Логотип «Мәйдан» журналы

Ул уянды кинәт

Тантаналы изге сагыш идеҖирнең күзләрендә.Ак чәчәккә ак күбәләк кунды,Кеше күрмәде дә. Чәчләренә җылы җил сарылдыКырлар исе килгән.Юк, тоймады кеше, кузгалмады,Әллә җаны үлгән? Тирә-юньгә га...

Тантаналы изге сагыш иде
Җирнең күзләрендә.
Ак чәчәккә ак күбәләк кунды,
Кеше күрмәде дә.
 
Чәчләренә җылы җил сарылды
Кырлар исе килгән.
Юк, тоймады кеше, кузгалмады,
Әллә җаны үлгән?
 
Тирә-юньгә гамьле ямь таратып,
Кәккүк тавыш бирде.
Ишетмәде кеше, ишетмәде,
Җаны йоклый иде.
 
Бал кортлары очты, берсе угын
Үтте аңа кадап.
Сызланудан ул уянды кинәт,
Офыкларга карап...
 

Айрат СУФИЯНОВ


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik


«Мәйдан» № 3, 2023 ел 

Комментарийлар