Логотип «Мәйдан» журналы

«Урман. Тын. Шомлы уфылдый...»

Наис Гамбәр шигыре.

Урман. Тын. Шомлы уфылдый

Бары ябалак кына;

Югыйсә таң аткан иде бит

Әле яңарак кына.

 

Көн туган иде яктырып,

Бар җиһан нурда иде;

Офыклар көләч... Кояш та

Иң биек турда иде.

 

Кай ара инде эңгерләр,

Кай ара җитте киче?

Төн куып җитте юлчыны

Урманга кергәч... Читен.

 

Сәфәргә чыккан иде ул

Моннан мең еллар элек, −

Сихри атаулар артында

Гүзәл балкышлар күреп.

 

Барды да барды, − дәштеләр, −

Борылып карамады.

(Төн. Урман. Байгыш уфылдый

Очында караманың.)

 

Алда − үр... Анда − яктылык.

Үзәндә − күләгәләр.

(Күлмәге − ертык. Юләрлек

Гел шулай түләнә лә.)

 

Таң белән юлга. Юллары

Чытырман урман аша.

...Уйлый ул. Уен биштәрләп,

Йокыга урынлаша.

 

Урман. Тын. Авыр уфылдый

Бары ябалак кына.

Таңнарга ерак... Сүнде көн

Әле яңарак кына.

 

Наис ГАМБӘР

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от TravelScape

 

Комментарийлар