңа бер тын,

Көлешәләр санап кызыкка.

 

Алар инде мине танымыйлар,

Алар инде мине оныткан.

Күкрәгемә килеп сарылмыйлар,

Күнеккәннәр минем юклыкка...

 

Иш итегез әле күңел-тайны,

Чапсын, чапсын сезгә ияреп...

Вакыт − моңга табынганны сайлый:

Күккә куа, сезгә җибәрми.

 

Вакыт куа, һаман ашыктыра,

Таулар үттек, кичтек диңгезен.

Безне көтеп, ишек ачык тора,

Дулкын юган ярны эзлимен...

 

Факил САФИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock на Freepik

«Мәйдан» № 1, 2024 ел 

Комментарийлар