Логотип «Мәйдан» журналы

Утыраек әле чак кына...

Рафаил һәм Туфан дусларга Сез дә, минем кебек, үзгәргәнсез,Сез дә минем кебек аргансыз.Сез дә минем кебек, кош сайравынТыңлый-тыңлый, телсез калгансыз...Агыйделнең төнге сандугачыСайрашырга безне...

Рафаил һәм Туфан дусларга
 
Сез дә, минем кебек, үзгәргәнсез,
Сез дә минем кебек аргансыз.
Сез дә минем кебек, кош сайравын
Тыңлый-тыңлый, телсез калгансыз...
Агыйделнең төнге сандугачы
Сайрашырга безне чакыра.
Китмик әле, дуслар, китмик әле,
Утыраек тагын чак кына.
Сез дә, минем кебек, суга карап,
Бер көрсенеп, «Их!» дип куясыз...
Сез дә минем кебек, гомерләрнең
Агып китүләрен тоясыз.
Агыйделнең төнге сандугачы
Серләшергә безне чакыра.
Китмик әле, дуслар, китмик әле,
Утыраек тагын чак кына.
Сез дә, минем кебек, уйга талган,
Сез дә, минем кебек, дәшмисез...
Сандугачның үзәкләрен өзеп,
Әкрен генә көйли башлыйсыз.
Агыйделнең төнге сандугачы
Уйланырга безне чакыра.
Бу гомернең кыскалыгын тоеп,
Утыраек әле чак кына,
Китмик әле, дуслар, бу дөньядан,
Безнең әле яшәр чак кына...
 

Илдар ЮЗЕЕВ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар