Логотип «Мәйдан» журналы

Үземнең кулымнан килми

Үземнең кулымнан килми,Сөймәскә күндерегез.Бер дә булмаса, ялкынынСу сибеп сүндерегез.Кирәкми миңа бүтән,Ымсынып аңлау көтәм.Һәр нәрсәнең чиге була.Югыйсә, янып бетәм. Ник ишетми кирәклесеМин мәҗ...

Үземнең кулымнан килми,
Сөймәскә күндерегез.
Бер дә булмаса, ялкынын
Су сибеп сүндерегез.
Кирәкми миңа бүтән,
Ымсынып аңлау көтәм.
Һәр нәрсәнең чиге була.
Югыйсә, янып бетәм.
 
Ник ишетми кирәклесе
Мин мәҗнүннең бу зарын?
Үҗәт булса да йөрәгем,
Күтәрә алмас барын.
 
Сагынырсыз, тик ни файда
Мин булмагач күрергә.
Азмы әллә минем кебек
Әйләнгәннәр күмергә.
 
Әллә бар да сабырсызмы
Бүгенге бу гашыйклар?
Мөһиме шул, соңармасын
Безгә дигән насыйп яр.
 

Рифкать ИМАЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар