Логотип «Мәйдан» журналы

Үз ташлары

Бабасына бик охшаган, диләр,Кыланышы шуннан киләдер.Җиткәч менеп түбәсенә тауның,Масаюы артты бермә-бер. Уйсу җирдән азмы җаннар туйган,Үрмәләүче азмы түбәгә...Ташларның ул сайлап кырлыларын,Берә...

Бабасына бик охшаган, диләр,
Кыланышы шуннан киләдер.
Җиткәч менеп түбәсенә тауның,
Масаюы артты бермә-бер.
 
Уйсу җирдән азмы җаннар туйган,
Үрмәләүче азмы түбәгә...
Ташларның ул сайлап кырлыларын,
Берәм-берәм атты түбәнгә.
 
Җаны түбәннәргә, валлаһидыр,
Түбәдә дә юк ул, юк җәннәт.
Гомер буе югарыда калып
Булмый икән, булмый, җәмәгать!
 
Түбәсеннән тауның төшеп килә,
Сау калырмы башы ташлардан.
Астан өскә тәгәриләр ташлар,
Теге ташлар – Үзе ташлаган.
 

Фәрит ГАБДРӘХИМ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от user18526052


 

Комментарийлар